Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:41

Разил Вәлиев: "Татар яшьләренә сәясәттә активлык җитми"


Православ чиркәү түрәләре яшьләрне активрак булырга чакырганда, Татарстан дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев тә Татар яшьләре көннәренә килеп, егет-кызларны сәясәттә активлашырга чакырды.

Разил әфәнде Татар яшьләре көннәре (ТЯК) кебек милли яшьләр җыеннарының даими кунагы. Ул үз чыгышларында егет-кызларда татарлык хисләрен уятырга тырыша. Быел да ул Идел лагерына килеп, туган хисләре, мәхәббәт шигырьләре белән уртаклашты. Шагыйрь депутат бу чараларның әһәмиятен аңлатырга тырышты.

– Әбиемнең сүзләре һаман да истә әле: әгәр дә кешеләр үз теләкләре белән, бер максат, бер ният, бер хыял белән җыела икән, бу – халык була, ә инде куып китерелгәннәр – сарык була, дия торган иде. Без бүген монда халык икәнебезне исбатлыйбыз.

60-70нче еллар азагында без монда күбрәк татар халкының иҗади яшьләрен җыя идек һәм үзара аралашып, киләчәккә планнар корып, фикер алыша идек, дуслашып, яңадан-яңа әсәрләр иҗат итә идек. Киләчәктә дә шушы тәҗрибәне яңартырга иде, чөнки безнең милләтнең умыртка сөяген шәхесләр тәшкил итә.

– Бүгенге ТЯК яшьләренең күзләрендә өмет бармы? Татарларның киләчәгенә бәйле дискуссия вакытында аларның активлыгы бик күренмәде. Йоклап яткан геннарны ничек уятып була?

– Безнең милләтебез 1552 елны ук дәүләтчелеген югалткач, патшасыз, дәүләтсез, хөкүмәтсез яшәгәч, шактый авыр хәлгә калган, йокымсырау хәленә төшкән иде һәм бүгенге көндә татар милләте әкрен-әкрен генә уяна башлады. Мин безнең милләт уянып бетте, милли горурлык хисе бик көчле дип әйтмәс идем.

– Үзегезнең туганнарыгыз, балаларыгыз, оныкларыгызны монда алып килеп күрсәткәнегез бармы? Гомумән, алар татар аланнарына йөриләрме? Чөнки мондый сорау Татар яшьләре көннәренең беренче елларында катнашкан вәкилләренә дә бирелгән иде.

Җәмилә дигән оныгым күптәннән "Сәләт" аланына йөри

​– Минем Җәмилә дигән оныгым күптәннән "Сәләт" аланында йөри. Анда йөреп, ул телне камилләштерә, татарның гореф-гадәтләрен, җырларын, көйләрен ота. Ләкин бу гына да түгел, ул үзен татар халкының бер вәкиле итеп хис итә башлый. Бу – иң мөһиме. Монда килгән һәрбер татар егете, татар кызы милләтебезнең олы һәм зур икәнен күрә, тоя. Мин аерым гына шәхес түгел, мин бер милләтнең аерым баласы икән дип уйлый башлый. Һәм нәкъ менә шул вакытта халык төшенчәсе барлыкка килә. Билгеле, һәр кеше камил булса, халык та камил булып формалаша. Киләчәктә иҗат әһелләрен, чит төбәкләрдән талантлы яшьләрне җыеп, аларга монда очрашулар оештырсак, милләтнең эчтәлеге тагын да баер иде, аның умыртка сөяге тагын да ныгый төшәр иде. Мин бу форумнарның, мондый очрашуларның киләчәге бик зур һәм якты булыр дип уйлыйм. Әгәр дә без милләтебезнең киләчәге турында уйлыйбыз икән, яшьләр белән активрак эшләргә тиешбез, алар аерым бер игътибар үзәгендә булырга тиеш.

– Интернет һәм социаль челтәрләрдә шундый фикер булды: татар яшьләре, татар активистлары сәясәттә бер дә күренми, сайлау алды чыгыш вакытларында, гомумән сәяси эшчәнлектә татар яшьләренең тавышы-тыны юк. Сез моның белән килешәсезме?

– Мин бу фикер белән тулысынча килешәм. Безнең татар яшьләре төрле өлкәдә шактый активлашты, бигрәк тә бизнеста, эшмәкәрлектә, безнең халык, гомумән, гомер-гомергә эшмәкәр булган. Ләкин бүгенге көндә нишләптер яшьләребез сәясәт өлкәсендә актив түгел, читтә торалар. Үзебезнең Татарстан Дәүләт шурасын гына алсак та, анда бик күп башка милләттән булган яшь депутатлар бар, тик татарлар юк. Нишләп алай? Беренче чиратта, алар үзләре килергә тиеш, икенче чиратта, без дә аларны каршы алырга тиешбез, монда ике яклы хәрәкәт булырга тиеш. Һичшиксез, әлеге мәсьәләне киләчәктә истә тотарга тырышырбыз.

Туфан ага Миңнуллинның "Чын татар – үз милләте турында кайгырткан кеше" дигән сүзләре искә төшә. Безгә, чыннан да, дәүләт структураларында да, дәүләт шурасында, хөкүмәттә дә үзебезнең милләт кайгысын кайгырткан кешеләрне күтәрергә кирәк. Үз милләтен яраткан кеше башка милләткә беркайчан да дошман була алмый. Киләчәктә бу мәсьәләне дә без игътибар үзәгенә алырга тиешбез. Соңгы вакытта безнең президентыбыз да, дәүләт оешмалары да милли хәрәкәткә күп игътибар бирә башладылар. Президентыбыз чит төбәкләргә чыккач, һәрвакыт татар вәкилләре белән, татар оешмалары белән очраша, бу яхшы, әмма безгә күбрәк яшьләр белән очрашырга кирәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG