Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:15

"Татар милли хәрәкәте оппозициядә була алмый"


5 гыйнвар Чаллыда Кама аръягының БТИҮ бүлекләре вәкилләре, җитәкчеләре катнашында утырыш узды. Утырышта февраль аенда зур җыен җыярга карар ителде. Айдар Хәлим иҗаты Тукай бүләгенә лаек дигән фикерләр хупланды. "Рәфис Кашапов – милләт каһарманы" бәйгесе башлануы турында хәбәр ителде.

Утырышның максаты, алдан хәбәр ителгәнчә, Чаллы ТИҮе идарәсен һәм рәис урынбасарларын яки рәистәшләрен билгеләү иде. Кайбер сәбәпләр аркасында көн тәртибендә торган әлеге мәсьәләләр кичектерелде. Яңартылган көн тәртибен БТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев бәян итте һәм беренче сүзне Түбән Кама ТИҮ рәистәше, Татарстан Аксакаллар шурасы рәисе Раиф Галиевка бирде.

“Без бүгенге милли хәрәкәтне күпме генә алга әйдәсәк тә, файда әллә ни булмаска да мөмкин. Чөнки бүгенге милли хәрәкәткә йөрүчеләр инде шактый картайдылар. Менә Алабугадан, Түбән Камадан, Чаллыдан, Казаннан булганнар да – барыбыз да олыгайдык. 90нчы елларда да шушы ук кешеләр иде, хәзер дә.

Миндә шундый тәкъдим бар: биредә Чаллы ТИҮнең идарәсен оештырырга яки яңартырга. Бу – бер яки ике генә кеше эшли торган урын түгел. Монда исемнәре әйтелгән активистларны да идарәгә кертик. Алга таба Зур халык җыены, бәлки Чаллы яки Кама аръягы ТИҮләре конференциясе уздыру кирәктер. Яңарту мәсьәләләре дә шунда каралыр иде. Аңа күңелләрен уятып, татар җитәкчеләрен дә җәлеп итү зарур.

Раиф Галиев

Раиф Галиев

Без мондый җыелышларда күпме генә тыпырчынсак та, яшьләребез ни татарчасын, ни бисмиллаларын белмиләр. Татар яшьләре бүген татар теленә мохтаҗ түгел. Татар теле үлеп бара. Бу проблемны без дәүләт дәрәҗәсендә кузгата алмасак, шушылай әби-бабайлар гына җыелып берни эшли алмыйбыз. Дәүләт структураларында булган мәдәният, балалар бакчалары, мәгариф идарәләре җитәкчеләре белән эшли алырлык кешеләребезне булдырыйк. Ә булачак халык җыенын бу бүлмәдә түгел, зурлап, башка бер бинада уздыру турында уйларга кирәк”, диде Раиф Галиев.

Аның чыгышыннан соң Чаллы ТИҮ ветераны Наилә Фазлыева сүз алды.

Каюм хәзрәт

Каюм хәзрәт

“Чыннан да, безнең яшьләребез юк. Хакимият тә, чиновниклар да татар халкы мәнфәгатьләрен яклый алмый. Татар театры буларак 1995 елларда салына башлаган бинаны бозып, аның урынына торак йорт салып куйдылар. Моны бит үзебезнең татарлар эшләде. Шундый башбаштаклыклар буенча без хакимияткә керергә тиеш. Без монда төп халык һәм татар халкы булып калырга тиеш тә. Ачуланышып, бәхәсләшеп булса да тегесен дә, бусын да эшләргә тиешбез.

Урам җыеннарына да чыгу кирәк. Яшьләргә дә мөрәҗәгать итүләр комачауламас. Еллык җыен өчен бу бүлмә әлбәттә кечкенә. Зур җыенда зурлап сөйләшү, фикерләшү өчен, ТИҮ җитәкчеләрен күрсәтү өчен лаеклы бина табарга да кирәк. Татарлар бит тагын коллык юлында. Монда системада эшләгән үзебезнең татар татарны кол итә. (Бу урында Зиннур Әһлиуллин “системада татарлар түгел, чиновниклар утыра” дигән фикерен өстәде).

Зиннур Әһлиуллин

Зиннур Әһлиуллин

Без чиновникларны җиңәр өчен нәрсә эшләргә тиеш? Аның програмын булдырырга тиешбез. Мин үзем “Русия коммунистлары” фиркасе чараларында да катнашам. Табибка аткан Мисбах бабай хакында да безнең беренче сәркатип Татьяна Гурьева: “Это вынужденный выстрел”, дип бәяләде. Безгә системага каршы бару өчен бергәләп көрәшергә кирәк”, дип белдерде Наилә Фазлыева.

