Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:01

14 февраль көнне Уфада Чәкчәк бәйрәме оештырылды. Шушы уңайдан дөнья рекорды кую һәм Гиннесс рекордлар китабына керү максатында 1143 килолы чәкчәк пешерелде.

Казанның 1000 еллыгына пешерелгән һәм дөньядагы иң зур чәкчәк исемен алып Гиннесс рекордлар китабында теркәлгән мең килолы милли ризыкны Башкортстанда да әзерләргә булдылар. Һәм, әлбәттә инде һәрвакыттагыча Казанны уздырырга дигән бурыч куелды. Чәкчәкне берничә көн алдан ук пешерә башлаганнар. Ул җиде өлештән тора. Моны башкорт халкының символы булган курай чәчәге таҗларына охшатып эшләү белән бәйләр аңлаттылар.

Әлеге бәйрәм беренче тапкыр оештырыла. Һәм аны киләсе елларда даими төстә үткәрәчәкләре хакында әйтелде. Ә быелгы бәйрәмне Уфада 13 февраль көнне тантаналы ачылган XI кышкы спартакиадага туры китерделәр. Әлеге ярышларны “Газпром” компаниясе оештырды. Анда Русиянең күп төбәкләреннән, шулай ук Әрмәнстан белән Беларус спортчылар катнашты.

Чәкчәк бәйрәмен Уфаның Кунаксарай сәүдә-ял итүүзәге каршындагы мәйданда оештырдылар. Биредә махсус төзелгән сәхнәдә төштән соң республика сәнгать осталарының чыгышлары башланып китте. Кышкы сабантуй дигән исем астында кайбер бәйгеләр дә уздырыла.

Кичке якта бирегә меңнәрчә кеше җыелды. Тантананың иң күңелле өлеше, ягъни иң зур чәкчәкнең ничә килолы булуын игълан итү кичке сигезенче яртыга тәгаенләнгән иде. Чәкчәкнең соңгы, рекордлы килоларын урнаштыру Уфа хакимияте җитәкчеләренә һәм күренекле спортчыларга ышанып тапшырыла. Бу тантанада республика башлыгы Рөстәм Хәмитовның җәмәгате Гөлшат ханым да катнаша. Һәм менә тантаналы мизгелләр. Чәкчәкнең авырлыгы 1143 ярым килога җитүе хакында белдерелә. Ә аннан соң бирегә килүчеләрнең һәммәсе чәкчәктән авыз итә алды. Аны өйләренә күчтәнәч итеп алып кайту өчен төреп тә бирделәр.

Әлеге бәйрәмне алып баручылар чәкчәкне башкорт милли ризыгы дип күп тапкырлар тәкрарлады. Гәрчә белгечләр, тарихчылар традицион чәкчәкнең башкорт халкы ризыгы булмавын әйтә килә. Әлбәттә, Башкортстанда чәкчәк исемен дә йөртүче бавырсак пешерү электән үк килә. Әмма ул эре кисәкләр итеп пешерелә. Ничек кенә булмасын, чәкчәк соңгы вакытларда ике халыкның да милли ризыгы буларак танылды. Традицион чәкчәкне хәзер Татарстаннан Башкортстандагы сәүдә үзәкләренә дә күпләп китерәләр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG