Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия пропагандасы халыкка Сүрия сугышын "сату" эшенә күчте


Украина темасыннан алҗыган халык үзенең тирә-ягындагы проблемнарга игътибар итә башлаганда пропаганда машинасы Сүрия сугышын халыкка ничек итеп сату турында баш вата.

Русиянең Сүриядәге бомбалаулары башлануның беренче көннәрендә үк ВКонтакте социаль челтәрендә Сүрия сугышына багышланган күпсанлы төркемнәр барлыкка килде һәм кайберләрендә инде йөзләрчә мең әгъза булуы ачыкланды. Шуларның берсе, 215 меңләп әгъзасы булган "Армия России, Оружие I Война в Сирии" исемле төркемдә, мәсәлән, Русиянең Сүриядәге гамәлләрен, Путинны мактаучы, Көнбатыш җитәкчеләреннән көлүче язмалар һәр 20 минут саен чыга тора.

Шул ук төркемдә сентябрь башындагы язмалар тасмасын карасаң, андый җанлылыкны да, Сүрия темасын да бик күрмәссең. Август аенда исә төркем тәмам сүлпән булган һәм анда Сүрия турында бер сүз дә юк, Украинага каршы, шул ук Путинны мактаган, Көнбатыштан көлгән язмалар гына.

Димәк ки, моңарчы Украинага каршы эшләгән төркем хәзер юнәлешен Сүриягә үзгәрткән һәм төркем исемен дә үзгәртеп “Сүриядәге сугыш” дигән сүзләр генә өстәлгән булып чыга. Бөтенләй башка төркемгә кергән кеше беркөн һич тә уйламаганда үзенең Сүрия сугышы төркемендә булуын ачыклый.

Русия пропаганда машинасы, шулай итеп, халыкны инде туйдырып бетергән Украина темасын ташлап Якын Көнчыгышка таба борыла һәм бар көче белән Сүрия сугышын халыкка "сату" эшенә керешә.

Сентябрьнең өченче атнасында Левада фикер белешү үзәге уздырган сораштыру русиялеләрнең 50 процентының Сүриядәге хәлләргә битараф булуын, бары 14 процентының гына Русиянең анда хәрби чаралар башлавын хуплавын күрсәтә.

Алексей Гражданкин
Алексей Гражданкин

Левада үзәге вәкиле Алексей Гражданкин “Әлбәттә, бу тикшеренү ике атна элек уздырылган, һәм хәзер Сүрия кешеләрнең игътибар үзәгендә ешрак булачак. Әмма гадәттә русиялеләр читтәге һәртөрле хәрби маҗараларга каршы булып килә. Алар Әфганстанны әле дә хәтерли һәм андый нәрсәләргә кереп китәргә теләми”, ди.

Гражданкин фикеренчә, бу сугыш Русия хакимиятләренә файдалы булачак, чөнки сугыш кешеләрнең игътибарын илдәге икътисади вазгыять кебек проблемнарбан читкә юнәлтәчәк.

Time журналы хезмәткәре Саймон Шустер Сүриядәге хәрби операцияне аклаучы шигар эзләп табуның хәтта Кремль пропагандасына да бик авыр булуы турында яза. Украинадагы сугыш "борынгы урыс җирләрен" һәм "урыс азчылыгын яклау" дип бик җиңел генә акланса, Сүриядә тегесе дә, монысы да юк. Бу сугышны алай җиңел генә сатып булмаячак.

Шулай да, алдагы көннәрдә Кремль пропагандасының яңа иҗат җимешләре халык массаларының игътибарын үзенә җәлеп итәр дип көтелә, һәм, Гражданкин әйтүенчә, киләсе фикер белешүләр Сүриядәге хәрби чараларны хуплауның артуын күрсәтергә мөмкин.

Әлегә пропагандачылар президент Владимир Путинның БМО Гомуми җыенындагы чыгышына нигезләнеп эш итә. Ул чыгышында Путин Ислам дәүләте оешмасыннан янаган террор куркынычын наци Германиясеннән янаган куркынычка тиңләгән иде. Узган ел Украинаның бер өлешен басып алу да Киевтан Русиягә фашизм куркынычы янавы, Украинаның көнчыгышында урысларны фашистлардан яклау зарурлыгы белән аңлатылган иде.

Дмитрий Киселев
Дмитрий Киселев

Узган якшәмбедә пропагандист Дмитрий Киселев та, Путинга ияреп, Ислам дәүләтен Германиядәге наци режимына тиңләде һәм Русиянең Сүриядә сугышырга тиешлеген аңлатты.

"Русия Европаны коллык һәм вәхшилектән инде дүртенче мәртәбә коткара. Әйдәгез санап карыйк. Татар-монгол явы, Наполеон, Һитлер һәм хәзер инде Ислам дәүләте", диде Киселев.

Александр Гольц
Александр Гольц

"Ежедневный журнал"ның баш мөхәррир урынбасары Александр Гольц "112 Украина" телевидениесенә: "Миндә безне бу атнада Евразиядән Ост-Азиягә юнәлттеләр дигән хис туды. "Фашистик Украина" турында инде бер сүз дә юк, барысы да безгә "фашистик Ислам дәүләте" турында сөйли дип белдерде.

Сүриядә Украинадагы кебек, "фашизмнан яклауга мохтаҗ" урыс азчылыгы табылмаса да, Сүрияне урыслар өчен Кырым кебек үк изге җир итеп сурәтләргә маташулар инде башланды. Русиянең Якын Көнчыгышны һәм Үзәк Азияне өйрәнү үзәге мөдире Семен Багдасаров телевидение аша ил халкына Сүриянең Русия православлары өчен изге җир булуын белдерде.

Сүрия турында сөйләп Багдасаров: "Бу безнең җир. Безгә цивилизация нәкъ менә шуннан килгән. Антакьядан беренче монахлар, дин әһелләре килгән алар Русьтәге сүриялеләр булган. Сүрия булмаса, Русия дә булмас иде. Бу безнең изге җиребез", диде. Былтыр Кырымны Украинадан тартып алганда Путин Руськә православиенең Кырым аша килгәнлеген әйтеп Кырымны урыслар өчен изге җир дип атаган һәм Иерусалимга тиңләгән иде.

Пропаганда инде хәтта телевидениедәге һава торышы күзәтүләренә дә килеп керде. Тапшыруларының һава торышына багышланган өлешендә телевидение Сүриядә көннәрнең очкычлар белән бомбалау өчен бик тә яхшы булуын белдереп, атылган ракетларның һәдәфләргә эләгүе видеоларын күрсәтә.


2013 елның декабрендә телевидениедә һава торышын әйтүче Вадим Заводченков Киевта Виктор Янукович хакимиятенә протест белдерергә чыкканнарны, кеше күп җыелган урында йогышлы авыруларның кисәк таралуы турында кисәтеп, аннан таралырга чакырган иде. 2014 елның гыйнварында исә шул ук Заводченков Киев Майданында агулы төтен сулау яман шеш авыруына китерә ала дип кисәтеп тагын бер кат протестчыларны таралырга өндәде.

Ул арада интернетта Уфада әле 2013 елда ук төшерелгән бер видео популярлык казана бара. Катя Молева "Ватанга куркыныч яный!" дигән шигар янында "Сүрия, син минем сеңлем, урыс абыең сине яклаячак" дип җырлый. Путин Сүриягә гаскәр җибәрү кирәклеген аңлатканда, әгәр дә чаралар күрелмәсә, сугышның Русиягә килеп җитәчәге турында кисәткән иде.

Русиядәге мөселман җитәкчелеге дә Путинның Сүриягә гаскәр җибәрүен хуплап бу сугышка беравыздан фатиха бирде.

XS
SM
MD
LG