Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:37

Татарстан Бакчасарайга булыша башлады


Кырым районнарына куратор итеп Русия төбәкләре беркетелгәннән соң, Татарстан Бакчасарай районына булыша башлады. Бу хакта Азатлыкка район хакимияте башлыгы Илми Умеров сөйләде.

Атна саен Татарстанның төрле министрлыкларыннан вәкилләр килеп Русия кануннары хакында консультацияләр бирәләр, райондагы проблемнарны хәл итәргә булышалар. Татарстан хөкүмәте рәисе Илдар Халиков бу мәсьәләне контрольдә тота. Бакчасарай Татарстанның тагын бер районы кебек кабул ителә дигән сүзләр дә юк түгел.

Апрель ахырларында Татарстанның урман хужалыгы министрлыгы Бакчасарйга ике мең чыршы, тополь агачлары китереп парк булачак урынга утыртып киттеләр. 3 майда Бакчасарай районында узарга тиеш булган, әмма Русия хакимиятләренең Мостафа Җәмилевне Кырымга кертмәве сәбәпле узмый калган Хыдырлез милли бәйрәмен әзерләргә дә Татарстан акчалата ярдәм иткән. Бу хакта Азатлыкка Бакчасарай район хакимияте башлыгы, Кырымтатар мәҗлесе әгъзасы Илми Умеров сөйләде.

– Илми әфәнде, Татарстан Бакчасарага ничек ярдәм итә башлады?

– Кырым Русиягә кергәч, Кырым хакимияте де-факто үз функцияләрен башкарып һәрбер районга Русия төбәкләрен беркетте. Бакчасарай районына Татарстанны куратор итеп билгеләделәр. Минем фикеремчә, безгә бу мәсьәләдә отышлырак мөмкинлек чыкты, чөнки яңа хокуки шартларга керү, ярдәм итүчеләр булса, җиңелрәк булыр. Татарстан бу эштә шактый актив. Кураторлар арасында Кырымда беренчеләрдән реаль эшли башлаган регион да – Татарстан республикасы.

– Бу вакыт эчендә нәрсә эшләнде?

– Бездә Татарстан премьеры, һәммә диярлек вице-премьерлары, министрлары булып китте. Алар инде ярдәм дә итә башладылар. Мәсәлән, Хан сарае тарихи-мәдәни тыюлыгы хезмәткәрләренең эш хакларын түләү өчен акча бирделәр, чөнки тыюлыкның дүрт миллион һривняга якын акчалары билгеле сәбәпләрдән Украинада калды. Тыюлыкның электр, сигнализация белән бәйле мәсьәләләрен чишәргә ярдәм иттеләр.

– Машиналар бирделәр...

– Әйе, район идарәсе, район шурасы эшен яхшырту өчен машиналар аердылар, аларны әле теркәргә кирәк. Су мәсьәләсе булган урыннарда проект документлар әзерләнде, коелар бораулаячаклар. Районны газлаштырып бетерү мәсьәләсен өйрәнәләр, каядыр юлларны да төзекләндерәчәкләр, кайбер мәктәпләрне яңа уку елына әзерләячәкләр. Бу эшләрне алар финансларга җыена.

– Сезнең районда авыл хужалыгына да ярдәм итү каралмаганмы?

– Бу мәсьәлә дә карала. Хәзер ширкәтләрне яңадан теркәү мәсьәләсендә ярдәм итәләр. Ул ширкәтләрнең акчалары булса да, аларны эшләтә алмыйлар. Татарстан ягы бу мәсьәләдә кредитор булып торачак кебек. Алар безгә бензин, дизель ягулыгы, химикатлар, хәтта акчалата ярдәм итәчәкләр. Тик бу ярдәм кичектерелгән кредит кебек булачак.

– Менә сез мәҗлес вәкилләре төркеме белән Казанда булып кайттыгыз. Бу зыярәт сездә нинди тәэсир калдырды. Нинди төп нәтиҗә чыгардыгыз бу зиярәттән?

– Мин Татарстанда беренче тапкыр булдым. Дөресен әйткәндә, Казан мине шаккатырды. Мин белә идем, Казанның меңьеллыгына, Универсиадага зур капитал кертелгәнен, ләкин мондый сыйфатлы, күләмле, матур булганын күреп гаҗәпләндем. Борынгы Болгарның торгызылуы да мине гаҗәпләндерде. Бу – ачык һавадагы зур бер музей.

– Татарстанга мәҗлес рәисе Рифат Чубаров та барырга тиеш иде, ләкин ул бармады. Сез моны мәҗлеснең, йә аның җитәкчелегенең ниндидер демаршы итеп хисапламыйсызмы?

– Бу сорауны Чубаровның үзенә бирергә, нигә бармаганын үзеннән сорарга кирәк. Бәлки, аның бу адымын бәяләү мәсьәләсендә шәхси фикерем була алыр, ләкин аның нигә килмәгәнен үзеннән сорарга кирәк. Бәлки, аның ниндидер сәбәпләре булгандыр.

– Сез ничек уйлыйсыз, хәзер хәзмәттәшләк итәргә, эшләргә кирәкме?

– Минемчә, без үз хокукларыбыз өчен көрәшне дәвам итәргә тиеш. Ә инде бу эштә Мәскәү белән ниндидер мөнәсәбәтләр төзү өчен Татарстанга барырга кирәк икән, без барып ниндидер файдалы бәйләнешләр корып бу күперләрне төзергә тиеш.

XS
SM
MD
LG