Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдәге татар мәктәбенең үз балалар бакчасы булачак


Мәскәүнең Муса Җәлил исемен йөрткән татар мәктәбе директоры Лемма Гирфанова
Мәскәүнең Муса Җәлил исемен йөрткән татар мәктәбе директоры Лемма Гирфанова

Мәскәүнең Муса Җәлил исемен йөрткән татар мәктәбе туган телләргә булган авыр вазгыятьтә үз кыйбласын саклап кала алды. Киләчәктә мәктәп янында балалар бакчасы да ачылачак. Бу көннәрдә мәктәп шагыйрьнең юбилей чараларына әзерлек эшләре белән мәшгуль.

Мәскәүнең татар этномәдәни юнәлешендә укыта торган 1186 мәктәбе оптимизация дип аталган мәктәпләрне бер-берсенә кушу програмы барган вакытта үз кыйбласын саклап кала алды, башка мәктәпләр белән кушылмады. Бүгенге көндә этномәдәни юнәлештә эшләүче төрле телләр белән бәйләнгән байтак кына мәктәпләр, балалар бакчалары да бу статусны югалттылар. Мәскәүдә бу мәктәп татар мәктәбе дип йөртелсә дә, анда укучыларның бары 40%ы гына татарлар, калганнары башка милләт балалары. Ләкин татар теле атнасына ике сәгать әле укытыла.

Без мәктәп директоры Лемма ханым Гирфанова белән очрашып, бүгенге көндә Русиядә туган телләргә булган мөнәсәбәтләр үзгәреп торган заманда мәктәп ничек яши дигән сораулар белән беррәттән башка төрле сораулар белән дә мөрәҗәгать иттек.

– Без этномәдәни юнәлешендә эшләүче мәктәп буларарак, үз статусыбызны саклап кала алдык. Әле безгә тимиләр. Татар теле дә атнага ике мәртәбә керә.

– Атнага ике сәгать кенә аз түгелме?

Мәктәп бинасы
Мәктәп бинасы

– Ул програм буенча шулай каралган. Ләкин безнең бит туган телне өйрәнү дәресләр белән генә тәмамланмый. Бездә төрле түгәрәкләр дә эшләп килә. Әдәбият түгәрәге дә бар, җыр дәресләрендә татарча җырлар өйрәнәләр. Татарча бию түгәрәге дә эшли. Безнең мәктәпнең үз музее да бар. Муса Җәлилгә багышланган музейдан башка татар халкының көнкүрешенә багышланган музей да бар. Анда без татар халык әкиятләреннән татар телендә спектакльләр куябыз. Рус балалары да татар телендә сөйлиләр, ул спектакльләрдә катнашалар.

– Барлыгы күпме бала укый сезнең мәктәптә?

– Мәктәптә барлыгы 459 бала укый. Бер яктан безнең үзебезгә генә тормышны алып бару авырга да килә. Чөнки хәзер бит мәктәпләрдә укытучыларга түләү балалар саныннан исәпләнә. Кайбер мәктәпләрдә меңәр ярым бала укый. Аларның акчалары да күбрәк. Шул ук вакытта безнең мәктәптә дә укытучыларга уртача алганда 60-65 мең түләнергә тиеш. Шул сумма чыксын өчен кайбер укытучыларны да кыскартырга мәҗбүр булдык.

– Сезнең мәктәп карамагына балалар бакчасы да бирәләр икән. Шул хакта да аңлатма бирегез әле.

Мәктәп диреторы Лемма Гирфанова
Мәктәп диреторы Лемма Гирфанова

– Әйе, ул дөрес хәбәр. Безгә ул балалар бакчасы бик кирәк иде. Чөнки ул безнең карамакта булгач, ул бакча баштан ук этномәдәни юнәлештә эшләүче бакча булачак. Һәм безнең мәктәпкә инде азмы күпме телгә өйрәнә башлаган, милли тәрбия алган балалар киләчәк. Ул болай гына бирелмәде. “Мортон” дип атлаган төзелеш фирмасы безнең янда гына балалар бакчасы төзи башлады, шул бакчаны алыр өчен мәктәпләр арасында бәйге игълан ителгән дип безгә мәгариф департаментыннан әйттеләр. Без ул балалар бакчасын үзебезнеке итәр өчен күп кенә хезмәтләр язып, аны департамент алдында якладык һәм җиңеп чыктык, Аллага шөкер! Шулай итеп, анда тәрбияләнгән 150 бала турыдан-туры безнең мәктәпкә киләчәк. Хәзер балаларны мәктәпкә җыю да кыенлашты. Шунысын да әйтергә кирәк, бездә укыган балалар барысы да югары уку йортларына керәләр, югары баллар җыялар. Ләкин сан ягыннан аз булу сәбәпле безнең процент аз булып күренә.

– Дәүләт думасында бердәм дәүләт имтиханын бетерү турында канун әзерләнә дигән хәбәр бар. Ничек уйлыйсыз, ул имтиханы кирәкме, әллә искечә булганда яхшырак идеме?

– Минемчә, бердәм дәүләт имтиханының уңайлы яклары күбрәк. Бу имтихан чын дәрәҗәсендә укучының белемен бәяли торган имтихан. Монда инде шпаргалка фәләннәр булмый. Шунысы да бар югары баллар җыйган укучы үзенең документларын берничә югары уку йортына бирә ала. Аның да сайлау мөмкинлеге бар. Шулай ук шәһәрләрдә генә түгел башка төбәк балалары да теләсә нинди уку йортларына керү мөмкинлеге ала ул имтиханнан соң. Белмим, ул яңа канун узармы-юкмы, аны ЛДПР партиясе керткән дип әйтәләр. Минем карашка бу имтихан балалар өчен уңайлы дип уйлыйм.

