Accessibility links

Кайнар хәбәр

ATR һәм "Милләт" каналлары кырымтатар теле турында капма-каршы фикердә


ATR студиясе
ATR студиясе

21 февраль – Ана теле көнендә кырымтатар теленә багышланган телемарафоннар ике кырымтатар каналында да узды. Кырымтатар теленең Кырымдагы хәле ике каналда капма-каршы сурәтләнде.

“Милләт” дәүләт телеканалында иртән сәгать 10да башланган марафон кичке 5кә хәтле дәвам итсә, ATR бәйсез телеканалы исә марафон барышында башка программнарны да күрсәтеп торды.

Моңа тапшыруларын Киевтан алып барырга мәҗбүр булган ATR бәйсез кырымтатар телеканалының Кырымнан “Ана теле - Ватан теле” исемле марафонда катнашучыларны чакырудан мәхрүм булуы сәбәп булса кирәк. Шулай да ATR алар белән телефон аша элемтәгә кереп Кырымнан да тавышларны, фикерләрне ишеттерергә, Кырымнан Киевка, Украина шәһәрләренә күченергә мәҗбүр булган кырымтатарларны да студиягә чакырды. Алар арасында Русия кануннары нигезендә теркелә алмаган Бакчасарай укытучылар оешмасы рәисәсе Диләрә Сеитвелиева: "Без бу дәүләтне танымыйбыз, ләкин кырымтатар телен яшәтү, милли сыйныфларны ачу өчен тырышырга тиешбез. Нинди генә дәүләт Кырымга килмәсен, без үзебез безгә кирәкле эшләрне, Украина биргән акчаларга проектларны башкарырга тиешбез", диде.

ATRда танылган җырчы, Евровидение бәйгесендә Украинаны вәкиллек итәчәк Җамала чыгыш ясап кырымтатарларны түземле булырга, уйлап эш итәргә чакырды.

Кырымда чыгучы көндәлек кырымтатар матбугатының торышы, аның иреге кысылганы хакында телеканал караучылары арасында “Русия аннексиясеннән соң Кырымда кырымтатарларның ана теле хокуклары бозыламы?” дигән интерактив сорау да оештырды. Шулай итеп кырымтатар туган теленә багышланган телемарафон традициясен башлап җибәргән, хәзер мәҗбүри моһаҗир булган ATR телеканалы бу эшне Киевтан быел да дәвам итте.

"Милләт" телевиденисе
"Милләт" телевиденисе

“Милләт” телеканалы исә туган телгә багышланган телемарафонны беренче тапкыр оештырды. Монда журналистлар Кырымдагы милли мәктәпләр, анда укучылар, мәдрәсә укытучылары турында сюжетлар күрсәтте, студиягә кырымтатар җәмәгатьчелеге вәкилләрен, язучыларны, җырчыларны чакырды.

ATR кырымтатар телеканалын Роскомнадзор тәркәүдән уздырмау сәбәпле ул Кырымда эшчәнлеген туктатканнан соң, шул ук 2015 елда Мәскәүнең Кырымдагы курчак хакимияте “Милләт” исемле каналны ачкан иде. Бу канал ATR телеканалына альтернатива булыр, хакимиятнең сәясетен кырымтатарлар арасында җәелдерер дип көтелгәне, пропаганда максаты белән төзелгәне беркемгә дә сер түгел.
Бу каналда эфирга чыгудан баш тартканнар да шактый. Болай итеп алар үзенчә Кырымда кырымтатарларга ясалган эзәрлекләүләргә, тентүләргә, кулга алуларга протест белдерә дияргә мөмкин, чөнки “Милләт” каналы бу чынбарлыкны яктыртмый. Бу каналны күпме кеше карый дигән сорау да ачык кала.

Шуны да әйтергә кирәк – Кырымда яшәгән кырымтатарлар тора-бара ATRда чыгыш ясаудан да баш тартырга мәҗбүр булалар, чөнки монда чыгыш ясаучыларны хакимияттә утырганнар “дошман каналында” чыгыш ясаучы дип билгелиләр. Бу кешелергә ниндидер негатив караш тудырыла, алар дәүләт эшендә эшләсәләр, аларга турыдан-туры күзгә күренмәгән басым ясала, алар ышанычсыз кешеләр исемлегенә кертеләләр дияргә мөмкин.

Шулай итеп Ана теленә багышлап ике телеканалда бер үк вакытта, бер үк көндә барган ике телемарафон да бер-берсенә сәяси көндәш кебек күренде, кырымтатарлар арасында кемнең кайсы якта булуын күрсәтеп торды дияргә мөмкин.

Шулай да хакимият яклы “Милләт” телеканалы ATRның инде ничә елдан бирле уздыра килгән “Ана теле-Ватан теле” проектын тулысынча кабатлады, аның интеллектуаль милкен үзләштерде дияргә мөмкин.

XS
SM
MD
LG