Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре белән мөфти урынбасары "түбәтәйсез" очрашты


Татар яшьләре белән мөфти урынбасары “түбәтәйсез” очрашты
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:41 0:00

Казанда бер төркем татар яшьләре Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батровны "түбәтәйсез" очрашуга чакырды. Рөстәм хәзрәткә яшьләр алдында муллалар, дини проблемнар турында җавап тотарга туры килде.

Казанның "Диван" антикафесында республика мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батров белән очрашуда яшьләр күп булмаса да, катнашучыларның хәзрәткә бирәсе сораулары шактый җыелган булган. Егет-кызлар Ислам дине тарихының күпкырлылыгы, бүгенге көндәге дини агымнар, татар мөселманнарының үзенчәлекләре белән бергә хәзерге муллалар тудырган образ, аларның начар яклары хакында да сүз кузгатты.

"Кайчакларда без бу хәзрәт мондый, икенче хәзрәт шундый дип халык арасында төрле сүзләр ишетәбез – ул әхлаклы түгел икән, эшмәкәргә әйләнгән икән", дип башлады сүзен очрашуны оештыручыларның берсе, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Рифат Сәлах. Рөстәм хәзрәт монда дин әһелләрен мактап кына тормаячакларын алдан ук белеп килгән күрәсең, дипломатларча җайлап кына җавап бирергә тырышты.

"Исламны дин буларак аңлау тар мәгънәдә, ул безгә олылар тарафыннан тапшырылган. Христиан дөньясы ул җәмгыятьтәге тормышны ике якка бүлә: чиркәүдә һәм чиркәүдән тыш. Ә ислам дөньясында мондый бүленеш юк. Ислам дигәндә без культураны, ягъни, безне чолгап алган кешелек тормышын күз алдында тотабыз. Яхшы гамәлләрне җәннәткә керер өчен дип кенә эшләргә тиеш түгелбез. Күңелнең үсүен моның белән генә чикләнмәгәнлеген аңлап эш итәргә тиешбез. Бәлки, моны кеше вакыт узу белән генә аңлый башлыйдыр", ди мөфти урынбасары. Ул татар-мөселман йолаларының уңай якларына да тукталды, сүзен мисаллар белән җөпләде.

"Чиратлашып түгәрәк буенча исәнләшү йоласы артында күп еллар узган тарих тора. Мәсәлән, син берәр кеше белән сүзгә килгәнсең икән, шуннан барып намаз укыйсың, чистарынасың. Кул биреп исәнләшкәч, син кеше белән рухи яктан якынаясың һәм берничек тә аңа ачу саклый алмыйсың. Чөнки синең күңелең йомшара. Исәнләшүнең мондый формасы бөтен мөселман халыкларында да юк. Ләкин пәйгамбер әйткән: Сәламләгез бер-берегезне. Тынычлыкны бер-берегез арасында таратыгыз", ди Рөстәм Батров.

Мөфти урынбасарына еш сораулар биргән Рифат Сәлах үзе дә мөселманча яшәүче кеше буларак мондый очрашуның кирәклеген әйтте.

"Рөстәм хәзрәт безгә исламның нигезләрен аңлатып үтте. Традицион ислам нигезе сүзенең артында нәрсә ятканын да аңлатты. Шулай ук татар исламы ничек барлыкка килгән, тарихы турында белешмә бирде. Бу вәгазь сөйләү кичәсе генә түгел, ә динне төрле яктан: фәнни яктан да, тарихи яктан да тикшерү. Бу әле без башлаган мондый форматтагы беренче проект. Беренче пешкән коймак белән дә чагыштырырга булыр иде. Киләчәктә даими проект булыр дип ышанып калабыз", ди Рифат.

Очрашуда татарларның милли-дини йолалары белән кызыксынучы чит ил кунагы, италияле Маттео Бенусси да бар иде.

"Чит ил кешесе буларак, бу мәҗлес минем өчен бик мөһим. Татар телен өйрәнгәндә аның мәдәниятен, тарихын белү кирәк. Мин бу кичәгә үземдә булган сорауларга җавап эзләп килдем һәм җавапларын таптым диярлек. Әлбәттә, телне өйрәнергә бик авыр. Ләкин, тырышлыгы булган кеше өйрәнә ала", диде Маттео.

"Диван" антикафесы татар яшьләренең даими очрашу урынына әйләнде, оештыручылар сүзләренчә, "түбәтәйсез очрашу"лар һәр сишәмбе дәвам итәчәк. 7 апрельдә РИУның өлкән мөгаллиме Ринат Габбасов белән очрашуда кәсеп һәм әхлак темасын күтәрергә җыеналар.

XS
SM
MD
LG