Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:58

Русия яклы Гагауз Татарстан белән мөнәсәбәтләрен ныгыта


Гагауз башканы Ирина Влах һәм Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. 6 март 2015

Гагауз башканы Ирина Влах һәм Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. 6 март 2015

Гагауз җитәкчесе Ирина Влах җитәкчелегендәге төркем рәсми сәфәр белән Татарстанга килде. Белгеч Молдовадан аерылып Русиягә кушылу кәефенең Гагаузда сүрелә баруын әйтә.

Быел 22 мартта үткән сайлауда җиңеп Молдованың Гагауз автоном бүлгесе башканы булган Ирина Влах җитәкчелегендәге рәсми төркем дүшәмбе кичендә Казанга килде. Төрки халык булган гагаузлар яшәүче шушы төбәк делегациясендә башканның тышкы икътисад мәсьәләләре киңәшчесе Юрий Якубов, тышкы элемтәләр идарәсе башлыгы Виталий Влах һәм агросәнәгать идарәсе җитәкчесе Сергей Бабий да бар.

Гагауз вәкилләре 20 октябрь көнне Казан федераль университетында фундаменталь медицина һәм биология институтында була, Татарстанда җитештерелгән медицина җиһазлары белән таныша һәм Казанда укучы гагауз студентлары белән дә очраша. Аннан соң алар "Казан" агросәнәгать паркына барачак.

Казан кирмәненә килеп, Татарстанның дәүләтчелек музеен карагач, президент Рөстәм Миңнеханов белән очрашып сөйләшү планлаштырылган. Ниндидер килешүләр имзаланачагы турында әлегә хәбәр ителми. Гагауз башкарма комитеты матбугат үзәге белдерүенчә, икенче көнне башкан Ирина Влах туры Мәскәүгә очачак, ә калганнар Гагаузга кайтып китәчәк.

Башкан булып сайланганчы ук Влах 6 мартта Казанга килеп, Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашкан вакытта беренче халыкара хезмәттәшлек килешүе Татарстан һәм Гагауз арасында имзаланачак дип белдергән иде. Әлеге очрашу вакытында сүз сәяси һәм икътисади өлкәдә хезмәттәшлекне ныгыту турында барды.

2005 елдан актив рәвештә иҗтимагый һәм сәяси тормышка кереп киткән Влахны "үзәктә (Кишиневта) автономия мәнфәгатьләрен яклаучы" дип тә, һәм шул ук вакытта "Русия яклы сәясәтче" дип тә атыйлар.

Сайлау алды кампаниясе вакытында, төбәкнең социалистлар фиркасе вәкиле буларак, Влахның Мәскәүдә еш булуы, Русия думасы спикеры Сергей Нарышкин һәм федерация шурасы җитәкчесе Влентина Матвиенко белән дә очрашуы турында да хәбәр ителде.

22 мартта башканны сайлау алдыннан Азатлык радиосы гади бер гагауз авылы булган Дезгинжедә яшәүче халыкның кәефен һәм тормышын күрсәткән видео әзерләгән иде.

Молдованың "Демократиядә катнашу" ассоциациясе рәисе, сәясәт белгече Игорь Боцан Гагаузның Молдовадан аерылып Русиягә кушылуы турында фикерләр әле дә ишетелгәләсә дә, бу мәсьәлә көн үзәгеннән төшеп калган инде дип әйтә. Украинаның көнчыгышындагы хәлләр Мәскәүнең "Новороссия" булдыру теләгенең тормышка ашмаячагын күрсәтте, ди ул.

"2014 елның 2 февралендә гагаузлар референдум үткәрде. Рефрендумда катнашканнарның 96% Европа берлеге белән түгел, ә "Евразия берлеге" белән дип тавыш бирде. Кишинев канун бозып үткәрелде дип референдум нәтиҗәләрен танымады. Бу хәлдән соң Кишинев Гагаузда начар эшлибез, яхшырак эшләргә, аларны аңлап яшәргә, төбәкнең үсешенә ярдәм итәргә һәм шул ук вакытта ил кануннарының саклануына ирешергә кирәк дип нәтиҗә ясады. Гагаузда Молдованың 4% кына халкы яши.

Узган ел Гагаузның Донбас кебек Русиягә кушылу куркынычы туарга мөмкин дигән шикләр дә бар иде. "Новороссия" проекты тормышка ашмады һәм шикләр дә юкка чыкты. Днестр буенда да "Новороссия" кәефләренең суынганлыгы күренә. Украина Русиягә каршы тора алганга Кишиневта да азмы-күпме тынычландылар һәм гагаузлар, Днестр буенда яшәүчеләр белән аңлашып яшәргә кирәклеген аңладылар. Хәзер Украина калкан кебек, Молдованы Русиядән аерып тора", ди Боцан.

Молдовада Гагауз автономиясе өлеше кызыл төс белән

Молдовада Гагауз автономиясе өлеше кызыл төс белән

Аның фикеренчә, Влахның Русиянең бер төбәге булган Татарстан сәфәренә Кишинев гадәти хәл буларак карый.

"Влах үзенең сайлау алды програмында да Гагауз Русия төбәкләре белән икътисади элемтәләр урнаштырачак дип белдергән иде. Гагаузларның төрки халыклар белән элемтәләр урнаштыруы гадәти хәл. Белүемчә, Азәрбайҗан, Татарстан, Башкортстан белән дә мөнәсәбәтләре яхшы. Татарстанга сәфәре дә Кишинев өчен әллә ни зур яңалык түгел. Гагауз кануннары да чит илләрдә хезмәттәшлек элемтәләре булдырырга мөмкинлек бирә", ди Боцан.

Халыкара элемтәләргә килсәк, 2000 еллар башыннан Төркия Гагаузга булыша башлады. Инде халыкара элемтәләргә караган соңгы яңалыклардан, 13 октябрь көнне Гагауз башкаласы Комратта Төркия эшмәкәрләре автономия җитәкчелеге белән очрашып заманча кунакханә һәм тәмәке фабрикасы төзү турында сөйләште.

Төркиядән килгән акчаларга элгәре Молдованың көньягында су белән тәэмин итү җайга салынган иде. Чадыр-Лунга шәһәрендә молдован-төрек лицее ачылды, аны бетергәннәр Төркия университетларында укуларын дәвам итә ала.

Гагауз автономиясендә гагауз, молдаван һәм урыс телләре рәсми булып санала. Автономиядә укыту рус телендә бара, Молдова хакимиятләренең моңа карашы бер төрле генә түгел.

Хәзер Гагаузда 162 меңнән артык кеше яши, аның 82,1% гагаузлар, 5,1% болгарлар, 4,8% молдованнар, 3,8% урыслар һәм 3,2% украиннар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG