Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:50

Бакчасарайдагы хосусый Кырым тарихы музее башлыгы Гуливер Алтын Казан тарихчылары белән хезмәттәшлек нәтиҗәләре турында сөйләде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның 2014 елның мартында Акмәчет сәфәреннән соң кырымтатарлар белән хезмәттәшлек документы әзерләнгән иде. Анда министрлыкларның, оешмаларның ниләр эшләргә тиешлеге күрсәтелде. Татарстан фәннәр академиясенә бирелгән күрсәтмә иң тиз тормышка ашырылган эшләрнең берсе булгандыр. Академиягә Кырым галимнәре белән берлектә тарихи-археологик, шул исәптән Бакчасарайдагы тарихи-мәдәни тыюлыкта да тикшеренүләр үткәрү тәкъдиме белән чыгарга кушылган иде. Ике ел вакыт узды. Кырым тарихы музей-тыюлыгы җитәкчесе Гуливер Алтын белән хезмәттәшлекнең ничек баруы һәм планнары турында сөйләштек.

–​ Татарстан белән хезмәттәшлек кайчан һәм нәрсәдән башланды?

–​ 2014 елның 5 мартында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов беренче тапкыр Кырымга килеп аның тарихы һәм музейлары белән танышып китте. Ике айдан Татарстан фәннәр академиясенннән хат алдык. Анда Казандагы Мәрҗәни исемендәге тарих институтының филиалын Кырымда ачу тәкъдим ителгән иде. Без, әлбәттә, шатланып риза булдык. Бу филиалда бүгенге көндә 15 фәнни хезмәткәр эшли – өч фән докторы, алты кандидат һәм аспирантлар, – барысы да кырымтатарлар. Алар Бакчасарайда эшли, хезмәт хакын аларга Татарстан түли.

Ике елда Кырымның тарихи мирасын саклауга багышланган ике фәнни форум оештырдык. Алар Миңлегәрәй хан чорына багышланган иде. Миңлегәрәй – XV гасыр ахыры XVI гасыр башында хакимлек иткән бөек Кырым ханы, аның идарәсе вакытында шәһәрләр, ныгытмалар төзелгән. Халыкның зур хөрмәтенә лаек булган ханнарның берсе ул. Аның хатыны, Казан татары Нур-Солтан үзенең дипломатик гамәлләре белән бөтен Көнчыгыш Европага танылган ханбикә була. Миңлегәрәй ханга багышланган фәнни җыеннарны ел саен уздырырга ниятлибез.

Эшебезнең икенче юнәлеше – тарихи кыйммәткә ия булган һәйкәлләрне саклау, аларны реестрга туплау. Болар барысы да Татарстан ярдәмендә башкарыла дип яшермичә әйтә алам. Яңа хезмәткәрләр ала алдык. Рафаил Хәкимов безне Русиядәге башка фәнни оешмалар белән дә таныштырды.

Рафаил Хәкимов (уңнан икенче) һәм Гуливер Алтын (уңда) 2015 елның июлендә Кырымда

Рафаил Хәкимов (уңнан икенче) һәм Гуливер Алтын (уңда) 2015 елның июлендә Кырымда

Узган ел Казан Кирмәнендә Кырым ханлыгының тарихы һәм мәдәниятенә багышланган күргәзмә булды. Быел август аенда Идел буе, Әстерхан, Себер һәм кырымтатарларның әдәбият һәм имла тарихына багышланган зур күргәзмә оештырырга әзерләнәбез. Музеебызның төп эше дә – төрки-татар цивилизациясенең уртак тарихын өйрәнү һәм күрсәтү.

Советлар Берлеге чорында һәм аннан соң төрки милләтләрне аеру сәясәте барганга, без күп вакытны югалттык. Алтын Урда турында сөйләргә дә ярамый иде бит. Төбәкләрдә фәнни эзләнүләр барды, хәзер аларны берләштереп булачак.

–​ Фән үсеше өчен һәм галимнәргә хезмәттәшлек өчен дә сәяси җирлек кирәкме? Элекке елларда шул ук Татарстан галимнәре белән төрле фәнни җыеннарда бер дә очрашмадыгызмы?

–​ Очрашканбыздыр инде, ләкин хезмәттәшлек итәр дәрәҗәдә таныш түгел идек. Уртак эш 2014 елның мартында гына башланды. Русия белән Украина икесе ике дәүләт булганга, безгә караш башкача иде. Аннары Татарстан белән Кырымның якынлашуын теләмәгән көчләр һәрвакыт булды. Хәзер инде ике ел элек булган хәлләрнең сәяси ягына кереп китмичә генә шуны әйтә алам – формаль яктан киртәләр бетте. Казанда Кырым, Кырымда Казан күргәзмәләрен оештыру күпкә җиңеләйде.

–​ Татарстанның Бакчасарайны төзекләндерү кебек “багу” гамәлләре туктатыла кебек. Алга таба ниләр планлаштырасыз? Татарстан белән хезмәттәшлектән ни көтәсез?

–​ Музейлар, һәйкәлләр һәм археологиядән тыш безнең тормышка ашырасы тагын бер зур уртак проектыбыз бар – “Алтын Урда туры”. Казан – Идел буе (Әстерхан) – Төньяк Кавказ – Кырым – Мәскәү – Казан сәяхәте булачак бу. Максатыбыз төрки-татар цивилизациясе тарихы белән таныштыру, Алтын Урда чорында зур урын алып торган шәһәрләр һәм сарайлар, карачайлар, кумыклар һәм Төньяк Кавказда яшәүче төрки милләтләрнең мәдәнияте белән таныштыру. Бүгенге көндә проект Татарстанның туризм министрлыгында карала. Быел әлеге сәяхәтнең Татарстан-Кырым өлеше әзер булыр, дип уйлыйм. Төньяк Кавказ белән сөйләшүләр бара. Музейлар һәм тарихи урыннар гына түгел, бу маршрутка милли рестораннар һәм милли кунакханәләр дә керәчәк. Болар барысы да югары сыйфатлы брендка әйләнергә тиеш. Бу тур белән без татар сыйфатын күтәрәчәкбез. Планда 30лап төбәк, әмма аларның барысында да караш бертөрле яхшы димәс идем әлегә. Татарларга мөнәсәбәтне үзгәртүгә дә йогынтысы зур булачак бу маршрутның.

Без хосусый оешма булганга, акчалата беркемгә дә бәйле түгел. Фәнни эшебезгә акча биргән Татарстанга гына бәйле булып чыгабыз. Мәрҗәни институты 15 хезмәткәребезнең эш хакын түли. Калганы билет сатудан һәм кырымтатар эшкуарларыннан. Акчаны бик кысып тотабыз.

* * *
Кырым тарихы музей-тыюлыгы аннексиядән соң Русия кануннары белән “хосуси музей” итеп теркәлде. Бакчасарайда урнашкан бу музей Бакчасарайдагы Хан сарае музей-тыюлыгы белән бер оешма түгел. Хан сарае – дәүләт музее. Хосусый музей җитәкчесе Гуливер Алтын 2011 елда Бакчасарайга татарлар һәм Алтын Урдага багышланган, 35 илдән үз акчасына җыйган тарихи эйберләр алып кайткан булган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG