Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:49

Татарстан икътисадчылары республиканың йомылып яшәвен теләми


Татарстан икътисад министры Артем Здунов республиканың икътисадына һәм үсеш юнәлешләренә багышланган фикер алышуда республиканың дөнья өчен ачык булуының, чит ил ширкәтләре белән эш итүнең файдасы һәм технопаркларны алга сөрү кирәклеге турында сөйләде.

14 март көнне хакимият фиркасе "Бердәм Русия"нең Татарстан бүлеге оештырган фикер алышуда икътисад министрыннан тыш, Татарстаннан сайланган депутатлар, Дума комитетларында җитәкче урыннарда утыручы Александр Сидякин һәм Айрат Хәйруллин, Татарстаннан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары, депутат Римма Ратникова, Икътисад, инвестиция һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары, икътисад белгече Марат Галиев һәм башка экспертлар катнашты.

Сөйләшү Татарстанның икътисады һәм үсеш юнәлешләренә багышланган иде. Чыгышлардан аңлашылганча, катнашучылар кризис булуын таныса да, республиканың хәлатен шактый оптимистик рухта күрә.

Мәсәлән, Здунов аерым саннар әйтмичә генә, 2015 ел нәтиҗәләренә караганда, гомум Русиядә төшенкелек булганда, Татарстанда үсеш күзәтелде яки саннар 2014 ел белән бер дәрәҗәдә калды, диде.

Думага Татарстаннан сайланган Сидякин "Русия һәрвакыт халыкара чикләүләр шартларында яшәячәк" дигән фикер белдерде. Чөнки, аның уйлавынча, Көнбатышта һәрвакыт Русияне чикләү омтылышлары булып торачак. Шуңа күрә ул хәзерге шартларны "яңа чынбарлык" һәм яңа мохит итеп кабул итәргә чакырды.

Бу шартларда, аның фикеренчә, Русия үз эчендә үсеш юнәлешләрен табарга тиеш. Дума депутаты Айрат Хайруллин чит илләр белән аралашуга катгый каршы булмаса да, әмма барыбер Русия Төньяк Корея хәлендә калмас өчен, чит илләргә өмет итәргә тиеш түгел дигән фикердә тора.

Татарстанның Думадагы икенче депутаты Айрат Хайруллин уйлавынча, Русия үзендә бөтен әйберне җитештерергә тиеш. Илгә беренче чиратта авыл хуҗалыгына бик зур акчалар кертеп, аны үстереп, игенчелек һәм терлекчелек ягыннан үзен тәэмин итүгә ирешергә кирәк, аннан соң Русия чит илләрне дә ашата башлаячак, дип фаразлады ул.

Фикер алышу клубы утырышы

Фикер алышу клубы утырышы

"Төбәкләрне тигезләү омтылышы барып чыкмаячак"

Татарстан Дәүләт шурасының күптәнге депутаты, федерализм яклы икътисадчы Марат Галиев Русиягә дә, Татарстанга да үсеш юнәлешләре турында уйлаганда "без үз эчебездә йомылып яшибезме, яки Европа, дөнья белән аралашып яшәү юлын сайлыйбызмы - шуны ачыкларга кирәк", диде. Ул үзе Татарстанга үз эчендә генә йомылып яшәү зыян китерә дип саный. Шуның белән бергә Галиев: "Русия төбәкләре тигез түгел һәм аларны тигезләү омтылышлары якынча әле 50 ел буена барып чыкмаячак, үзәкләштерүдән арынырга кирәк", дип белдерде.

"АКШ татарстаннарга эш хакын түләп тора"

Здунов та Галиевне куәтләп җибәрде. Татарстан дөнья икътисадлары өчен ачык булырга тырыша диде уд. Мисал итеп министр, Русия белән АКШ арасы якын булмаса да, 2016 елда "Алабуга" ирекле икътисади зонасында Америка Кушма Штатлары катнашлыгында ике зур проект башлап җибәрүне китерде.

"Әлеге ил чикләүләр кертә диләр, әмма ул безнең татарстаннарга эш хакын түләп тора. Нәрсә җитештерәләрме? Ford машиналары моторларын. Чикләүләрме бу?" дигән сорау куйды ул.

Здунов әйткәнчә, Татарстан хакимиятләре хәзер ислам илләре һәм Азия белән дә хезмәттәшлек итә. "Хәзер Япония белән дә аралар якыная, чөнки рубльнең кыйммәте төшү бу илләрне төбәкләрдә җитештерү корылмалары ачу турында уйланырга мәҗбүр итә", диде ул.

Яшел Үзәндәге суыткычлар җитештерүче ПОЗиС ширкәтенә көндәш булырлык Кытайның Haiеr гигант ширкәтенең Чаллыда җитештерү башлауга да министр ачыклык кертте. Ул Кытай ширкәтләрен кертергә кирәкме, юкмы дигән мәсьәләдә: "һичшикчез кирәк, һәм аларның югары технологияләрен кулланырга өйрәнергә кирәк!", дигән фикердә торуын әйтте. Ә ПОЗиС белән Haiеr суыткычларын бәя ягыннан аерып булыр һәм көндәш булмас дигән аңлатма бирде ул.

Здунов чит ил ширкәтләренең стандартлары белән эшләү җирле хезмәткәрләрнең дә әзерлеген, белдеклеген күтәрә дигән карашта торуын әйтте.

Татарстан икътисадының үсеш юнәлешләре арасында ул аренда хаклары төшерелгән технопаркларга йөз тотуын да атады. Аларга кереп, кече бизнеслар чыгымнарын киметә ала, диде ул.

"Төркия һәм башка илләр белән сөйләшүләр үз көчендә кала"

Азатлык хәбәрчесе Татартан икътисад министры Артем Здуновка Төркия белән хезмәттәшлек, җәлеп ителгән инвестицияләр язмышы турындагы сорау бирде.

Элегрәк Азатлык хәбәрчесе белән сөйләшүдә Төркия эшмәкәре Яшәр Байтак Татарстан белән башлаган проектның узган ноябрь ахырында Төркия Русия хәрби очкычын бәреп төшергәннән соң туктап калуын хәбәр иткән иде. Здунов исә тагын төгәл саннар атаудан баш тартып, һичьюгы ирекле икътисади зоналарга кергән инвесторлар белән элекке килешүләр үз көчендә кала дип ышандырды.

Гыйнвар ахырында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Инвестиция агентлыгының еллык утырышында элек иң зур инвестицияләр керткән Төркия белән аралар суынуга һәм кайбер проектларның көтеп торучылар исемлегенә керүенә кызганыч белдергән иде.​ Президент бу шартларда Төркия инвестицияләрен югалтмыйча, араларның җайлануын көтәргә тәкъдим итте.

Татарстан икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек министрлыгының 2015 елны йомгаклау утырышында тәкъдим ителгән хисапта язылганча, Татартанда төбәктәге гомум җитештерү күрсәткече 2014 елгы дәрәҗәдә калып 1825 миллиард сум тәшкил иткән. Казылма байлыклар чыгару 2014 елгы белән чагыштырганда якынча 102% тирәсендә булган, ә менә зур машина төзелешендә җитештерү 89,4% дәрәҗәсендә генә булган.

Шул ук вакытта, рәсми саннарга караганда, 2015 елда кешеләрнең реаль керемнәр дәрәҗәсе 6,1% төшкән.

Татарстанга кертелгән гомум инвестицияләр дәрәҗәсе 2014 ел белән чагыштырганда кимемәгән, якынча бер ярым тапкырга арткан. Инвестиция үсеше агентлыгы мәгълүматларына караганда, 2015 елда Татарстанга барлыгы $812 миллион җәлеп ителгән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG