Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:45

"Хаҗда үлеп калу мөселман өчен бәхет"


2 октябрь иртәсендә Казанга хаҗдан 93 кешелек беренче төркем кайтты. Хаҗилар изге гыйбадәт вакытында һәлак булучыларны җәннәтлек һәм анда үлеп калуны мөселманнар өчен бәхет дип саный.

Быел Согуд Гарәбстаны Татарстанга 1500 кешелек урын бирүгә карамастан, доллар бәясенең артуы сәбәпле мөселманнар өчен изге гыйбәдәт булган хаҗ кылуга нибары 750 кеше генә китте. 8 сентябрьдә 23 көнгә дип киткән һәм кыскартылган програм белән 14 көнгә хаҗга барган төркемнәр 2 октябрь иртәсендә Казанга әйләнеп кайтты.

Быелгы хаҗ вакытында Мәккәдәге мәчеттә намаз укыганда мөселманнар өстенә башта төзелеш краны авып йөздән артык кеше һәлак булган булса, Гарәфә көнендә килеп чыккан тапталышта 700дән артык мөселман бакый дөньяга күчте. Һәлак булучылар арасында Татарстаннан китүчеләр юк иде.

Хаҗилар үзләре хаҗда булган үлем-китемгә ничек карый, хаҗга барып шунда җирләнүне ничек бәяли? Азатлык әлеге һәм башка сорауларны әле генә кайтып төшкән хаҗиларга бирде.

Хаҗга Балтач районыннан киткән Газизҗан Шәмсетдинов сорауларга җавап биргәнче күңеле тулып сөйли алмый торды.

– Газизҗан абый хаҗ кылу авыр булмадымы?

– Авырлыклар булса да без аларга әзер идек. Аллага шөкер, барсын да җиңеп чыгып туган якларга әйләнеп кайттык.

– Хаҗда булган фаҗигаләрне ишеткәч сез нинди хисләр кичердегез?

– Без аны башта белмәдек. Интернет аша гына белдек. Икенче көнне баргач краннарның шунда ятканын күрдек. 700ләп кеше изелгән вакытта да без анда булмадык, шөкер. Ул вакытта без кайтып киткән идек инде.

– Хаҗда вакытта мин шушында үлеп калсам дигән уйлар килдеме?

– Дөресен әйтим, башыма һич андый уйлар килмәде. Әмма Аллаһы Тәгалә ничек язган булса шуннан узып булмый.

– Хаҗга барырга теләүчеләргә ниләр киңәш итәсез?

– Барсыннар дим. Үтәлмәслек гамәлләр түгел алар. Мөмкинчелеге булган кешеләр барырга тиеш. Җае чыкса тагын барыр идем.

Кранда эшләп хаҗ акчасын туплаган икенче бер хаҗи Фирдәвес Хәсәнов хаҗга китер алдыннан анда берәр нәрсә булса, кайда күмелергә тиешлекләрен әйтеп кул куюларын һәм андый мондый хәл булса хаҗда күмелергә ризалыкны алдан бирүләрен әйтте.

"Анда бит миллионлап кеше. Бар кешене дә карап бетерә алмыйлар саудилар. Алар безне бик яхшы каршы алдылар, бик яхшы карадылар. Тәртип булды. Үлә калсам дип уйлыйсың инде анысы. Төрлесе була. Хаҗга барырга теләүчеләргә мин түземлек телим. Акча эшли алсам мин тагын барыр идем анда", дип белдерде ул.

Хаҗия Зөлфия Кәримова хаҗда үлеп калудан беркемнең дә курыкмавын, киресенчә анда вафат булу – ул бер бәхет дип әйтте.

"Ходай ничек насыйп итә бит. Кемнең гомере кайда бетә, аны Аллаһы Тәгалә генә белә. Мин үземнең гомеремнең анда бетүен теләр идем. Моны һәркем тели. Кайбер олы кешеләр шунда калам дип киләләр, әмма исән сау килеш кайтып китәләр. Мин шундый берничә кешене беләм. Изге җирләрдә үлем – ул бит бәхет", дип белдерде ул.

Татарстан мөфтие урынбасары, хаҗи Нияз Сабиров та изге Мәккә җирләрендә вафат булуны бәхет дип саный.

"Чөнки ул җирләрдә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте бар. Ул җирләрдә Аллаһы Тәгалә безнең догаларыбызны кабул кыла. Һәм һәр мөселман шунда үлсә, үзен бик бәхетле санаячак. Без моны аңларга тиеш. Чөнки анда үлгән кешеләргә берничә миллион кеше җәназа намазы укый. Ул трагедияләрдә вафат булган мөселман кардәшләр, иншаллаһ, җәннәт әһелләре булачак дип өметләнәбез һәм алар шәхитләр булачак дип уйлыйбыз", дип белдерде Нияз Сабиров.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG