Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 239 сәүдә урыны тикшерелә


Татарстан прокуроры Илдус Нәфиков
Татарстан прокуроры Илдус Нәфиков

Татарстан прокуроры Илдус Нәфиков Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сәүдә урыннарын планнан тыш тикшерергә дигән таләп куйды. 16 апрельгә кадәр 239 кеше күп килә торган сәүдә урыннары тикшерелергә тиеш.

Прокурор канун бозулар ачыкланса, аларны бетерердәй чаралар күрүне, тикшерү барганда эшмәкәрләрнең хокукларын яклау канунын бозмауны да таләп итә.

Чаллыдагы Комсомольский базарының, янгынга каршы таләпләрне үтәмәгәнгә, прокуратура карары белән ябылачагы бүген билгеле булды. Анда 700ләп эшмәкәр сәүдә итә.

11 мартта Казанда “Адмирал” сәүдә үзәгендә янгын чыкты. Соңгы мәгълүматларга күрә, 17 кеше һәлак булган һәм 50 кеше тән җәрәхәтләре алган.

XS
SM
MD
LG