Accessibility links

Кайнар хәбәр

III республика ифтары Казанда 26 июньдә узачак


Ифтарда булышу өчен мөселман яшьләрен җәлеп итү бара.

26 июньдә Татарстанда өченче тапкыр республика ифтары оештырылачак. Ул “Казан-Арена” стадионында узачак. Җәмәгать намазы да шунда укылачак. Хәзерге вакытта чараны оештыру өчен акча җыю бара.

Беренче республика ифтары 2011 елны узган иде һәм анда бер меңләп кеше килде. Икенче ифтар 2012 елга планлаштырылган булса да, июль аенда дини җитәкчеләргә һөҗүмнән соң, иминлек сәбәпле аны уздырмаска карар кылдылар. Шулай итеп икенче ифтар 2014 елда үтте һәм анда өч меңләп кеше җыелды.

Камил Сәмигуллин киләчәктә республикакүләм ифтар ел саен оештырылачак дип ышандыра.

XS
SM
MD
LG