Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда да гает намазына килүчеләр мәчетләргә сыймады


Равил хәзрәт Газизов гает намазын укыта
Равил хәзрәт Газизов гает намазын укыта

Ижау шәһәренең “Иман нуры” мәчетендә дә гает намазын күпчелек халык мәчет ишек алдында укыды

Соңгы атналарда көннәр яңгырлы булды. Әмма Рамазан гаете иртәсе җылы, кояшлы иде. Шуңа да, мәчет эченә сыймаган мөселманнар гает намазын мәчет ишек алларында укыды.

Рамазан аенда “Иман нуры” мәчетенә йөрүчеләр саны, башка еллар белән чагыштырганда, көн саен артып торган. Моның сәбәбен мәчетнең имам хатыйбы Равил хәзрәт Газизов болай аңлатты: “Элек мәчеткә йөрүче мөселманнар саны беренче ун көндә күп була иде, соңгы ун көндә күзгә күренеп кими иде. Быел ифтардан соң тәравих намазын да тулысынча укыдык, таҗик егетләре арасында бик оста Корьән укучылар бар. Аларны чакырдык. Ай дәвамында алар алышынып Корьән укыды, һәм Корьәнне тулысынча укып чыктык. Бәлки бу да халыкны җәлеп иткәндер. Сәхәрне дә биредә ашап, иртәнге намазны укыгач кына дин кардәшләребез өйләренә таралды”, диде Равил хәзрәт.

“Иман нуры” мәчете
“Иман нуры” мәчете

“Иман нуры” мәчете төзелешен әйдәп баручы Әнисә ханым Закирова сүзләренчә, көн саен йөздән артык кеше ифтарга килгән. Ашларны көн дә төрлеләндереп әзерләгәннәр. Дин кардәшләребез аш-су әзерләргә барлык ризыкларны мул итеп китергән.

Гает намазыннан соң да мөселманнарга таҗик милләте вәкилләре бик тәмле пылау тәкъдим итте.

Гаеткә әти-әниләре, әби-бабалары белән бик күп балалар килгән. Ильяс, Әминә, Алия ай дәвамында мәчеттә бик еш булганнар. Көн саен дини белем туплауга да вакыт биргәннәр. Кичләрен өлкәннәр белән бергә тәравих намазын да укыганнар. Рамазан аенда мәчеттә булу аларга ошаган. “Икенче Рамазанны көтәбез”, дип ниятли алар инде хәзер үк.

Яхья Гомәров
Яхья Гомәров

Мәчетнең дежур имамы Яхья ага Гомәров гает намазына килүчеләрнең сәдакә сандыкларын читләтеп үтмәвен әйтте. Ай дәвамында да дин кардәшләребез хәер-сәдаканы мул итеп биргән.

Ижау шәһәренең Җәмигъ мәчетендә дә ай дәвамында ифтарлар уздырылды. Мөфти Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин сүзләренчә, көн саен кичке ашка 350-370 кеше килгән. Пешекче Зәмфирә апа Нәфыйкова аш-суларны мул итеп әзерләүләрен әйтте. Дин кардәшләребез алдан ук сөйләшеп ифтарларны уздыруга өлешен керткән.

Җәмигъ мәчете
Җәмигъ мәчете

80 яшьлек Нотфулла абый Шакиров ай буена ураза тота алуына сөенә. “Беренче көннәрдә һава эссе булса да, бер дә эчәсе килмәде, соңгы көннәрдә яңгырлар ураза тотуны җиңеләйтте”, диде Нотфулла абый.

Ижау шәһәренең үзәгендә төзелеп килүче мәчет тирәсендә Рамазан аенда күп эшләр башкарылган. Мәчеткә терәлеп торган кафе бинасын һәм иске, җимерек агач йортны да сүтеп алганнар. Хәзер биредә тәртип урнаштыралар. Мәчеткә килүчеләрнең иминлеген саклау өчен диеп ике дистәгә якын видеокамера да куйганнар. Тиздән мәчетне ачарга өметләнә дин кардәшләребез. Төзелешне һәм мәчет урнашкан җирне рәсмиләштерү – тиешле документларны әзерләү эше бара.

Мәчет рәсми ачылмаса да, биредә ифтарлар уздырдылар, дини белем алырга теләүчеләр сабакка йөргән.

Шулай итеп, Рамазан аенда Ижау шәһәренең өч мәчетендә дә дин кардәшләребез һәр көн гыйлем алды, җәмәгать белән намаз укыды, ифтарга җыелды.

XS
SM
MD
LG