Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:34

Русия Җиңүнең 70 еллыгын сәбәп итеп, үз пропагандасын Төркиядән алып Европа һәм АКШка кадәр җәелдерергә тырыша. Бу эштә ул миллилеген югалткан татарларны да актив куллана.

Бу атнада АКШта Русиягә кагылган ике чара үтәчәге игълан ителде. Илнең көнчыгышында Флорида штатыннан башкала Вашингтонга "Хәтер эстафетасы" исемле машина йөреше кузгала. Флорида көньягыннан дистәләп сугыш ветеранын хөрмәтләп бүләкләр бирүне һәм машиналар озатуны Майамида яшәүче Руфинә һәм Дамир Шакирҗанов оештыра. Аларга бу идея белән Орландодагы Рус-американ җәмгыяте мөрәҗәгать иткән. Урыс үзәгенә исә әлеге план Русиянең тышкы эшләр министрлыгыннан төшерелгән. АКШта "хөкүмәттән финансланмый торган" (non-profit) оешма буларак теркәлгән Рус-американ җәмгыяте Русия хөкүмәтеннән АКШ буйлап Георгий тасмаларын таратырга (җиде меңләп тасма әзерләнгән) һәм машина йөрешен (сигез машина катнашачак) уздырырга акча биргән. Боларны Азатлыкка Дамир Шакирҗанов сөйләде.

Дамир һәм Руфинә

Дамир һәм Руфинә

Чаллыдан килеп ун ел АКШта яшәгән Дамир һәм аның җәмәгате Казан кызы Руфинә АКШ халкына 70 ел элек булган "тарихи дөреслек"не искә төшерергә һәм шул уңайдан ветераннарны зурлауга әзерләнә. Ул арада Фэйсбукта 18 апрель башланачак машина йөреше турында бәхәсләр кыза. Чараны өнәп бетермәгән күпчелек оештыручыларга Георгий тасмаларының тарихы турында яза, аларның бүгенге Русиядә Путин пропагандасы максатында нык кулланылуын искә төшерә.

Оештыручылардан моңа сүгенү һәм мыскыл иткән җаваплар гына килә, Георгий ленталары белән бизәлгән машиналарны американ президенты утырган Ак Йорт каршына китереп куярга чакыручылар да бар: "Пусть знают наших"... дип яза берсе. Машина йөреше 25 апрель Вашингтонда тәмамлана. Арлингтон зиратында Эльбада очрашкан американ һәм совет гаскәрләренә багышланган хәтер чарасы булачак. Дамир Шакирҗанов машиналарның Вашингтондагы Русия илчелегенә барачагын әйтте.

Дамир Шакирҗанов үзенең Советлар берлегеннән булуына басым ясый

Дамир Шакирҗанов үзенең Советлар берлегеннән булуына басым ясый

​Чараны яктыртырга дип махсус Русиянең НТВ һәм Russia Today журналистлары килә. Дамир Шакирҗанов аларның бу тырышлыгын, кемнең ничек яктыртачагын белми, шуңа күрә үзләренең Russian Florida телевидениесен карарга киңәш итте. Әлегә интернетта эшләгән бу каналны Дамир Шакирҗанов киләчәктә бөтен АКШта күренерлек итеп таратырга җыена.

Ул арада Кушма Штатларда яшәүче татар галиме, татар милли хәрәкәте активисты, Русия һәм Татарстандагы хакимияткә кискен оппозициядә торган Вил Мирзаянов Азатлыкка АКШта узачак шушы машина йөрешенең Мәскәү акчасына оештырылуына бернинди шиге юклыгын белдерде.

