Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Түгәрәк уен" традициясен мариларга да тапшырасыбыз килә"


Шәһри Болгарда 2014 елның 27-30 июлендә Русия күләмендә "Түгәрәк уен" фольклор фестивале үтте.
Шәһри Болгарда 2014 елның 27-30 июлендә Русия күләмендә "Түгәрәк уен" фольклор фестивале үтте.

23-25 сентябрьдә Мари Илендә "Түгәрәк уен" фестивале үтә. Татарстан дәүләт традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова татар фестивален мари фольклор төркемнәре җитәкчеләре дә карарга киләчәк дип белдерә. "Без мари халкының да мондый фестивале булуын телибез", ди ул.

Быел Татарстан дәүләт традицион мәдәниятне үстерү үзәге үткәрә торган "Түгәрәк уен" фестиваленең сигезенчесен Мари Иле кабул итә. Башкала Йошкар-Оладан 12 чакрым ераклыктагы "Ташлы елга" шифаханәсенә Русиянең 19 төбәгеннән, 430-лап халык җырларын, биюләрен башкаручылар, гореф-гадәтләрне сәхнәдә күрсәтүчеләр, халык уен кораллары осталары җыелачак.

Чарада Мари Иленең үзеннән генә 12 татар коллективы катнашачак. Мари Иленең үзенең дә халык җәүһәрләрен барлый торган фольклор фестивале бар. Һәр ел саен "Халык мирасы" дип аталган бәйрәмгә дистәләрчә фольклор төркеме җыела.

Фәнзилә Җәүһәрова
Фәнзилә Җәүһәрова

Быел "Түгәрәк уен" фестиваленә Мари Илендәге мари фольклор төркемнәренең җитәкчеләре дә чакырылган. "Без мари халкының да мондый фестивале булуын телибез", ди Татарстан дәүләт традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова.

Фестиваль барган көннәрдә, 25 сентябрьдә, ижади остаханәләр эшләячәк һәм аларда мари фольклор төркемнәренең җитәкчеләре дә катнашачак.

"Һәр халык күршесенең байлыгын сакларга мөмкинлек тудыра икән, ул үзенекен дә ныграк саклаячак. Мари халкында бездәге "Түгәрәк уен" кебек фестиваль юк. Алар халыкара фин-угыр халыклары фестивалендә генә катнаша. Мари фольклор төркемнәре җитәкчеләре безнең бу фестивальне, үзенә күрә, бер иҗат лабораториясе дип кабул итәр дип өметләнәбез. Менә татарлар үрнәк күрсәтә, җыйналышыгыз, сөйләшегез дигән җөмләне дә әйтербез дип уйлыйм. Русиядә халык саны белән икенче урында торган татарларның байлыгын башкаларга ничек барлап булганны, менә болай да эшләп була дигән ачык дәрес тә күрсәтәбез", ди Җәүһәрова.

Өлкә мәдәният үзәкләрен булдыру татарлардан да тора

"Түгәрәк уен" фестивален быел Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Мари республикасының мәдәният, матбугат һәм милли эшләр министрлыгы, Дөнья татар конгрессының башкарма комитеты гамәлгә куючылар булып тора. Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге һәм Мари Иленең татар мәдәният үзәге "төп йөкне күтәргән".

"Май айларында без бергә эшне башлаган идек, шулай итеп бәйрәмгә дә килеп җиттек", ди Фәнзилә ханым. Аның фикеренчә, өлкәдә мондый татар мәдәният үзәге булу – ул хакимиятләрнең татар мәдәниятенә уңай карашын да күрсәтеп тора.

"Мари Илендә мәдәният министры Михаил Васютин премьер-министрның урынбасары да. Ул барлык министрлыклар һәм ике район башлыгы белән бергә бик җитди киңәшмәләр үткәрде. Безнең үзебезнең мари халкына да мондый чараларга үткәрергә өйрәнергә кирәк дип тә белдерде алар", ди Җәүһәрова.

Аның сүзләренчә, Русиядәге башка төбәкләр белән чагыштырганда, Мари Илендә генә хөкүмәттән финаслана торган Татар мәдәният үзәге эшләп килә. Әлеге үзәк тырышлыгы белән быелгы фестивальне оештыру башка еллар белән чагыштырганда күпкә җиңелрәк булган.

"Бу үзәк Мари Илендә яшәүче татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, телен саклауга зур өлеш кертә. Ул татарлар хакимиятләр алдында үз сүзләрен ныклап әйтә алганга эшләп килә. Менә дигән ике катлы зур биналары бар. Алар анда татар язучылары белән очрашулар, татар рәссамнарының рәсемнәр күргәзмәләрен оештыралар, чиксез күп кичәләр һәм бәйрәмнәр үткәрәләр. Болар барсы да хөкүмәт тарафыннан финаслана бит", ди Җәүһәрова.

Русиянең төрле төбәгендәге түрәләрнең халык иҗатына, татар мәдәниятенә мөнәсәбәте төрлечә. Мари Илендә өлкә күләмендәге Татар мәдәният үзәге эшләп килә, ә кайбер төбәкләрдәге татарлар бу хакта хыяллана гына. Кайберләрендә булганнары да ябылды. Мисал өчен Төмән өлкәсендә 2000 еллар башында, мәдәният хезмәткәрләре ачлык тотып каршы булуга карамастан, үзәкне ябып бүлек итеп кенә калдырдылар. Тобол шәһәрендә дә гөрләп торган Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләрен кыскартып, өчтән берен генә калдырдылар.

Фәнзилә Җәүһәрова фикеренчә, бер-берсе белән көндәшлектә торган татар оешмалары булганга, татарлар үзләрендә өлкә күләмендәге мәдәният үзәкләрен даулый алмый. "Монда, беренче чиратта, җирле татарларның үзләреннән һәм аларның җирле хакимият белән сөйләшә белүләреннән тора", ди ул.

Бәлки, бу мәсьәләне Дөнья татар конгрессына һәм Русия татарларының федераль милли-мәдәни мохтариятенә күтәрергә кирәктер?

"Мин Дөнья татар конгрессы һәм федераль автономия бу мәсьәләне бөтенләй күтәрми дип әйтә алмыйм. Алар аны һәрдаим күтәреп киләләр. Үзем беләм Ринат Закировның кечкенә генә татар авылындагы клуб һәм мәктәп ябылуга карата күчмә утырышлар үткәрүен. Мин татар бербөтен, бер йодрыкта булганда гына эш бара дип исәплим. Бер автономия янында икенчесен төзиләр. Безнең татарлар бердәм түгел бит. Мин Мари Илендә сокланам карап торам, анда 7-8 татар шунда ук җыелыша да, шунда ук татарга кагылышлы мәсьәләне хәл итеп тә куя", ди Җәүһәрова.

XS
SM
MD
LG