Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Милләт өчен кайгырган меценат ханымнар юк дәрәҗәсендә"


"Милләт өчен кайгырган меценат ханымнар юк дәрәҗәсендә"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:40 0:00

"Милләт өчен кайгырган меценат ханымнар юк дәрәҗәсендә"

2-4 март Казанда беренче тапкыр "Хатын-кыз куллары белән" дигән дөньякүләм форум узды. Әлеге чарада татар хатын-кызлары миллилекне үзләренең кул эшләре, милли киемнәр, хәләл ризыклар аша күрсәтергә тырышса да, милләт язмышы өчен кайгырган меценат ханымнар юк дәрәҗәсендә, ди чарада катнашкан Флүрә Абдуллина.

8 март - халыкара хатын-кызлар көне алдыннан башкаланың “Корстон” күңел ачу үзәгендә “Хатын-кыз куллары белән” исемле дөньякүләм форум үтте. Монда Русия, Казакъстан, Үзбәкстән, Кыргызстаннан килгән йөзләгән ханымнар кул эшләрен, үз милләтләрен күрсәтеп, бер-берсе белән тәҗрибә алышты. Форумда эшлекле, төрле һөнәрләргә оста хатын-кызлар җыелган иде.

Татарстанлыларның өстәлләрендә милли символлар төшкән кул эшләре, хәләл ризыклар балкыды. “Татарлар” тапшыруын алып баручы буларак билгеле, бүген "Нәсих" коммерцияле булмаган берләшмәнең башкарма җитәкчесе Флүрә Абдуллина кунакларны тәмле тел белән каршы алып, республиканың милли тауарлары белән таныштырып торды.

“Мин әлеге форумда зур теләк белән катнашам. Хәләл булган чиста продукция аша без халыкны сәламәт яшәү рәвешенә өндибез. Экологик проблемнар белән тулган дөньяда хәләл ризыкны пропагандаларга кирәк”, ди Флүрә ханым.

Бу чараның төп максатларының берсе - хатын-кыз образы, аның шөгыле, эшләре аша үз милләтен күрсәтү иде. Милли курчаклар остасы Мәдинә Мәхмүтова сүзләренчә, бүген татар хатын-кызы милләтнең һәм гомумән татар җәмгыятенең төсе, йөзе булып тора. Хатын-кызларның җилкәсендә гаиләсе, балаларыннан тыш, үз милләте өчен җаваплылык ята.

Флүрә Абдуллина да әлеге фикер белән килешә. Хатын-кызларның вазифасы вакыт шаукымы белән үзгәрмәгән: беренче чиратта алар әни, ир өчен үрнәк хатын һәм акыл, матурлык, зирәклек символы дип саный ул. Ләкин үткән гасырда яшәгән ханымнар бүгенге заман хатын-кызларыннан аерыла икән.

"Акчасы барның милли аңы юк, милли аңы барның акчасы юк"

“XIX гасыр ханымнары үз милләте өчен тырышкан: мәктәпләр, гимназияләр, хастаханәләр ачканнар. Бүген безнең арада үз кесәсен генә карамыйча, милләт язмышы өчен кайгырган, меценат ханымнар юк дәрәҗәсендә. Акчалары барның милли аңнары юк, милли аңга ия булганнарның финанс хәлләре җитми”, ди Флүрә ханым.

Форумда татар хатын-кызларның дөньякүләм танылу мөмкинлеге турында да сүз булды. Катнашучылар күргәзмә, төрле милли фондлар, оешмалар үткәргән бәйгеләрдә катнашып танылып була дип уйлый. Ләкин ахыр чиктә барысы да финанс мөмкинлекләргә барып терәлде. Флүрә Абдуллина сүзләренчә, эшкуар хатын-кызларга дәүләт ярдәм итәргә тиеш.

Әлеге чарада катнашучы ханымнар, элеккеге заманнарда хатын-кызлар өйдә утырып, балалар гына үстергән дигән фикер белән дә килешми. Алар белдергәнчә, зыялы хатын-кыз беркайчан да өйдә бала карап утырмаган, ул китапханәләр ачкан, белем туплаган, укыган һәм баласына белем җиткергән.

“Баланы табу гына түгел, үз милләтеңә файдалы, югары белемле итеп тәрбияли белергә дә кирәк. Шул вакытта гына ана бөек исемгә лаек”, ди Флүрә Абдуллина.

XS
SM
MD
LG