– Лемма ханым, сезнең мәктәп Муса Җәлил исемен йөртә. Быел аның юбилей елы. Нинди чаралар әзерлисез?

– Мәктәбебез Муса Җәлил исемен йөртә. Без һәр елны аның туган көнендә төрле чаралар уздырып киләбез. Быел бишенче тапкыр инде “Гасырларда калырлык батырлык” дип аталган бәйге узачак. Башта без аны мәктәп өчен генә уздырган идек. Анда балалар Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйлиләр, аның сүзләренә язылган җырларны җырлыйлар, Муса Жәлилгә багышлап фәнни эшләр язалар. Бу бәйгене билгеләр өчен махсус комиссия эшли мәктәптә. Без урыннар билгеләп, җиңүчеләргә бүләкләр бирәбез. Аннан соң бу бәйге безнең округ мәктәпләрендә уза башлады, инде шәһәр күләмендә уздырдык былтыр.

Җәлил музеенда
Җәлил музеенда

Быел бу бәйгегә Русиянең күп кенә төбәкләреннән дә кушылдылар. Без бәйгедә катнашырга теләкләрен белдергән күп төрле төбәкләрдән, шул исәптән Оренбур, Төмән, Сарытау,Түбән Новгород, Татарстан районнарыннан да хатлар алдык. Оренбурның берничә районыннан килде хатлар. Татар мәктәпләреннән генә түгел, рус мәктәпләреннән дә алдык теләк белдергән хатларны. Әлбәттә, безгә бу эшләрдә Татарстанның мәгариф министрлыгы да ярдәм итә. Бәйгедә катнашучылар шигырь, проза, фәнни тикшерү эшләре һәм башка иҗади эзләнүләре белән катнашалар.

Җәлил музеенда
Җәлил музеенда

Бу чара өчен Мәскәүнең мәгариф департаменты ярты миллион акча да бүлеп бирде. Бәйгедә җиңүчеләрне Мәскәүгә, бу чараның гала концертына чакырачакбыз. Шул ук вакытта бу чараның кирәклеген аңламаган Мәскәү мәктәпләрен җитәкләүче директорлар да бар. Мәсәлән, безнең Люблино районындагы бер мәктәп директоры “нигә әле без катнашырга тиеш, ул Муса Җәлил Люблино районы өчен нәрсә эшләгән соң?” дип белдергән. Андыйлар катнашмый инде. Шул ук вакытта тагы бер очракны искә төшерәсем килә. Мәскәүнең Муса Җәлил урамы янында шагыйрьнең һәйкәле ачылганнан бирле ел саен аның һәйкәленә чәчәкләр салабыз. Берничә ел элек шул тирәдә яшәүче бер апа оныгын алып килеп, аңа Муса Җәлилнең шигырен сөйләргә рөхсәт бирүләрен үтенгән иде. Ул әлбәттә рус телендә сөйләде. "Быел без Муса Җәлилнең шигырен татар телендә сөйләячәкбез, катнашырга рөхсәт итегез әле", дип хәбәр итте ул апа. Бу бит инде татар халкына, татар теленә дә хөрмәтне күрсәтә!

Бу чарадан башка тагы конференция дә узарга тиеш. Ул шушы бәйге белән бергә алып барыла. Безнең мәктәптә Каюм Насыйри институты да ачылды бит. Шушы уңайдан Казан федераль университеты безгә телекүпер алып бару мөмкинлеге булган җиһазлар да куйды. Шагыйрьнең юбилее алдыннан 12 февральдә без шул җиһаз ярдәмендә Казан Федераль университеты, Муса Җәлилнең музей-фатиры һәм скайп аша Мәскәүнең Муса Җәлил урамындагы китапханә белән телекүпер ясап элемтәгә чыгачакбыз һәм шагыйрьнең шигырьләрен укыячакбыз.

Мәктәп кубоклары
Мәктәп кубоклары

Тагын мәктәптә юбилейга багышланган көрәш турниры да узачак. Безнең мәктәп күп тапкыр җиңүче булды, безнең кубокларыбыз да бик күп.

Әлбәттә, 15 февральдә мәктәп ишегалдындагы һәйкәлгә дә, вәкаләтле вәкиллек белән берлектә шагыйрь исемен йөрткән урам янында һәйкәлгә дә чәчәкләр салу тантанасында катнашачакбыз.

– Быел бит әле бөек шагыйребез Габдулла Тукайның да юбилее. Ул да читтә калмый торгандыр?

– Тукай шигырьләрен ел әйләнәсендә өйрәнәбез. Ул дата бер елны да төшеп калганы юк. Быел Мәскәүнең татар балалары иҗатына багышланган “Энҗе бөртекләре” фестивале дә узачак. Без шуңа да әзерләнәбез. Шулай итеп, мәктәптә укыту эшләреннән башка иҗади эшләр дә бик күп, укытучылар гына чыдасын инде.

Без үзебезнең йөзебезне сакларга тиеш. Бүгенге көндә безнең мәктәпне хөрмәт итәләр. Эшләребезгә уңай бәя алабыз. Моны бит татар халкына булган хөрмәт дип тә аңларга кирәк. Шуңа күрә без бу хөрмәтне югалтмаска, эшебездә сынатмаска тырышабыз.

XS
SM
MD
LG