Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алсу Хәсәнова исемендәге яшь журналистлар премиясе булдырыла


Әлеге бүләк һәр елны ике яшь, талантлы, татар телендә иҗат итүче журналистка тапшырылачак.

2016 елдан Алсу Хәсәнова исемендәге яшь журналистлар премиясе булдырыла. Бу тәкъдимне Татарстан журналистлар берлеге дә, «Татмедиа» оешмасы да хуплады, дип яза «Идел» журналы сәхифәсе. Узган атнаның җомгасында Татарстан журналистлар берлегенең президиум утырышында әлеге бүләкне булдыру мәсьәләсе иң беренче булып күтәрелгән.

“Алсу Хәсәнова бик талантлы журналист иде. Аның исемендәге премияне булдыру – хәзерге көндә бик әһәмиятле проект булачак. Чөнки бүгенге көндә милли матбугатта әзерлекле кадрлар җитмәү үзен бик нык сиздерә. Без бу идеяне хуплыйбыз”, — дигән журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова.

Әлеге бүләкнең төп максаты — язмалары аша бүгенге җәмгыяттәге четерекле проблемаларны чишә ала торган талантлы журналистларны барлау. Премия һәр елны ике яшь, талантлы, татар телендә иҗат итүче журналистка тапшырылачак.

"Ватаным Татарстан" газетасы хезмәткәре Алсу Хәсәнова яман шеше авыруыннан быелның 29 апрелендә вафат булды.

Алсу Татарстан һәм татар дөньясындагы укучыларга милли һәм мәдәни темаларга язган кызыклы язмалары, анда көнүзәк проблемаларны күтәрүе, һөнәри кыюлыгы белән танылды. Соңгы елларда Алсу Хәсәнова "Азатлык" белән дә тыгыз элемтәдә торды. Аның соңгы комментарларының берсе Төркиянең Русия Кырымда алып барган баскын сәясәтенә юл кую сәбәпләрен тикшерүгә багышланган иде. Узган елның ноябрь аенда ул үзе "Азатлык"та булып китте.

XS
SM
MD
LG