Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда кытай телен укыту җәелә, Башкортстан игътибарны спортка бирәчәк


Татарстанда кытай телен укыткан мәктәпләр арта. Башкортстан "Сәламәт буын - көчле төбәк" проектын башлый.

Татарстанның алты мәктәбендә (Казанда 18нче, 35нче, 6нчы гимназия, 1нче санлы татар гимназиясендә һәм Сабадагы сәләтле балалар өчен мәктәп-интернатта) кытай теле дәресе җәдвәлгә кертелде.

Быел республикада беренче сыйныфка кергән балаларның саны күбрәк. Казанда 13 мең, Татарстанда 43 мең 400 бала беренче тапкыр мәктәкә китте. Узган ел бу сан 12 мең һәм 40 мең 239 бала булган.

Җиде яңа мәктәп, ике балалар бакчасы ачылган. Мәктәпләр өчен 45 яңа автобус сатып алынган. Мәктәпләргә 777 яшь укытучы килгән, аларның 123 Казанда эшләячәк.

Татарстан президенты вазифасын башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм мәгариф вә фән министры Энгель Фаттахов укучыларны, ата-аналарны һәм укытучыларны Белем көне белән котлады.

Башкортстанда "Сәламәт буын - көчле төбәк" проекты башлана. Президент Рөстәм Хәмитов нияте булган әлеге проектны Яшьләр сәясәте һәм спорт, шулай ук Мәгариф һәм Сәламәтлек саклау министрлыклары бергә тормышка ашырачак. Быел укучыларның төп игътибарын спорт ярышлары, турнирларга юнәлтәчәкләр. Спорт чемпионнары мәктәпләрдә балалар белән очрашып мастер-класслар оештырачак. Мондый проектның Русиядә әлегә кадәр булмаганын хәбәр итә Башинформ.

2015 елда баланы мәктәкә җыю, уку өчен кирәк-яраклар, кием бәяләре узган ел белән чагыштырганда 47%, 2005 ел белән чагыштырганда 225% арткан.

XS
SM
MD
LG