Вил Мирзаянов

Вил Мирзаянов

"Аларга түлиләр бит инде. Мәскәү, Кремль түли дә, алар йөри. Аларның Кремль, ФСБ агенты булуына бернинди шик юк. Оештырырга була, әмма моның өчен акча кирәк. Мондый чараны бизнестан килгән акчага оешытыру турында белдерү ул – чеп-чи демагогия. Алдашалар алар. Ниндидер ширкәт спонсор буларак финанслый дип белдерү ул – дөреслекне каплап яшерү өчен генә, алар эшли беләләр. Монда андыйлар бик күп. Әмма аларның бу чарасы американнарны борчымый да, дулкынландырмый да. Чара башында торучылар аны беренче чиратта Мәскәүдәге телевидение аша Русия халкына күрсәтү өчен оештыра. Американнарның бер дә исләре китми, Икенче дөнья сугышының чын тарихын монда бик яхшы беләләр, әмма хәзер инде аны сирәк кеше генә искә ала. Ул сугыш белән алай кызыксынучы, мавыгучы американнарны минем очратканым бик юк."

Нью-Йоркта яшәүче блогер Александр Флинт үз сәхифәсендә бу йөрешкә бармаска, анда катнашып Русия хөкүмәте сәясәтен якламаска чакырды. Аның фикерләре белән коментар бүлегендә таныша аласыз.

Мәскәүнең хәзерге сәясәтенә һәм пропаганда чараларына каршы Американың көнбатыш ярында 19 апрельдә "Тынычлык маршы" үтә. Чарада чакыруга менә мондый юллар бар.

1999 - Русия Чечняда сугышты
2008 - Русия Грузиядә сугышты
2014 - Русия Кырымны аннексияләде
2014 - Русия Украинада сугыша
2015 - Чиратта кем? Польша? Литва? Латвия?

Мәскәүдә 19 апрель Тынычлык йөрешенә рөхсәт бирелмәве билгеле булгач, Лос Анжелес шәһәрендәге бу чарага тагын да күбрәк кеше чыгарга ният белдерде. Маршка "Без Мәскәүдә авызын ачу тыелган кешеләр өчен сөйләячәкбез" дигән шигар өстәлде. Тынычлык маршлары шулай ук Монреаль, Һааг һәм Тель-Авив шәһәрләрендә үтәчәк.

"Победа" Европага да китте

Бу көннәрдә Европа илләрендә Ханты-Мансискидан 12 "Победа" машинасы белән киткән зур гына төркем йөри. Дәүләт һәм хосусый ширкәтләр финанславы белән оештырылган бу машина йөрешендә 35 кеше катнаша. Алар Русия буйлап һәм 12 Европа илен гизеп шунда айдан артык медиа кампания алып бара. Чарада катнашучыларның берсе, чыгышы белән Кукмарадан булган Нияз Аксанов үзенең LiveJournal битендә: "Бүген күңелле көн! Иртән Акъярда уяндык, Акмәчеткә барып җиттек, аннан Мәскәүгә очтык, аннан Кишиневка очтык" дип яза. Машиналар Украинага кереп тормыйча Кара диңгез аша кораб белән Молдовага китерелгән. Кораблар, очкычлар да катнашкан бу чара арзанга төшми, илдәге авыр кризиска карамастан, бу "күңелле сәфәр" өчен акчаны кызганмаганнар, күрәсең.

18 апрельдә Мәскәүдән Германиянең Торгау шәһәренә дә 30 машина кузгала. ДОСААФ оештырган бу чараның төп партнерларыннан берсе - "Сугышчан кардәшлек" (Боевое братство). Бу бик үзенчәлекле төркем, ул Русиядә хакимияткә ризасызлык белдерүчеләрне көч белән тарату өчен оештырылган, һәм оппозиция вәкилләренә инде берничә мәртәбә һөҗүм дә иткән "Антимайдан" хәрәкәтен төзүдә дә катнашты. Кайбер күзәтүчеләр аларны заманында Германиядә национал-социалистлар күтәрелешендә хәлиткеч роль уйнаган "Штурм бүлекләре"нә (SA) охшата. Ә "Сугышчан кардәшлек" әлеге сәфәрнең максатын "Европаны кем азат иткәнен аларның исенә янә төшерү" дип белдерде.

Яңа Русия образын пропагандалауга Төркия татарларын да кушалар

Төркиядә дә 9 май уңаеннан "Бөек җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәбез" ("Празднуем 70-летие Великой Победы") дигән төркем Һейбели утравында порттан урыс офицерларына куелган һәйкәлгә кадәр йөреш уздырырга җыена. Бу утрауда монастырь бар. Аңа 1838 елда рус-төрек сугышында рус тоткыннарын ябып торган булганнар.

Фәнис Зыятов

Фәнис Зыятов

"Бөек җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәбез" төркеме Фейсбуктка оешкан. Төркемдә татарлар да бар. Аларның берсе - Римма Рузаева Русиянең Төркиядәге мәгариф, мәдәни, эшлекле хезмәттәшлек оешмасы җитәкчесе. Бу оешма сәхифәсендә "Яңа Русия образын лаеклы пропагандалау" төп максат икәнлеге әйтелгән. Фейсбукта әле күптән түгел генә тагын бер төркем пәйдә булды. Ул "Төркиядә татарлар" дип атала. Һәм бу татарлар төркемендә дә йөреш чарасы пропагандалана.

Русиянең Кырымны аннексияләве һәм Украина көнчыгышындагы гамәлләре сәбәпле Көнбатыш лидерлары Мәскәүдәге парадта катнашудан берсе артыннан берсе баш тарткан вакытта, Төркиядәгеләрнең Фейсбукта җәт кенә юктан бар булган төркемнәренә һәм алар оештырган чараларга Төркиядәге татарларының "Мирас" оешмасы лидерларының берсе – Фәнис Зыятов шикләнеп карый.

"Фейсбуктагы "Төркиядә татарлар" төркеме мондагы татарларны контрольдә тоту өчен оештырылган булырга мөмкин дип уйлыйм. Аны оештыручы Василий Соловьев Анталиядә яшәүче урыслар төркеменә татарлар белән бәйле сораулар ыргытып утыра. Андагы комментарларны укып, аларга кушылып утыра. Мин аңа "сез кем?" дип язып җибәргән идем, ул "мин татар" дип язды. Русчасы әйбәт аның, әмма "Василий" исеме астында ул. Татарчасы чыктым-аша күпер аның. Мин мондый төркемнәргә каршы", ди Зыятов.

Ул әлеге төркемгә яхшы күңелле, милли җанлы кешеләр дә, асылын аңламыйча, кереп китәргә мөмкиннәр дигән фикердә. "Бәлки алар наданлыкларыннан бу чарада катнаша торганнардыр. Шулай ук татарларны болгатырга теләүчеләр дә булырга мөмкин", ди. Зыятов әлеге чараның җеп очлары, Русия хакимияте алып барган сәясәтне дөньяга тарату, пропаганданы көчәйтү өчен Мәскәү Кремленә үк барып тоташырга мөмкин дигән фикерне дә кире какмый.

Азатлык "Төркиядә татарлар" төркеме җитәкчесе Соловьев белән ул оештырган төркем, максатлары турында сөйләшергә теләде. "Сезгә мин ни белән ярдәм итә алам?" дип сүз башлаган Соловьев, аның кайсы яктан булуы, Төркиядә күпме яшәве, бу төркемне оештыру максатлары турында сорый башлагач, бөтенләй җавап бирмәс булды.

Соңгы елларда Русия читтәге татар эмигрантларын һәм аларның оешмаларын үз пропагандасын җәелдерү эшенә тарта башлады. Мисал өчен, Мәскәүнең актив тырышлыгы белән Европа татарлары альянсы дигән берләшмә оештырылды, аның башында торучылар үзләрен урыс дөньясының, аның мультикультурасының бер өлеше итеп тоя һәм башка татарларның да шуңа хезмәт итүен тели.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG