Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 14:57

Даргин милләтеннән булган Саадулла Әхмәтгаджиев яратып татар телен өйрәнә, Казанга укырга керергә тели. Азатлыкка ул татар телен ни өчен яратканын сөйләде.

Татар теле белән кызыксынучылар дөньяның төрле почмакларында очрый. Татар телен өйрәнүче американ, япон, фин, итальян һәм башка милләт вәкилләре шактый. Күптән түгел без укучыларыбызны татар телен өйрәнүче фин егете Робин Истон белән таныштырдык.

Ул арада Тукай теле белән кызыксынучылар Русиядәге милләтләр арасында да бар. Дагыстанда яшәүче Саадулла Әхмәтгаджиев шуларның берсе.

Саадуллга унбиш яшь. Ул Дагестанның Кочубәй авылында яши. Милләте – даргин, туган теле дә - даргин теле. Кавказда яшәвенә карамастан, ул татар теле белән нык кызыксына башлаган. Яшь булуы да аңа киртә түгел.

Азатлык радиосы белән әңгәмә русча барса да, безнең сорауларга яшь даргин егете бик теләп җавап бирде. Вконтакте челтәрендә дә аның татар телен өйрәнүчеләр төркемендә шәрехләре еш күренеп тора.

– Саадулла, татар телен син нигә өйрәнә башладың?

Саадулла Әхмәтгаджиев

Саадулла Әхмәтгаджиев

​– Мин инде күптәннән берәр төрки телне өйрәнергә теләгән идем. Гомумән, төрки илләр минем өчен бик кызыклы. Комык телен өйрәнә башлаган идем, ләкин аның кулланылышы артык киң түгел. Берничә ай элек татар телен өйрәнергә булдым.

Үзем Казан университетына укырга керергә телим. Казанда татар теле кирәк булыр. Шунысы да тәэсир итте: татар теле шактый җайлы һәм өйрәнү өчен җиңел. Гомумән, күп телләр белү кеше өчен файдалы нәрсә.

– Дагестанда яшәп, татар телен кайда һәм ничек өйрәнәсең соң?

– Тел практикасы юк, әлбәттә. Ләкин интернетта материаллар бик күп. Үзем Ютубта булган “Учим татарский язык” видеоязмаларын яратып өйрәнәм. Аның аша яңа сүзләрне өйрәнеп, әйтелешкә дә игътибар итәм.

“Ана теле” сайты аша да өйрәнергә теләр идем, тик хәзерге вакытта буш лицензияләр юк шул. Якын арада мөмкинлек булып, дип ышанам.

Гомумән, интернетта татар телен өйрәнү мөмкинлекләре күп. Татбелем сайтын актив кулланам, аның Вконтакте сәхифәсенә дә еш кергәлим.

– Татарларда сине нәрсә кызыксындыра соң?

– Беренчедән, минем өчен Казан шәһәре бик кызык. Анда әле булу бәхете тимәде, тик интернетта Казан фотоларын күп күрдем. Шәһәр турындагы видеоязмалар да шактый кызыклы. Казанның матур шәһәр икәнен беләм, Казанга барасым килә.

Шулай ук мине татар милли ашлары кызыктыра. Иң яраткан ризыклардан – чәкчәк. Бишбармакны да бик яратам.

– Татар телендә, синеңчә, нәрсә җитми? Өйрәнүдә нинди авырлыклар очрады?

– Бәхеткә, артык зур авырлыклар юк кебек. Кавказда татар балалар бакчасы һәм мәктәпләре булса, яхшы булыр иде. Өйрәнү җиңелрәк булыр иде. Монда сүзлекләр дә булса, анысы бик яхшы булыр иде.

Миңа калса, татар теле үсеше өчен Русиянең бөтен төбәкләрендә татар мәктәпләре булырга тиеш. 10-25 кешелек булса да, анда татар теле укытылсын. Татарлар да өйрәнер иде, башка милләтләрдән теләүчеләр дә укыр иде.

– Даргин теленең хәле ничек соң?

Даргин теленең хәле нык зарланырлык түгел. Яшьләр туган телләрендә сөйләшә. Газеталар, радио, телевидение бар. Укыту бездә даргин телендә алып барыла. Иң мөһиме – без юкка чыгу хәлендә түгел.

Даргин теле Дагестанның сигез районында таралган. Мәктәпләрдә фәннәрне укыту 100% даргин телендә бара. Мәчетләрдә дә вәгазьләр даргинча.

– Үзең дә даргин телен укыту төркемен дә ачтың...

– Әйе, интернетта даргин телен укыту өчен ресурслар аз шул. Сүзлекләр, сайтлар юк дәрәҗәсендә. Вконтакте сайтында татар телен укыту төркемен күргәч (http://vk.com/tatarbelem), үзем дә даргин теле өчен охшаш нәрсә оештырырга булдым. Моңа кадәр WhatsUp аша да берничә кешене өйрәтә идем.

Милли телләр үсеше өчен бик нык тир түгәргә кирәк. Күп гаиләләр балалар белән русча сөйләшәләр, рус теленә өстенлек бирәләр. Милли телләрне тырышып үстерергә кирәк.

Белешмә

Даргин теле – Дагестанда таралган милли тел. Бер-берсеннән нык аерылган диалектлардан тора. Гомуми сөйләшүчеләр саны – 485 мең тирәсе (2010 ел җанисәбе).

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG