Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия җирләрен Кытайга арендага бирү башлана


Русия чик буендагы 115 мең һектар авыл хуҗалыгы җирләрен Кытайга 49 еллык арендага бирә. Бу эш уңышлы башланса, Кытайга бирелүче җирләр мәйданы артачак дип хәбәр ителә.

Байкал арты төбәгенең халыкара хезмәттәшлек, тышкы икътисади бәйләнешләр һәм туризм министры Баир Галсанов төбәктә 115 мең һектар җирнең 49 елга Кытайга бирелүен раслады. Аның әйтүенчә, Zoje Resources Investment корпорациясенең Хуаэ Синбан ширкәте Нерчинско Заводской, Улетски, Сретенски, Шилкински районнарындагы, Агински Бурятски автоном бүлгесендәге эшкәртелми яткан җирләрне һәм көтүлекләрне авыл хуҗалыгы эшчәнлеге өчен арендага алачак. Бу турыда килешү инде имзаланган.

Бер һектар җирнең еллык аренда бәясе 250 сум булуы хәбәр ителә. 115 мең һектарның еллык арендасы 29 миллион сумга якын дигән сүз.

Кытайлар шулай ук бу җирләрдә авыл хуҗалыгына 24 миллиард сум инвестиция кертергә җыена диелә.

Кытайның Жэньминь жибао агентлыгы хәбәр итүенчә, анда мал азыгы, бөртекле, майлы һәм башка культуралар, дару үләннәре үстерергә, малчылык белән шөгыльләнергә җыеналар.

Җитештерелгән тавар Русиядә һәм чит илләрдә, шул исәптән Кытайда да сатылачак.

Жэньминь жибао хәбәр итүенчә, арендага җир бирү проекты ике өлештән тора. 2015-2018 еллардагы беренче өлеше уңышлы гамәлгә ашырылса, Кытайга өстәмә җирләр бирелеп аренда мәйданын 200 мең һектарга җиткерү күздә тотыла.

Хуасинь корпорациясе президенты Ли Дэминның "Хуанцю Шибао" газетына белдерүенчә, Кытай акчаларын чит илләрдәге ресурсларны үзләштерү өчен куллану яхшы эш, әмма Русиягә керүче ширкәтләр яхшы әзерлек белән керергә һәм үз проектларына янаган куркынычларны да истә тотарга тиеш.

Ли арендага бирелүче җирләрне күргәнлеген, аларның бик ярлы булуын һәм анда инде соңгы 20-30 елда берни дә чәчелмәгәнлеген әйтә.

Ли исәпләвенчә, бу җирләрне эшкәртү өчен 2-3 мең кеше кирәк булачак, ә Русиянең ул төбәктә эшләрдәй кешеләре җитәрлек түгел.

Баир Галсанов исә әлеге проектка эшкә алынучыларның 75 проценты җирле кешеләр булырга тиешлеген әйтә. "Безнең Кытай партнерларыбыз Байкал артында җирле белгечләр эшләвен тели, чөнки безнең квалификацияле эшче көч бәясе кытайныкына караганда арзанрак, читтән китерү чыгымнарын исәпкә алганда, аерма тагын да зуррак булып чыга", ди министр.

Әмма Кытай үз ватандашлары өчен миграция һәм чик узу тәртибен дә үзгәртергә тели. Кытай халыкара стратегик тикшеренүләр институтының өлкән киңәшчесе Ван Хайюнь сүзләренчә, "кытай эшче көчләрен җәлеп итмичә генә" бу планны тормышка ашыру мөмкин булмаячак.

Ли Димэн Кытай ширкәтләренең Русия базарына үтеп керүе яхшы күренеш, әмма Кытай ширкәтләре инвестицияләрнең тотрыклы үсә баруын тәэмин итәргә, андагы җир сәясәтен аңларга һәм алдан әзерләнергә тиеш ди.

Министр Галсанов җирләрне кулланачак ширкәтләрнең салымны үзләре эшләгән урында түләргә тиеш булачагын белдерде. Аның әйтүенчә, кытайлардан шулай ук, заманча, көндәшлек итә алырдай экологик чиста игенчелекне, терлекчелекне һәм эшкәртү корылмаларын җайга салу таләп ителә. "Русиядән аермалы буларак, Кытайда экологик чиста азык-төлек базары аеруча ачык күренә", ди Галсанов.

XS
SM
MD
LG