Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТНВның "Хәбәрләр" бүлеге хезмәткәрләрен "сынауга" утырталар


Татарстан Яңа Гасыр телерадиоширкәтендә татарча "Хәбәрләр" һәм урысча "Новости" бүлекләрендә эшләүчеләрне өч айлык килешү төзергә мәҗбүр итәләр.

Татарстан Яңа Гасыр (ТЯГ) телерадиоширкәтенең "Хәбәрләр" һәм "Новости" бүлекләрендә эшләүче журналистлар, операторлар бүген нык аптырашта. Аларны ширкәтнең кадрлар бүлегенә чакырып моңа кадәр булган озын мөддәтле килешүләреннән баш тарту турында гариза яздыралар һәм өч айлык килешүләр төзиләр. Җитәкчелек әлеге өч айлык килешүләрне "сынау вакыты" булачак, аннан соң озын мөддәтле килешү тагын имзаланырга мөмкин, дип белдергән.

"Өч айдан соң нәрсә буласын беребез дә белми. Күрәсең, KZN каналыннан килгән яңа җитәкчеләр безне эштән җибәреп, әлеге канал хезмәткәрләрен алырга җыена. KZNны бетә икән дип тә сөйлиләр", дип белдерде исемен күрсәтергә теләмәгән бер хезмәткәр.

Журналистлар, операторлар арасында җитәкчелек безне озын мөддәтле килешүдән баш тарттырып канун боза бит дигән сүзләр дә таралган. Кайберәүләр эш ташлыйк микән әллә, кайберәүләр ачлык игълан итик, дип тә сөйләнә башлаган.

Татарча "Хәбәрләр" бүлеге хезмәткәрләренең күпчелеге җитәкчелек күрсәтмәсе белән килешкән. Кадрлар бүлегенә кереп гариза язучылар шактый. Ә "Новости"да бер-ике кешедән кала башкалар кадрлар бүлегенә керүдән баш тарткан.

ТЯГда яңа килешүгә утырту 14 мартта төгәлләнергә тиеш. "Хәзер яңа җитәкчелек безне кысып чыгару өчен төрле юлларга барырга мөмкин", дип борчыла телерадиоширкәттә эшләүчеләр. Алар хезмәткәрләрнең кануни хокукларын яклаган һөнәр берлеге эшләсә, вазгыять башкачарак булыр иде дип тә уйлый. Журналистлар һәм операторлар эштән киткән очракта кая барып урнашасың, бөтен җирдә кыскартулар, илдә кризис бит дип борчыла.

Азатлык ТЯГ җитәкчелегеннән әлеге хәлләргә карата аңлатмалар ала алмады. "Хәбәрләр" һәм "Новости" бүлекләре башлыгы Сәрия Хәбибуллина Азатлыкка "бу сорау җитәкчелеккә, мин берни дә әйтә алмыйм", диде. Ширкәт башлыгы Илшат Әминов йә аның урынбасары Мәдинә Тимерҗанова белән элемтәгә керә алсак, аларның җаваплары белән укучыларны таныштырырбыз.

KZN телеканалын оештырган һәм ун ел аның җитәкчесе булган Мәдинә Тимерҗанованың 20 гыйнварда ТЯГның генераль директоры урынбасары итеп билгеләнүе медиа өлкәсендә көтелмәгән хәл буларак бәяләнгән иде. Аннары бер ай да узмады, KZNнан "Адымнар" тапшыруын алып барган Сәрия Хәбибуллина ТЯГка килде. Ул татарча "Хәбәрләр" һәм урысча "Новости" бүлекләренең башлыгы итеп билгеләнде. ТЯГ җитәкчесе Илшат Әминов Тимерҗанованың килүен "Мәдинә белән бергә эшләячәкмен, ул тырыш кеше", дип бәяләгән иде. Ә Хәбибуллина турында: "Сәрия урысча да, татарча да белә. Мин әллә кайчаннан бирле инде ике телне дә яхшы белгән кешене эзләдем", диде.

XS
SM
MD
LG