Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Мөхлисә Буби бүләге тапшырылды


"Милләт аналары" корылтаенда (intertat.ru фотосы)
"Милләт аналары" корылтаенда (intertat.ru фотосы)

Казанда "Милләт аналары" исемле абыстайлар корылтае узды.

Казанда 10 декабрь "Милләт аналары" корылтае узды. Форум "Мөслимә” җәмгыятенең 20 еллыгы, беренче кызлар гимназиясен ачкан Фатиха Аитова тууына 150 ел, Русиядә беренче хатын-кыз казый Мөхлисә Буби тууына 145 ел тулуга багышланды. Корылтайда мөселман татар хатын-кызлары хәрәкәтенең иң эшчән вәкилләренә казыя Мөхлисә Буби исемендәге премия тапшырылды.

Беренче тапкыр тапшырылган бу бүләккә Рәшидә абыстай Исхакый, Татарстанның атказанган укытучысы Мәдинә Әбделганиева һәм "Мөслимә" җәмгыяте җитәкчесе Әлмирә Әдиятуллина лаек дип табылды.

50ләп күренекле ханымга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ренат Закировның, "Ярдәм" милли хәйрия фонды һәм "Мөслимә" җәмгыятенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында журналистлар, язучылар һәм абыстайлар бар.

XS
SM
MD
LG