Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар телендәге фәннең үсешенә киртәләр турында сөйләшәчәкләр


21 октябрь Казанда "Татар телендәге фәннең үсешендәге киртәләр нинди?" дигән темага түгәрәк өстәл оештырыла.

Казанда татарча фәнни терминология төзү проблемалары, гыйльми проектларның эш үзенчәлекләре турында фикер алышу оештырыла, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте. Форум һәм "Гыйлем" проектының уртак очрашуы 21 октябрь Бөтендөнья татар конргессы бинасында узачак. Чарада югары уку йортлары мөгаллимнәре һәм галимнәр, шулай ук "Гыйлем" проектының волонтерлары катнашачак. Очрашуның темасы "Татар телендәге фәннең үсешендәге киртәләр нинди?"

Моннан тыш, түгәрәк өстәлдә татар телендә эшли торган фәнни-популяр проектларның берсе Гыйлем.про сайтының эшчәнлеге дә яктыртылачак. Аны Актаныш татар гимназиясе мөгаллимнәре һәм укучылары алып бара, гимназиянең тәрбиячесе Ленар Хөсәенов һәм укучысы Айдар Шәйхи башлап җибәргән. Махсус сайтта алар татар телендә фәнни-популяр формада математика, психология, биология, тарих, техника, сәнгать, астрономия һәм башка өлкәләргә караган яңалыклар, кызыклы хәбәрләр, инфорграфикалар, видео- һәм аудио-язмалар урнаштырып баралар.

XS
SM
MD
LG