Кәшиф Гатин

Кәшиф Гатин

БТИҮ президиумы әгъзасы, Казаннан Кәшиф Гатин: "Без үз җиребездә идән асларында эшләргә тиеш түгел. Без җинаятьчеләр мени? Халыкара документларга нигезләнеп, татар һәм башка халыкларның хокукларын тормышка ашыру өстендә эшләргә тиешбез. Мин шуны да күзәтәм, “без – оппозиция”, диючеләр дә бар. Ул сүзне ташлагыз. Инде күрдегез, без оппозициядә эшли алмыйбыз. Безгә административ ресурсларны файдаланып эш йөртергә кирәк. Безнең оппозиция булырга, идән астында эшләргә хакыбыз юк. Аеруча бүгенге шартларда", дигән сүзләрен ассызыклап китте.

Тәлгат Мөхәммәтшин

Тәлгат Мөхәммәтшин

Алабуга ТИҮе аксакалы Тәлгат Мөхәммәтшин сүз алды һәм: “Бүген коммунистлар гына хакимияткә беркадәр оппозиция була ала. Безнең үзебезнең республика, үзебезнең президент бар. Шуңа бу сүзне безгә кулланмаска кирәк. Хәзер яңа шартларда яңача хәрәкәт итәргә өйрәнергә вакыт”, дигән фикерен җиткерде.

"Айдар Хәлимгә – Тукай премиясе"

“Язучы Айдар Хәлим иҗатын зурдан бәяләргә вакыт җитте. Аның хезмәтләре инде күптән Тукай премиясенә лаек. Шушы юнәлештә эшләүчеләргә Айдар Хәлим иҗатына игътибар биреп, аны Тукай бүләгенә тәкъдим итәсе иде”, дигән теләкне БТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев белдерде. Әлеге теләк-тәкъдим утырышта катнашучылар тарафыннан бер каршылыксыз, алкышлар белән каршы алынды. Фәрит әфәнде шулай ук Русиядә урысча гына укытуны максат итеп куйган канун өлгесен Дума каравына кертергә җыенуларын, шушы күренешкә Татарстан халкының иҗтимагый фикерләрен тудыру зарурлыгын да искәртте.

Айдар Хәлим (с), Гамил Камалетдинов (уртада), Фәрит Зәкиев

Айдар Хәлим (с), Гамил Камалетдинов (уртада), Фәрит Зәкиев

Утырышта Чаллы ТИҮ рәисе ярдәмчеләре күрсәтелер һәм сайланыр дип фаразланса да, бу гамәлне февраль аеның беренче шимбәсенә билгеләнгән җыен карамагына калдырдылар. Әлегә җиде кеше тарафыннан оештыру комитеты төзелде. Алар арасында Чаллы ТИҮ рәисе урынбасары Гамил Камалетдинов, язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим, милли хәрәкәт активисты Фәнис Гыйләҗев һәм башкалар бар.

“Рәфис Кашапов – милләт каһарманы” бәйгесе

Утырышның көн тәртибенә хәзерге вакытта төрмәдә утыручы Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашаповның эшчәнлеге уңаеннан бәйге уздыру чарасы турында да әйтелде. “Рәфис Кашапов – милләт каһарманы” дип исемләнгән әлеге бәйге шартлары хакында БТИҮ президиумы әгъзасы Ринат Нургали җиткерде. Катнашкан халык бәйге уздыруны хуплады. Урыннардан мондый өстәмәләр дә әйтелде: “Рәфис Кашапов сәяси эзәрлекләү тоткыны, “намус тоткыны” да. Шуңа аны Андрей Сахаров исемендәге бүләккә тәкъдим итү дә урынлы булыр иде”.

Ринат Нургали бәйге шартларын җиткерә

Ринат Нургали бәйге шартларын җиткерә

Бәйге шартларында әйтелгәнчә, анда язучы, тарихчы, Рәфис Кашапов эшчәнлегенә бәя бирүче һәркем катнаша ала. Язмаларда бүгенге Русиядә кеше хокуклары ничек яклануы һәм кеше ничек бозылуы хакында да тәфсилләп сөйләргә мөмкин. Язма эшләр татар һәм урыс телләрендә шигырь, җыр, поэма, проза, хикәя һәм башка жанрларда, реферат буларак та кабул ителә. Язмалар 2016 елның 5 декабренә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләр 2016 елның 25 декабрендә билгеләнәчәк. Аларга өчтән алып ун мең сумга кадәр бүләкләр дә каралган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG