Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әстерхан думасы Мәскәү вакытытыннан китү өчен тавыш бирде


Әстерхан өлкә Думасы депутатлары Әстерханнең 27 марттан Мәскәү вакытыннан бүтән сәгать поясына күчерү турындагы канунны өченче укылышта кабул итте.

Әстерхан Мәскәү вакытыннан бер сәгать алга күчүне сайлады. Өлкә Думасы депутатлары бүтән сәгать поясына күчерү турындагы канунны өченче укылышта кабул итте. Канунда язылганча, сәгать 2016 елның 27 мартында, төнге 2дә күчәчәк.

Әстерханлылар үз вакытларына күчү теләген кышкы һәм җәйге вакытларны
гамәлдән чыгарып, сәгать телләрен күчергәннән соң белдергәннәр. Шул
кагыйдә белән яшәгәндә Әстерхан төбәгендә кичке сәгать биштә үк төн
караңгылыгы төшә иде. Ватандашлар теләгенә өлкә думасы депутаты
Александр Башкин да кушылды. Аның тырышлыгы белән Дәүләт Думасы
нәтиҗәдә әстерханлыларның үтенеченә колак салды.

Казанда киресенчә, Татарстан вакытын Мәскәүдән бер сәгатькә алга
күчерүне депутатлар һәм белгечләр хупламады – Татарстанны Мәскәү
вакытында калдырдылар.

Мәскәү вакыты белән яшәгән Татарстанда вакытны бер сәгатькә алга
күчерү тәкъдиме белән бер төркем активистлар, шул санда "Аурупалы
Татарстан" блогы чыккан иде. Интернетта имзалар җыелып парламентка
тапшырылды. Татарстан парламенты комитетындагы утырышта катнашканнарның барысы да диярлек Мәскәү вакытын калдыру өчен тавыш бирде.

Хәзерге вакытта Русиядә 11 вакыт зонасы бар. Мәскәүдән бер сәгатьлек
аерма белән әлегә өч кенә төбәк яши: Калининград өлкәсе (бер сәгать
артта) һәм Удмуртия белән Самар өлкәсе (бер сәгать алда).

XS
SM
MD
LG