Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:24

Равил Гайнетдин: "Төркия белән уртак эшләребезне тилеләр генә начар итеп күрсәтә ала"


Мәскәүдә Җәмигъ мәчет ачылышында: Мәхмүт Аббас, Рәҗәп Тайип Эрдоган, Владимир Путин, Равил Гайнетдин. 23 сентябрь 2015

Мәскәүдә Җәмигъ мәчет ачылышында: Мәхмүт Аббас, Рәҗәп Тайип Эрдоган, Владимир Путин, Равил Гайнетдин. 23 сентябрь 2015

Русия белән Төркия арасын җайга салырга чакырган мөфти Равил Гайнетдин исеменә соңгы вакытта тәнкыйть сүзләре, "Төркия тарафдары" булуда гаепләүләр әйтелә. Без аның үзеннән шушы хәлләргә аңлатма бирүен сорадык.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин күптән түгел журналистлар белән очрашуда Русия белән Төркия арасындагы низагка карата фикерләрен әйтеп, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлау тәкъдиме белән чыккан иде. Кайберәүләргә аның фикерләре ошамаган һәм алар мөфтине тәнкыйтькә тотып, аңа ышанычсызлык белдерергә чакырды. Дөнья урыс халкы җыенының хокук яклау үзәге җитәкчесе Роман Силантьев Равил Гайнетдинне "Төркия тарафдары" дип атап, хакимият ягыннан да, дини оешмалар тарафыннан да аңа карата "ышаныч белдерү-белдермәү мәсьәләсе" куелырга тиеш дип белдерде. Без Равил Гайнетдиннән шушы хәлләргә аңлатма бирүен сорадык.

– Русия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр Русия мөселманнарын да, Русия җәмәгатьчелеген дә бүгенге көндә бик кызыксындыра. Мөселман, рухи, дини җитәкчеләрнең фикерләре ничек икән дигән сораулар белән бик күп матбугат чыганаклары мөрәҗәгать итә. Алардан качып булмый, аларның очрашу үтенечләренә каршы килмичә, килегез, чәй эчеп сөйләшербез дип бер төркем журналистларны кабул иткән идем. Бу сөйләшүләр вакытында һәрвакыттагыча үземнең фикеремне ачыктан әйттем. Минем беркайчан да, беркемнән дә үземнең фикерне яшергәнем булмады. Мин аны курыкмыйча әйтәм: минем читләтеп, урау юллардан йөргәнем юк, тоткан юлым тугры юл. Кемгәдер ул ошыймы, ошамыймы – аларга карамыйм. Алып бара торган сәясәтемне алып барам. Адым-адым уңышка ирешәм. Әлһәмдүлиллаһ, шул сәбәпледер, халкыбызның, милләтебезнең дин кардәшләребезнең мәхәббәтен яулыйм.

Мәскәүдә Җәмигъ мәчет ачылышында. 23 сентябрь 2015

Мәскәүдә Җәмигъ мәчет ачылышында. 23 сентябрь 2015

Дәүләт миңа ышаныч белдерә, дәүләт миңа мөрәҗәгать итә, кулдан килгәнчә ярдәм итүне сорый. Шул сәбәпле, тышкы эшләр министры миңа – бары тик миңа гына гарәп, мөселман илләре, иҗтимагый, дини халыкара ислам оешмалары белән вакыфлар, министрлыклар белән килешүләр, меморандумнарны Русия мөселманнары исеменнән имзаларга вәкаләт бирде. Шуның нәтиҗәсендә Марокко, Тунис, Әлҗәзәир, Күвәйт, Төркия, Кытай, Индонезия, Малайзия һәм башка илләр белән эш берлеге, уртак хезмәттәшлек, аңлашу килешүләрен Русия мөселманнары исеменнән имзалап, эш алып барабыз, хезмәттәшлек итәбез. Боларның барысы да Русия белән мөселман илләре арасында аңлашучанлык һәм бер-берсенә ышанычлык, бер-берсенә хөрмәт һәм дуслыкның артуына сәбәп булса иде дигән омтылыш йөзеннән башкарыла.

Шуның өчен Русия Федерациясе президенты тарафыннан мин рәхмәт сүзләре алганмын, халыклар арасында дуслыкны, милләтләр арасында тынычлыкны урнаштыруда керткән хезмәтем өчен дәүләтебезнең югары бүләкләре белән дә бүләкләндем. Бу шуны күрсәтә – димәк, безнең дәүләт җитәкчеләре ул теге исламофоблар кебек акылсыз кешеләр түгел, кемнең кем икәнлеген беләләр. Эт өрә торыр, бүре йөри торыр. Эшләгән кеше үзенең хезмәтен дәвам иттерә, этләр туктата алмый икәнлеккә бер мисал һәм дә дәлил булып тора.

– Төркия белән Русия арасындагы бүгенге киеренкелек алга таба нинди мөнәсәбәтләргә китереп җиткерер икән, ничек уйлыйсыз?

– Мин сәясәтче түгел. Мин сәясәт бакымыннан карап та әйтүче дә түгел. Ләкин мин гади мөселман буларак та, мөселманнарның рухи, дини җитәкчесе буларак та, үземнең сүземне әйтергә тиешле. Русия белән Төркия арасында тарихи вакыйгалар заманында күп булды. Йөзләрчә елларга сузылган мөнәсәбәтләребез бар. Анда өченче илләр тарафыннан бер-беребезне котыртып, хәтта Төркиянең Госманлы империясе дә, Русиянең империясе егылырлык сәбәпләргә китерүче вакыйгалар да булган. Боларны һичшиксез өченче көчләр кулланып, бер-беребезгә каршы сугыштырып та эшләнгән. Хәзерге вакытта да өченче көчләрнең барлыгын без онытмаска тиешле. Русия белән Төркия арасындагы соңгы елларда бик зур көч куелып элемтәләр, мөнәсәбәтләр ныгуын сукыр гына күрмәс иде дип әйтергә кирәк. Миллионлаган- миллионлаган Русия гражданнары Төркиядә үзенең сәләмәтлеген ныгыта, дистәләгән, меңнәрчә кеше Төркиядә фатирлар сатып алып күп кенә вакытлар анда үткәрә, өйләр сала. Уртак гаиләләр, уртак фирмалар төзелеп, эшләр бара.

​Дини, мәдәни, мәгариф ягыннан да соңгы елларда искиткеч нык элемтәләр артты һәм үсте. Ул элемтәләрне ниндидер исламофобларның әйтүләренә карап бер көндә кистек тә ташладык, без дошманнар дип әйтү мөмкин түгел. Шул сәбәпле без Русия президенты Владимир Путинның федераль җыенга соңгы мөрәҗәгатен игълан иткәндә әйткән сүзен исебездән чыгармаска тиешле. Президент әйтте: “Халык – башка, җитәкчеләр – башка, боларны аера белергә кирәк. Без халык белән беркайчан да дәүләт башында утырганнарны бергә куярга тиешле түгелбез. Дәүләт башындагылар сәясәтне алып баручылар, гади халык шул сәясәттән отышка ирешүчеләр, йә оттыручылар. Йә хәлләре яхшыра, йә хәлләре начарая. Шуңа күрә без моны бик яхшы аңларга тиешле”, дигән иде.

