Accessibility links

Кайнар хәбәр

23 февраль – чечен һәм ингушларның матәм көне


Казанда чечен һәм ингуш депортациясен искә алу пикеты. 23 февраль, 2014 ел.
Казанда чечен һәм ингуш депортациясен искә алу пикеты. 23 февраль, 2014 ел.

Русиядә яшәүче ике халык өчен 23 февраль беркайчан да бәйрәм булмаячак. Һәр чечен һәм ингуш гаиләсендә депортация газаплары турында үз туганнарыннан ишеткән балалар тәрбияләнә.

Русиянең зур өлеше бүген бәйрәм итә. Шул ук илдә яшәүче ике халык өчен 23 февраль – матәм көне. 1944 елның 23 февралендә чеченнар һәм ингушлар Себергә һәм Үзәк Азиягә сөрелде. 23 февраль һәм 8 март (балкарларны сөргенгә куган көн) бәйрәмнәрен башка көннәргә күчерү тәкъдиме беркайчан да булмады. Өлкәннәрнең күбесе инде вафат, әмма балалары һәм оныклары депортация хатирәләрен әле дә саклый.

Лема Чабаев, Азатлыкның Төньяк Кавказ редакциясе хезмәткәре:

Бабам 1944 елның 23 февраленә каршы төндә таулы районга ашлык илтә киткән. Ул авыл хуҗалыгында шактый зур колхозда эшләгән. Иртән өебезгә хәрбиләр кереп әбине, алты баланы алып чыгып машиналарга тутырган. Әнием иң олысы иде. Берни алырга бирмәгәннәр, аларын сөйләп тә тормыйм инде, беләсез, ингушлар, балкарлар, кырымтатарлар кебек. Кыргызстанга җибәргәннәр безне. Бабайны шул таулы районнан Казакъстанга озатканнар. Бабай аларны өч ел эзләгән. Ул поселениеләрдән бер көнгә дә китеп булмаган. Бабайга “ышанычлы” булуын исбатлар өчен өч ел кирәк булган, хатлар җибәрергә ярамаган. Хәер, ул хатны да кая җибәрәсең. Бабам, ниһаять, әниләрне эзләп тапканда алты баладан бер әнием генә исән калган иде. Бабай аларны тагын нигә бик озак таба алмаган – алар белән чаршау артында гына бер чечен гаиләсе яшәгән. Анда ир, хатын, балалар торган. Шул ир минем әбине алдап, аларны үз гаиләсе итеп яздырган да, аларга тиешле ашамлыкларны үзенә алып барган икән. Алар НКВД исемлекләрендә аның фамилиясенә язылган булган. Хайвани шартлар кешеләрне дә хайванга әйләндерә бит.

"Онытырга кушылган" фильмы "милләтара нәфрәт тудыра" дип табылды
"Онытырга кушылган" фильмы "милләтара нәфрәт тудыра" дип табылды

Әни, 12 яшь иде ул чакта, вафатына кадәр бары тик бер әйберне сөйләде. Икешәр игезәк энесе һәм сеңелләре булган. Сеңелләрен бик начар хәтерли иде, күрәсең, алар Кыргызстанга килгәч тә үлгәндер. Ә ике энесе турында әнинең сөйләве бик каты күңелгә кереп калган. Инде 2 яшь тирәсе булгандыр аларга, бик хәлсезләр, кечкенә булган алар. Үрмәләп ипи сорарга дип шул чаршау артына керә торган булган. Чаршау артыннан ир кеше аларны типкәләп кире чыгарып җибәргән. Аннары алар ачлыктан шешенә башлаган. Тәннәре суына башлаган. Шул вакытта минем әни аларның берсен, кайвакыт икесен дә күлмәге астына тыгып, тәненә куеп җылыта торган булган. Шулай аның кочагында үлеп тә киткән алар икесе дә.

Чечня президенты Рамзан Кадыйров депортация көнен 10 майда искә алырга кушты. 10 майда искә ала алмыйм мин аны. Сөргендә үлгәннәрнең рухына дога кылырга, сәдака бирү – күңел эше.

Чечен язучысы Надирсолта Эльсункаев үз хатирәләрен хикәя белән уртаклашты.

