Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым мөфтие кем мәнфәгатен яклый?


Кырым мөфтие Әмирали Аблаев (икенче рәттә) Мәскәүдә Җәмигъ мәчет ачылышында. 23 сентябрь 2015
Кырым мөфтие Әмирали Аблаев (икенче рәттә) Мәскәүдә Җәмигъ мәчет ачылышында. 23 сентябрь 2015

Мәскәүдә Җәмигъ мәчет ачылышында Кырым мөфтие Әмирали Аблаев та катнашты. Мәҗлес әгъзасы булган мөфти аннексиядән соң яңа "хакимият" белән якынлашты.

Кырым Русия кулына күчкәч, Кырымтатар мәҗлесе әгъзасы булган Кырым мөфтие Әмирали Аблаев Кырымның яңа "хакимияте" белән эш итә башлады. Мәҗлеснең Киевтагы җитәкчелеге моңа ачыктан-ачык каршы чыкмаса да, хупламаганнары билгеле.

Кырым дәүләт шурасының вице-спикеры, Мәҗлес әгъзасы Ремзи Ильясов төзегән һәм җитәкчелек иткән "Кырым" хәрәкәтенең дә бөтен жыелышларында мөфти катнаша, жыелышларга үз фатихасын бирә, шулай ук аның Кырым башлыгы Сергей Аксенов белән тыгыз элемтәдә эш итүе дә билгеле.

Август аенда Русия президенты Владимир Путин Кырымда милли оешмалар вәкилләре белән очрашканда мөфти Аблаев Кырымда зур мәчет төзелешендә Путинны химаяче булуын сораган иде. Путин моңа риза булган кебек булды.

Әмирали Аблаев Путин белән очрашуда
Әмирали Аблаев Путин белән очрашуда

Шулай ук мөфти Аблаев август аенда Төркиядә Төркиянең дини эшләр буенча вакыфның җитәкчесе Мехмет Гөрмез белән очрашып сөйләшкән иде, чөнки Кырымның Русия кулына күчүе алдыннан Төркия Акмәчеттә мәчет төзүне үз өстенә алган иде, Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган да әле премьер булганда Төркиянең булышачагын вәгъдә иткән иде.

Төркиянең мәчет төзелешенә ярдәмен казануда Мәҗлеснең катнашы зур булганы да билгеле. Мөфти нәкъ шул сәбәпле Төркиянең дини эшләр вакыфы белән элемтәгә керә алды дияргә мөмкин.

Шуның өчен булса кирәк, Кырым мөфтие август аенда Төркиягә бу мәсьәләне сөйләшергә барганда Истанбулга Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров та килде. Ул мөфти туктаган кунакханәдә аның белән очрашып сөйләшкән. Сүз нәрсә турында барганы төгәл билгесез, ләкин Русиянең, Кырымның рәсми матбугат чаралары "ике арада җәнҗал чыкты, Чубаров мөфтигә басым ясады" дип язып чыкканнар иде.

Рефат Чубаров Киевта Корбан бәйрәмендә
Рефат Чубаров Киевта Корбан бәйрәмендә

"Мәчет төзелешен Мәҗлес лидерлары төрле очрашуларда гел күтәреп килде, аның өчен мөфти бу мәсьәләдә нәрсәдер эшли икән, безнең белән дә киңәшергә тиеш иде дип исәплим. Оккупация шартларында мәчетнең нинди шартларда төзеләчәген һәм оккупацияне танымаган Төркиянең Украинаның бөтенлеген таныган позициясен беркем башкача интерпретацияләмәячәге шарты белән бу эш башлана ала, башкача мөмкин түгел", дигән иде Рефат Чубаров.

Шулай ук Чубаров Төркиядә мөфти янында Русиянең ФСБ кешеләре Руслан Волков, Эдуард Хачукаев даими озатып барганнарын искәртте. "Русия Кырымны үзләштергәч, мөфти Мәҗлес эшчәнлеген үзеннән читтә тота башлады", диде Рефат Чубаров.

Шуны да әйтергә кирәк, Кырымда югала барган, азатлыктан мәхрүм ителгән кырымтатарлары, мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә барган тентүләр хакында сөйләшүне мөфти беркем алдында күтәрмәде. Бәлки шуның өчен дә Кырымдагы “хакимиятләр”, Русиянең төрле хезмәтләре өчен ул уңай кеше булып калгандыр. Алай булмаса, кем аны Кырымда Путин белән очрашуга, Мәскәүдәге мәчет ачылышына чакырыр иде? Ләкин кырымтатар халкын эзәрлекләгән, режим белән хезмәттәшлек иткән мөфти ни өчен мөселманнарны бу режимдан якламый дигән сорауга кем җавап бирер?

XS
SM
MD
LG