Җәмигъ мәчет гөмбәзе

Җәмигъ мәчет гөмбәзе

Инде мөхтәрәм Төркия президиенты Рәҗәп Эрдоган бәйнең Русиядә иң гүзәл, иң әһәмиятле, төп мәчетнең ачылышына ярдәм итүе – бу безнең тарихыбыз. Әле Рәҗәп Эрдоган премьер-министр иде, мин мәчетебезнең проектын күтәреп аңа бардым. "Без Русиянең баш мәчетен төзибез, безгә Төркия динияте эшләре, вакыфлары тарафыннан ярдәм күрсәтелсә иде. Безгә осталар, каллиграфлар, нәкышчылар, бизәүчеләр кирәк. Төркия ягыннан матди ярдәм күрсәтелсә дә бик шат булыр идек", дип мөрәҗәгать иттем. "Без дәүләт бюджетыннан да, шәһәр бюджетыннан да түгел, хәйриягә, сәдака акчаларына салабыз бу мәчетне", дидем. Рәхмәт Рәҗәп Эрдоганга. Ул "Русиядә шундый зур мәчет төзелгән вакытта без читтә кала алмыйбыз, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәчәкбез", дип вәгъдә итте һәм бу вәгъдәдә торды. Алар безгә 12 миллион долларлык бүләк эшләделәр. Безнең мәчетебезнең мөнбәр, михраб, көрсиен, Аллаһының 99 исеме язылган витраж тәрәзәләр, безнең керә торган парад ишекләребез, бөтен намазлыкларыбыз, мәчетнең һәр катындагы балконнар, мәрмәрләр – һәммәсе дә Төркия тарафыннан бүләк ителгән. Люстралар, яктырта торган җиһазлар, сантехника бизәкләүләр - алар тарафыннан бирелгән. Моны кем гаеп итә ала? Беркем дә гаеп итә алмый, минемчә.

– Ул җиһазлар ничек кайтарылды?

– Премьер-министр Дмитрий Медведев мәчеткә дип Төркиядән кайтарылган барлык җиһазларны таможнядан салым түләми алыр өчен аларны һуманитар ярдәм итеп күрсәтелергә тиешлеге турында махсус карар чыгарды. Шулай итеп, без аларны таможнядан да бушка, акча түләми алдык. Шуның аркасында Русия хөкүмәте Төркиядән керә торган җиһазларны һуманитар йөк итеп салымсыз кертергә ярдәм итте. Бу ике ил арасындагы, дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләрнең ул вакытта яхшы юнәлештә үскәнлеген күрсәтә торган бер дәлил иде. Шуның өчен бары тик тилеләр генә безнең уртак булган эшләребезгә күз йомарга, начар итеп күрсәтергә телиләр. Костромада, Читада, Чечняда һәм башка җирләрдә мәчетләр төзегәндә Төркия тарафыннан бүләкләр ясалган. Мәчетләр бизәүдә дә Төркия осталары килеп ярдәм күрсәтте. Бу Русия мөселманнарына, безнең мәчетләребезгә зарарлы эшме? Һичшиксез юк! Без моның белән горурланырга тиешле. Мөселманнар бер-берсенә каршы корал белән сугышмадылар, киресенчә, Аллаһ ризалыгы өчен мәчетләр матур булсын, гыйбадәт кыла торган урыннарыбыз барлыкка килсен, мәчетләр төзелсен дигән изге эшләрдә хезмәттәшлек булды. Моңар сөенергә генә кирәк.

– Путинга мөрәҗәгать язылды дигән идегез. Ул ни сәбәпле язылды? Соңгы вакыйгалар уңаеннанмы?