Хелисат

Каршы якта тора иде ул. Карт кына апа. Җыерчыклары шул кадәр тирән иде. Чәче ап-ак. Хәрәкәтләре авыр. Аяклары кәкре, ямьсез иде. Шул кәкре аякларын ул урман күленә тыгып утыра иде, сөлек җыеп. Сөлек җыелып, кан ага башлагач, аның бу шыксызлыгын күрүгә күңел болгана иде. Һәм бары тик матур, тирән, зәңгәр, мәгънәле күзләре генә аның әкияттәге ешап (убырлы карчык – чечен телендә) түгел, ә кеше заты, хатын-кыз булганын искә төшерә иде.

Мин аны авылга кайтканнан бирле яратмадым. Әни ул карчык янында бик сәер тота иде үзен. Ул ишек алдына кердеме – безнең өстәлдән ит юкка чыга иде. Ипи, яшел суган, эремчек белән каймак кына кала иде. Ачуым чыга иде. Хелисат әби килгән саен аның киткәнен көттем. Ә ул китәргә ашыкмады. Улым, телевизор куй әле, дияр иде. Анда сөйләгәнне аңа тәрҗемә итәргә кушар иде. Шуннан соң гына кайтып китәр иде. Әни аны капка төбеннән озатып кереп, миңа суынган итне алып бирер иде.

Шулай озак дәвам итте. Мин мәктәпне тәмамладым. Азмы-күпме үз фикерем була башлады. Әти-әни минем белән олыларча сөйләшә иде. Әмма Хелисат әби килгәндә шундый ук сәер хәл дәвам итте. Мин әнине, әтине борчырга куркып нәрсәдер сорарга кыймадым.

Институтка керергә документ биреп кайтканда, Хелисат әби үлде диделәр. Аны күмәргә бөтен авыл җыелды, читтән күп кеше кайтты. Үгез суйдык, гурма (итле шулпа – чечен телендә) пешердек. Без, яшьләр йөгерә-йөгерә аны бөтен кешегә таратып чыктык. Халык ашагач таралышты. Тәлинкәләрне җыярга тотынгач, карасак – күбесендә бәрәңге белән шулпасы ашалган, итенә тимәгәннәр. Соңгы тәлинкәне китергәндә, әнинекен дә күреп, “ит ашамыйсың икән, нигә аны “салмагыз миңа” дип әйтмәскә соң,” дип ачуланып куйдым.

Әни дер селкенеп куйды. Үкси-үкси елый башлады. Хатын-кызлар чабып килде. Минем апам, яраткан Хәлимат апам мине кысып кочаклады да елый башлады. Мин берни аңламыйм. Ач та идем. Көне буена йөгереп авызыма ризык капмадым.

Өйгә кайттык. Әни, “улым, утыр, анда ашата алмадым сине”, дип алдыма итле шулпа куйды. 17 яшемдә беренче тапкыр миңа әти депортация турында сөйләде.

Хелисат яшь чакта бик чибәр булган. Ире аны дүрт яшь бала белән калдырып үлеп киткән. Депортациядә балалары үлгән. Иң соңгы, кечкенә кызы, ачлыктан шешенеп ятканда, саташа-саташа ашарга ит сораган. Хелисат үзенең ике аягыннан икешәр кисәк ит кисеп алып кыздырган. Ләкин өлгермәгән. Кызы китеп барган.

Ул кичне мин ашамый яттым. Иртән зиратка килгәч, олыларга охшарга тырышып, мин дә кабергә кулымны куеп тордым. Анда ике метр тирәнлектә Хелисат әби ята иде. Әле генә минем белән телевизор караган Хелисат әби. Аның тирән мәгънәле зәп-зәңгәр күзләре генә истә калды.

Белешмә

Карачайлар сөргенгә 1943 елның ноябрендә, калмыклар 1943 елның 28-29 декабрендә, чеченнар һәм ингушлар 1944 елның 23 февралендә, балкарлар 1944 елның 8 мартында, кырымтатарлар 1944 елның 18 маенда куыла. Юлда һәм беренче елларда халыкның өчтән бер өлеше һәлак була. 1991 елның апрелендә "золымга дучар булганнарның хокукларын торгызу" турында канун кабул ителде, әмма күпчелек кире ватаннарына кайта алмады, кайтсалар да, милек һәм үзбилгеләнү хокукларын торгыза алмады. Европа илләрендә һәм чеченнар яшәгән һәр шәһәрдә чечен депортациясе 23 февральдә искә алына.

XS
SM
MD
LG