Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин тотыклары белән таныш булыгыз


Сулдан: Эстон Кохвер, Олег Сенцов, Надя Савченко
Сулдан: Эстон Кохвер, Олег Сенцов, Надя Савченко

Полиция офицеры, режиссер һәм очучы. Өчесе дә золым режимы тотыклары.

Үз ватаннарында канунсыз тоткарланган ике ир һәм бер хатын-кызның тормышлары чәлпәрәмә килде, алда билгесезлек. Алар өчесе дә халыкара кануннарга җиһад игълан иткән Владимир Путин тотыклары. Соңгы берничә елда Путин күп кенә шаккатыргыч һәм куркыныч адым ясады.

Адольф Һитлердан соң Европада көч белән башка дәүләтнең җирен алган ил җитәкчесе моңарчы юк иде. Ул Украинаның көнчыгышында меңләгән кешенең үлеменә китергән сугышны оештырды. Ул Русияне акылга сыймаслык ксенофобия, сабырсызлык һәм репрессияләр спираленә кертте. Ул илне Көнбатыш белән куркыныч сугыш уенын башлау дәрәҗәсенә җиткерде. Шулай ук ул кеше урлаучыга әйләнде.

Полиция офицеры

Мәскәү, Эстон Кохвер – Русиядә шымчылыкта тотылган Эстония шпионы, ди. Юк, ул шпион түгел. Кохвер – Эстониянең эчке күзләү хезмәте офицеры. Урланган урынында ул Эстониядә эш иткән Русиянең җинаятьчел төркемнәрен тикшергән булган.

Эстония һәм Русия чик сакчылары төзегән протокол
Эстония һәм Русия чик сакчылары төзегән протокол

2014 елның 5 сентябрендә Кохвер Эстониянең Мииксе авылы янындагы урманда үзенә ярдәм итүчеләрнең берсе белән очрашуга килгән. Очрашу урыны Русия белән чик буеннан берничә чакрым ераклыкта билгеләнгән булган. Алдан әзерләнгән план нигезендә Кохвер тирәсендә гранаталар шартлаган, кемдер ата башлаган. Аны урлаганнар һәм Русиягә китергәннәр.

Бу хәлнең икенче көнендә Эстония һәм Русия чик сакчылары бергә Кохверга һөҗүм булган урынны тикшереп протокол төзегәннәр иде. Анда урмандагы аяк эзләрен тикшерү нигезендә бер төркем кешенең Русия ягыннан Эстониягә кереп кире Русиягә чыгып китүе күренә дип ике телдә язылган. Театр тамашасы кебек куелган Кохвер мәхкәмәсе Эстония полициясе офицерын 15 ел кырыс шартлы колониягә хөкем итү белән тәмамланды.

Режиссер

Русия Олег Сенцов террорчы ди. Сенцов террорчы түгел. Аның бердән-бер гаебе – Мәскәү канунсыз юл белән аның ватанын аннексияләгәндә ул моңа каршы чыккан. Сенцов – өметле украин режиссеры. Аның "Гамер" исемле фильмы 2012 елда Роттердам кинофестивалендә күрсәтелде. Ул бер үзе ике бала үстерә.

Кырымда туып үскән Сенцов Украинада евромайдан тарафдары иде. Аннексия көннәрендә ул ныгытмаларда камауда калган украин хәрбиләренә ашамлыклар ташыды. Аны 2014 елның 11 маенда аннексиягә каршы урам җыеныннан кайтып килгәндә Акмәчет урамында тотып япканнар. Берничә көннән ул Мәскәүдә пәйдә булды. Аны Кырымда "Бердәм Русия" һәм коммунистлар фиркаләре офисларына ут төртүдә гаепләделәр. Мәхкәмә залында барган тамашада прокурорлар Сенцовка каршы нигезле дәлил китерә алмады. Бердән-бер шаһит Геннадий Афанасьев соңгы утырышта үз сүзләреннән баш тартты, үзенә басым булганын белдерде. Гаепләүчеләр Сенцовка 23 ел төрмә сорый.

"Сездән берни дә сорарга җыенмыйм. Һәркем оккупантлар мәхкәмәсенең гадел була алмавын аңлый. Сез дә моны якын кабул итмәгез", диде Сенцов хөкемдарга соңгы сүз белән мөрәҗәгать итеп.

Очучы

Путинның өч тотыкның иң мәшһүре – Надя Савченко. Мәскәү, Савченко – кеше үтерүче, ди. Кеше үтермәгән ул. Аның бердәнбер гаебе – үз иленең бәйсезлеге өчен көрәшүе.

Украинаның беренче хатын-кыз очучысы Савченко Мәскәү яклы сепаратистлар контролендә булган Донбасс өстеннән үзе теләп оча башлаган. 2014 елның июнендә Луһански өлкәсендә кулга алынган вакытта ул андагы украин хәрбиләрен коткару эшендә иде. 19 июнь интернетка аның кулларын тимер чыбык белән богаулап сорау алу видеосы чыкты. Берничә атнадан Савченконы ике Русия журналистын үтерүдә һәм Русия чиген канунсыз узуда гаепләделәр. Адвокатлар журналистлар үлгән көнне Савченконың инде тоткында булуына дәлилләр китерде. Очучыга барыбер 25 ел төрмә яный.

Гадел уен

Путинның кеше урлау уенында катнашучылар булудан тыш бу өч кешенең тагын бер уртак ягы бар. Советлар Берлегендә туган бу өч кеше үзләренең бәйсез илләренең уңышка ирешкән тугры ватандашларына әйләнгән.

Советлар Берлегенең таралуын фаҗига дип санаган Путин өчен бу инде җинаятькә тиң. Безнең өчен алар куркынычы арта барган золым дәүләте урлаган тотыклар.

Брайан Уитмор
Азатлык/Азат Европа радиосы күзәтүчесе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG