Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Сүрия армиясе белән хезмәттәшлек итмәүне хата дип атады


Путин 2013-2014 ела Украинадагы хәлләрне читтән тагылган хәрби түнтәрелеш дип атады.

"Ислам дәүләте" радикал төркеме буш урында тумады, аны комачаулаган режимнарга каршы тәрбияләделәр дип белдерде Русия президенты Владимир Путин. Ул бу хакта Нью-Йоркта БМО генераль ассамблеясы җыелышында әйтте. Путин Сүрия армиясе белән хезмәттәшлектән баш тартуны хата дип атады. Аның сүзләренчә, Бәшәр Асад һәм көрд ихтыяриларыннан тыш, "Ислам дәүләте" оешмасына каршы Сүриядә беркем дә көрәшми.

Путин сүзләренчә, ул Лүбнәндә дәүләт структураларын торгызу, Гыйракта яңа хөкүмәтне яклау, Сүриядә кануни хөкүмәткә теләктәшлек күрсәтү иң мөһим бурыч дип саный.

Украина көнчыгышындагы хәлне җайлауга килгәндә, Путин Донбасс халкы мәнфәгатьләрен истә тотып Мински килешүләрен тулысынча үтәү кирәклеген әйтте.

2013-2014 елда Украинада хакимият алмашуга китергән чараларны читтән тагылган хәрби түнтәрелеш дип атады.

Украина вәкиллеге Путин чыгышы вакытында Генераль ассамблея залын ташлап чыкты. Бу хакта "Твиттер"да Украинаның БМОдагы даими вәкиле Юрий Сергеев язды.

XS
SM
MD
LG