Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гамил Әсхәдулла: “Тамашачы илдәге проблемнарны аңлап кайтып китә"


Гамил Әсхәдулла: “Халык илдәге проблемнарны аңлап кайтып китә”
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:54 0:00

12-25 февральдә Казанның “Уникс” концертлар залында “Мунча ташы” тамашалары үтә. Юмор театры актуаль булган икътисадый кризис, чикләүләр, хезмәт хакы, ипотека проблемнарын яктыртып “Тукран тәүбәсе” дигән көлкеле тамаша әзерләгән.

Татарстанның халык артисты Гамил Әсхәдулла җитәкләгән Түбән Кама юмор театрынының Казанга килүен халык узган ел азагында көтә башлаган, тамашаларга старт бирелгәнче үк билетлар сатылып та беткән диярлек. Бу хакта билет сатучы Флүрә Дәүләтшинә әйтте. Аның сүзләренчә, билетларны ноябрьдә үк сорап шалтыратканнар. “12-25 февраль көннәрендә - 14 көн эчендә 14 мең тамашачы җыелды”, ди Флүрә ханым.

Быел юмор театры 36нчы сезонын башлаган. Иң элек тамашаларын республика шәһәр-районнарында күрсәткән булсалар, бу көннәрдә Казан тамашачысы каршында чыгыш ясыйлар.

“Халыкка мәгънәле юмор кирәк. Безгә татарлар ияләнде һәм һәр сезон билет алып киләләр”, ди “Мунча ташы” җитәкчесе Гамил Әсхәдулла. Үзләренең популярлыгын ул кабатланмаулары белән аңлатты. Аның фикеренчә, тамашалары һәрчак яңа, уникаль.

Театр артисты, Рөстәм Рахманкул “юмор актуаль булырга тиеш” дип саный. Аның сөйләвенчә, мәзәкләрне көнкүреш хәлләрдән, таныш-белешләр сөйләгән чын хәлләрдән, илдә барган сәяси вакыйгалардан алып язалар һәм талантлы яшь артистлар белән бергә сәхнәләштерәләр. “Тукран тәүбәсе”ндә аеруча хезмәт хакы түләнмәү, тиз арада өлгерткән сыйфатсыз йортлар, ипотека, чикләүләр темасы еш яңгырады.

“Кешегә һәрдаим проблемнарны гына күрсәтеп торсаң, ул туярга мөмкин. Җиңелчә юмор аша илдә сәяси авырлыклар булганын сурәтләргә тырышабыз. Шулчак халык күп нәрсәнең үзеннән торганын аңлап кайтып китә. “Мунча ташы” җәмгыятьнең тәртипсезлеген күрсәтә”, ди театр җитәкчесе.

Татарда еш кына юмор юк дигән сүзләр ишетелә. Гамил Әсхәдулла әлеге фикер белән килешми. “Юмор булмаса, тамашачы безгә йөрмәс иде. Элекке юмор осталары Равил Шәрәфиевлар, Рәшит Шамкайлар, Ирек Баһман, Алмаз Хәмзиннәр мәгънәле текстлар, сатирик шигырьләр белән халыкны җәлеп иткән. Шушы юнәлештә хезмәт куярга кирәк. Һәрбер юмор мизгелендә мәгънә салынган булуы зарур”, ди Гамил әфәнде.

Әлеге юмор театры артистлары үзләрен халыкны тәрбияләүчеләр дип тә саный, җәмгыятьнең тәртипсезлеген күрсәтеп яхшыга үзгәреш булмасмы дип тә өметләнә.

“Көлдерүдән бигрәк без җәмгыятьнең җитешсез урыннарын күрсәтергә телибез. Әти-әнигә, илгә, экологиягә, үз-үзләренә хөрмәт тәрбиялибез”, ди Рөстәм Рахманкул.

“Мунча ташы” дистәләрчә ел популяр булса да, “без инде олыгаебыз”, дип шаярта артистлар. Искәндәр Мотыйгулла, Гамил Әсхәдулла, Рөстәм Рахманкул кебек билгеле юморчылар артыннан театрның яшь йолдызлары да үсә, ди Гамил әфәнде. Театр җитәкчеләре әйткәнчә, аларның үз карашы, үз стиле. Күп мәзәкләрне үзләре яза, үзләре сәхнәләштерә. “Берни дә мәңгелек түгел. Ләкин “Мунча ташы”н алыштырырлык театр әлегә юк”, ди алар.

XS
SM
MD
LG