Мәскәүдә Җәмигъ мәчет ачылышында. 23 сентябрь 2015

Мәскәүдә Җәмигъ мәчет ачылышында. 23 сентябрь 2015

​– Әле 23 сентябрьдән – мәчет ачылганнан соң Русия президенты каршындагы дини оешмалар белән мөнәсәбәт шурасы утырышы үткәрелгән иде. Аны һәрвакытта Сергей Иванов (президент идарәсе башлыгы – ред.) уздыра. Мин бу шураның әгъзасы. Анда дин белән бәйле булган мөһим мәсьәләләр карала. Шунда мин үземнең чыгышымда мәчет ачылышында ярдәм күрсәткәннәре өчен президент аппаратына рәхмәтемне белдергән идем. "Безгә шушы тантаналарга чит ил кунаклары килүгә мөмкинлек ачканыгыз өчен рәхмәтемне җиткерәм. Әгәр дә мөселман дәүләтләре белән элемтәләрне ныгытуда, мөнәсәбәтләр урнаштыруда безнең ярдәм кирәк булса, без ул арадашчылыкка әзер. Шушы уңайдан соңгы вакыйгалар яктылыгында Төркия белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләрне якшыртуга минем өлешем кирәк булса, мөхтәрәм президент Эрдоган белән шәхси мөнәсәбәтләребез булганга күрә, минем мөмкинлекләрдән файдалана аласыз", дип чыгыш ясаган идем. Моның белән исламофоблар да танышкан. Бу инде 23 сентябрьдән соң әйтелгән сүз.

Ике ил арасындагы мөнәсәбәтне яхшыртуга мин өлеш кертә алам икән, үземнең мөмкинлекне мин бүген дә тәкъдим итәм. Мин беркемнән дә курыкмыйм, минем ул мөрәҗәгать безнең сәхифәләрдә куелган.

Мөхтәрәм президент Путинга бу авыр вазгыятьтә сәясәтчеләр, дипломатлар җиткерә алмаган сүзне мин мөселман кардәш буларак, дин кардәше буларак җиткерә алырмын дип уйлаган идем. Төркиядә яшәгән мөселман кардәшләремә ул сүзне җиткерерлек мөмкинлегем булганга күрә, мине сез файдалы диеп тапсагыз, ярдәмем тию мөмкин дип санасагыз – мин үз фикеремдә калам. Мин һәрвакыт үземнең Ватаныма, үземнең халкыма файдалы эшне эшләргә әзер дип җиткердем. Мин аны җиткерергә тиешле. Чөнки мин – дин кешесе. Дин кешеләре русча – миротворецлар. Икенче яктан, татарча әйткәндә без иминлеккә, ислам дине сәлам дине булганга күрә сәламгә чакырырга бурычлыбыз. Минем хакта исламофоблар, исламны күрә алмаучылар язалар икән, язсыннар, аларны халык бик яхшы белә, дәүләт башында утырганнар да белә. Алар миңа андыйларга игътибар итмәгез, диделәр. Миңа шунысы да җиткән.

– Лондонга җыенасыз дип ишетттем, нинди эшләр белән анда җыендыгыз?

– Ун ел рәттән инде бездә төрле илләрнең дин әһелләре катнашында Ислам форумы узып килә. Узган ел унынчы юбилей форумы булды. Мәскәүдә үткәрелде. Соңгы форумда киләсе очрашуларны һәр елны берәр илнең башкаласында уздырырга дигән карар кабул иткән идек. Менә быел ул форум Лондонда үтәргә тиешле. Шунда җыенам. Анда күп илләрдән, шул исәптән Европадан да дин әһелләре катнашырга тиешле. Бу 11нче форум, ә инде 12нче форумны Согуд Гарәбстаны үзендә уздырырга тәкъдим ясады. Ул Мәккә шәһәрендә үтәргә тиеш. Чөнки киләсе елда беренче халыкара Ислам конференциясе үткәрелүгә 90 ел тулу уңаеннан булачак ул форум. 13нче форум Иранда булыр дип көтелә. Без бик нык җаваплылык белән быелгы очрашуны Европада – Лондонда лаеклы дәрәҗәдә уздырырга тиешле. Русия мөселманнарының – Шиһабетдин Мәрҗәни, Риза Фәхретдин, Муса Бигиев, Галимҗан Баруди, Исмаил Гаспралы шикелле галимнәребезнең алдынгы фикерләре алар элеккеге гасырларда гына түгел, бүген дә актуаль. Без аларны Европада гына түгел, бөтен дөньяга танытырга тиешбез.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG