Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым хакимиятләре Аметхан Солтан исемен мәңгеләштерергә ашыкмый


Аметхан Солтан
Аметхан Солтан

Каһарман кырымтатар очучысы Аметхан Солтанның тууына 95 ел тулуны Кырымда да, Киевта да искә алдылар. Әмма Акмәчеттә аңа һәйкәл һаман куелмаган, һава аланына исеме бирелмәгән.

Очучы-сынаучы, ике тапкыр Советлар берлеге каһарманы, Аметхан Солтанның тууына 95 ел тулуга багышланган чаралар 25 октябрь Акмәчеттә аның исемендәге мәйданда, туган шәһәре Алупкадагы йорт-музеенда узды. Бу чараларда хакимияттә булган кырымтатар түрәләре дә катнашты.

26 октябрь Акмәчеттә Кырым инженер-педагогия университетында аңа багышланган конференция үтте. Монда очучы хакында нотыклар ясалды, кайбер яңа мәгълүматлар хакында фикер алмашу булды.

26 октябрь Киевның Дан аллеясендә торган Аметханның бюстына Мостафа Җәмилев, Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров, Киевта яшәүче кырымтатарлар чәчәкләр куйдылар. Тапшыруларын Киевта әзерләргә мәҗбүр булган ATR кырымтатар телеканалы Аметхан турында “Хайтарма” фильмын күрсәтте.

Шулай итеп, Аметхан Солтанның тууына 95 ел тулу Кырымда һәм Киевта билгеләнде, ләкин Акмәчеттә хакимиятләр куелачак дип ышандырган һәйкәл ничә елдан бирле һаман да куелмады. Бу һәйкәлне Акмәчеттә куярга кирәклеге хакында күптән сөйләнеп килсә дә, аңа Украина заманында да, Русия заманында да урын табылмады. Соңгы урын итеп Акмәчеттәге Космос кинотеатры янындагы бакчада дип ышандырсалар да, анда Юрий Гагарин һәм Сергей Королевка бюстлар куелды. Аметхан беренче совет космонавтлары өчен үз очкычын зур югарылыкка күтәреп авырлык югалу шартларын тудырган, аларга күнекмә ясаган очучы була. Бу хакта Юрий Гагарин, Алексей Леонов үзләре сөйлиләр иде. Ләкин Аметхан өчен Акмәчеттә урын да табылмады, бюджетта акча да.

Аметхан Солтан Сталинград сугышы вакытында
Аметхан Солтан Сталинград сугышы вакытында

Акмәчет һава аланына Аметхан Солтан исеме бирелсен дигән “Ватан канатлары” исемле кырымтатар очучылар оешмасы еллар буе әйтеп килгән тәкъдим дә шулай ук нәтиҗәсез калды. Кырым Русия кулына күчкәч, Украина Югары Радасы ашыгып Акмәчет һава аланына Аметхан Солтан исемен бирде, ләкин бу инде бик соң булды. Бу карарны Кырым “хакимиятләренең” үтәмәячәге һәркемгә билгеле. Кырымда туып үскән бердәнбер ике тапкыр Советлар берлеге каһарманы Аметхан Солтан исемен һава аланына бирү кебек тәкъдимнәрне соңгы вакытта кырымтатарларны бик “ярата” башлаган Мәскәү дә күрмәмешкә салыша.

Аметханга милләтен үзгәртергә тәкъдим иткәннәр

Әлбәттә, әгәр Аметхан Солтан кырымтатар булмаса иде, Киев та, Мәскәү дә аны һичшиксез зурлап торырлар иде, исемен дә, бәлки, тиешле дәрәҗәдә мәңгеләштерерләр иде, ләкин каһарман очучының кырымтатар булуы аңа тормышта даими киртәләр куйган кебек, фаҗигале үлеменнән соң да аның милләтенә карап эш итүчеләр һаман үзенекен эшли. Бу хакта Андрей Симонов "Крылья Родины" студиясе чыгарган "Крымские татары. День Победы. Амет-Хан Султан" документаль фильмында ачыктан-ачык сөйли.

Аметхан Солтан (сулдан 5нче) космонавтлар төркеме белән
Аметхан Солтан (сулдан 5нче) космонавтлар төркеме белән

24 яшендә фронтта сугышып ике тапкыр Советлар берлеге каһарманы булып кайткан Аметханны тикшерү-сынаучы институтына (Жуковский шәһәре) эшкә алынуына аның командармы Хрюкин булыша. Очучы кыска вакытта иң алдынгы очучы-сынаучы булып таныла, 100дән артык яңа очкычларны сыный. Канатлы ракеталарның беренче үрнәген сынаганы өчен аны өченче каһарман йолдызына тәкъдим итәләр.

Аметхан Солтан белән бергә очкан Антонов исемендә АНТКның очучы-методисты, Советлар берлеге каһарманы Юрий Курлин:

– Бу очышлар өчен, ягъни мөһим ракетаның уңышлы сынаулары өчен танылган очучылар Анохин һәм Павлов Советлар берлеге каһарманы исеменә лаек булдылар. Конструкторлар фикеренчә, Аметхан Солтан өч тапкыр каһарман булырга тиеш иде. Аны тәкъдим иттеләр, ләкин кырымтатарлар ул вакытта хөрмәттә түгел иделәр. Аметханга милләтен үзгәртергә тәкъдим иттеләр, ул моннан баш тартты.

Аметханның җеназасында чыгыш ясаган аның дусты, танылган конструктор, Советлар берлеге каһарманы В.Илюшин:

– Минем дустым Амет һәлак булды. Ул ике тапкыр Советлар берлеге каһарманы. Тик шуны белегез: чынлыкта ул дүрт тапкыр Советлар берлеге каһарманы, ләкин аңа лаек булган бу исемне бирмәделәр, Амет - дәүләт премиясе лауреаты. Кызганычка каршы, ул лаек булган исемнәрне аңа бирмәделәр. Мин башка мондый очучыларны белмим.

Авиация маршалы А.Голованов:

-- Сугышның данлыклы очучысы, кырымтатар һәлак булды. Аның ватанында, Алупкада аңа исән чакта һәйкәл куелган иде. Беренче каһарман йолдызын аңа авыр бирделәр, икенчесен дә шулай. Ул үткәргән сынауларның һәрберсе өчен аерым каһарман исемен бирәләр иде. Ә аңа бирмиләр иде. Минем фикеремчә, безнең илдә икенче мондый очучы юк иде. Әлбәттә, Покрышкин да, минем аңа зур хөрмәтем булуга карамастан, башкалар да, Аметхан белән тиң була алмыйлар.

Аметхан Солтан (беренче рәттә сулдан 7нче басып тора) Мәскәүдә кырымтатарлар белән очрашуда. 1966
Аметхан Солтан (беренче рәттә сулдан 7нче басып тора) Мәскәүдә кырымтатарлар белән очрашуда. 1966

Шуны да әйтергә кирәк, Алупкада Аметханга куелган һәйкәлне дә башка шәһәрләрдә (Ростов, Ярославль) куярга тәкъдим итүчеләр булган. Чөнки Кырымнан сөрген ителгән кырымтатарлар ул вакытта совет пропагандасы буенча сатлыкҗаннар итеп игълан ителгән иде, Кырымда бу пропаганда дистә еллар алып барылды. Күрәсең, ике тапкыр Советлар берлеге каһарманы бюсты бу пропагандага туры килми иде, бу пропаганданы фаш итә иде. Ләкин ул вакыттагы кануннар буенча ике тапкыр каһарманнарның бюстлары аларның туган шәһәрләрендә куелуы шарт иде. Ләкин Кырым башкаласы Акмәчеттә мондый бюстка бүген дә урын да, акча да табылмый. Сәбәбе нәрсә дә? Янә Аметханның милләтендә түгелме икән?

Аметхан Солтан 1971елның 1 февралендә чираттагы очкычны сынаганда командасы белән очкычта шартлап һәлак була.

XS
SM
MD
LG