Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бердәм сайлау көне алдыннан Русиядә "тынлык көне" урнашты


13 сентябрьдә узачак Бердәм сайлау көне алдыннан 12 сентябрьдә Русиядә "тынлык көне" игълан ителде.

Русия кануннары нигезендә "тынлык көнендә" һәртөрле үгетләү чаралары, шул исәптән митинглар, намзәтләрнең чыгышлары һәм киңкүләм мәгълүмат чараларындагы үгетләүләр тыела.

Русия үзәк сайлау комиссиясе белдерүенчә, якшәмбе көнне Русиянең 83 төбәгендә төрле дәрәҗәдәге 10 меңләп сайлау узачак. Аларда 60 миллионлап сайлаучы, ягъни тавыш бирергә хокуклы русиялеләрнең яртысыннан артыгы катнашачак.

Татарстанда бу көнне 2001 елдан соң, ягъни соңгы 14 елдагы беренче президент сайлау уза. 2004 елда Бесланда булган террор гамәленнән соң Русия президенты Владимир Путин Русия халкының төбәк башлыкларын сайлап кую хокукын бетергән иде.

XS
SM
MD
LG