Accessibility links

Кайнар хәбәр

2016 ел Татарстанда "Идел һәм Чулман буйлары", Башкортстанда "Хезмәт кешесе" елы шигаре астында үтәчәк


Татарстанда "Парклар һәм скверлар" елында балалар мәйданчыклары ачылды
Татарстанда "Парклар һәм скверлар" елында балалар мәйданчыклары ачылды

2016 ел Русиядә Греция, Грециядә Русия елы дип игълан ителгән. Русиядә шулай ук "Кино елы" булачак. Татарстан белән Башкортстан игътибар итәсе үз өлкәләрен билгеләгән.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов фәрманы нигезендә 2016 ел республикада "Идел һәм Чулман су буйлары" елы буларак үтәчәк. Аның максаты - елга буйларын төзекләндерү, аларны максатчан куллану, канунсыз төзелешләрне юк итү. Миңнеханов су буйларын халыкның ял итү урыны итәргә кушты. Республикада яшәүчеләр һәм кунаклар өчен ясалачак бу уңайлыклар узган 2015 елда игълан ителгән "Парклар һәм скверлар" елының дәвамы булачак.

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов 2016 елны республикада "Хезмәт кешесе" елы дип игълан итте. Хәзәрдән үк эшче һөнәр ияләренең җитмәве сәбәпле, президент быел шундый һөнәрләрне өйрәнү, җәмәгатьчелектә андый һөнәрләр белән кызыксынуны арттыру, эшчеләрнең хезмәт шартларын яхшыртуга игътибарны җәлеп итмәкче.

2016 ел Русиядә Греция, Грециядә Русия елы дип игълан ителгән. Бу турыда карар ике ел элек кабул ителгән иде, әмма Грециядәге икътисади кризис сәбәпле чаралар кичектерелде. Ике ил арасындагы икътисади һәм мәдәни элемтеләрне ныгыту өчен сәнгать, спорт, мәдәният һәм телләр өйрәнү өлкәләрендә төрле уртак чаралар каралган. Грециянең кайбер гимназияләрендә урыс теле укытылачак. Греция Русиядән туристлар китерү белән дә кызыксына, быел ике ил арасында туры очышлар арттырылырга мөмкин.

БМО Генераль ассамблеясы карары белән 2016 ел "Кузаклылар" елы дип игълан ителгән. Максат - витаминнар һәм минералларга бай борчак, ясмык һәм ногыт борчагының кеше сәламәтлегенә файдасына игътибарны җәлеп итү. Быел бу төр ашамлыкларның шикәр авыруы, яман шеш, йөрәк чире белән авыручылар, артык таза кешеләр өчен аеруча кирәкле булуына игътибар итү, борчак үстерүчеләргә һәм сатучыларга ярдәм кебек чаралар каралган.

Европа илләрендә 2016 ел "Хатын-кызларга көч куллануга каршы көрәш" елы дип игълан ителгән. Рим папасы Франциск 2016ны "Шәфкатьлелек елы" дип игълан итте.

XS
SM
MD
LG