Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернетта Әлбәттә.ру яңа мәгариф проекты барлыкка килде


Әлбәттә.ру сәхифәсе
Әлбәттә.ру сәхифәсе

Әлеге сәхифәдә татар галимнәре һәм белгечләренең видеолекцияләре тупланачак. Проект үзенең трейлерын да тәкъдим итте.

Татар интернеты тагын бер башлангычка баеды. Пәрәвездә Әлбәттә.ру исемле мәгариф һәм фән проекты пәйда булды. Ул татар тарихы, тел белеме, әдәбияты, мәдәнияте, сәнгате һәм фольклорына багышланган.

Порталда әлеге өлкәләрдә эш итүче галимнәр һәм белгечләрнең видеолекцияләре тупланып барачак. Әлегә анда алты чыгыш бар.

Мәсәлән, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков "Татар халкы каян килеп чыккан?" дигән темага лекция сөйли. Филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина "Тукай модернистмы?" дигән сорауга җавап бирә. Шулай ук сайтта филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Сәгыйт Хәбибуллин, филология фәннәре кандидаты Зоя Кириллова, Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова кебек белгечләрнең лекцияләре бар.

Башлангычның җитәкчесе, "Теория" дизайн агентлыгының башлыгы Илдар Әюпов Азатлыкка белдергәнчә, порталга ким дигәндә атнага бер видеолекция өстәлеп барачак.

"Бу галимнәр үз өлкәләрендә билгеле кешеләр. Күбесе мине КФУның татфагында укытты. Проектта катнашудан баш тарткан берәү дә булмады", дип сөйләде Әюпов.

Якынча 10-20 минут барган, минималистик рухта кара фонда төшерелгән видеоязмалар әлеге агентлык студиясендә әзерләнә.

XS
SM
MD
LG