Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хыял булган Германиядә качакларны билгесезлек көтә


Германиянең кечкенә шәһәрләре качакларны урнаштыра алмый
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:56 0:00

Германиянең кечкенә шәһәрләрендә качакларны урнаштыру эше авыр бара. "Хәзерге заман" хәбәрчеләре качаклар үзәкләрендә булып кайтты.

Йөзләгән мең кеше быел Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка илләрендәге көч кулланулардан качып Европага килде. Күпчелеге төрле юллар белән Германиягә эләгергә тырышты. Бүгенге көндә алар тарату үзәкләрендә яши. Андый урыннарга журналистлар кертелми, моны качакларның иминлеге өчен дип аңлаталар. Эчкә бары тик ярдәм итүче волонтерлар гына керә ала. Хокук яклаучы Amnesty International оешмасы вәкилләре качакларга юридик һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтә.

"Безнең эшебез – сәяси сыену алырга өйрәтү. Аларны кире кайтарып җибәрмәсеннәр өчен документлар алырга ярдәм итү. Кайвакыт алар берничә көнлек эш таба. Качакларга волонтерлар булыша", диде халыкара хокук яклау оешмасы вәкиле Вернер Штейнметц.

Качаклар үзәгендәге кешеләр Германиядәге билгесезлекне үз өйләрендәге мәхшәргә караганда күпкә уңайрак дип күрә.

"Яхшы өйдә торабыз, безне саклыйлар, ашаталар", ди әфган качагы Мөхәммәд.

Сугышлар, ачлык һәм үз илләрендәге хакимияттән качучылар ничек тә булса Европа Берлегенә барып җитәргә тырыша. Күбесенең ахыргы максаты – юл буендагы Словения, Маҗарстан, Австрия дә түгел, ә Германия.

"Хәлебтән качтык, Сүриядән, һөҗүмнән. Качаклар без. Германиягә килдек һәм монда калачакбыз", диде Сүриядән качкан Сури.

Австрия белән чик буендагы кечкенә Пассау шәһәрендә хакимиятләр качакларны кабул итү план нигезендә бара, дип белдерде. Зур булмаган шәһәрләрнең моның кадәр кешеләрне урнаштыру мөмкинлеге юк.

"Хөкүмәт карарын көтәбез, качакларга Мюнхенга бару рөхсәтен. Мин күптән түгел Мюнхен мэры белән сөйләшкән идем, ул качакларны кабул итү мөмкинлеге бар, диде, беребез дә ни сәбәпле аларга Мюнхенга барырга ярамаганын аңламыйбыз", ди Пассау мэры Юрген Дюппер. Бавария көньяк Европадан Германиягә иң якын булганга, аларның күбесе нәкъ Бавария үзәкләрендә кала.

Хәзер Германия канцлеры Ангела Меркель өчен сәяси карьерасында иң авыр вакыт. Качаклар Германиягә килүләрен дәвам итә, бер ел эчендә килүчеләр 1.5 миллионга җитәр дип фаразлана. Канцлерга каршы көчләр "Меркель китәргә тиеш" дигән шигар белән берләшә. Алманнарның күпчелеге элеккегечә сугышлардан качучыларга ярдәм итәргә кирәк, дип саный, әмма "ләкин" дип әйтүчеләр дә күбәя.

XS
SM
MD
LG