Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:16

27 яшьлек Арча егете журналист Айнур Галимов бүген иртән якты дөньядан китеп барды. Ул Арча районы Казанбаш авылында җирләнәчәк.

1988 елның беренче ноябрендә Арча районы Казанбаш авылында туган Айнур Галимовта хондросаркома, ягъни сөяктәге яман шеш авыруы табалар. Шеш умыртка баганасы эченә урнашып, арка миен кыскан һәм шул рәвешле аның аяклары хәрәкәтләнмәс була. 2009 елда Казанда ясаган операция дә уңай үзгәреш китерми, киресенчә, егетнең хәле начарайган, аяклары йөрмәс була.

“Шеш үзгәрешсез калды, зурлыгы 1х1,5 см. Ул арка миен кысып тора, катлаулы уңайсыз урында урнашкан”, дип сөйлгән иде Айнур 2012 елда Азатлык радиосына. Шуннан чит илгә барып дәвалану өчен егет һәм аның якыннары акча җыя башлый.

Яман шеш аркасында инвалид арбасына утырган Айнур ярдәм сорап кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәвен, әмма файдасы булмавын әйткән иде.

“Дөресен әйткәндә, бай кешеләрдән бернинди ярдәм булмады, гади халык кына булыша. Рөстәм Миңнехановка, Миңтимер Шәймиевкә, республика хөкүмәтенә язган хатлар сәламәтлек саклау министрлыгына җибәрелеп барды”, дип аптырый Айнур Галимов. Министрлык үз чиратында бернинди төгәл гамәл эшләми.

Айнур белән әңгәмә чыкканнан соң, Азатлык радиосы турыдан-туры Twitter аша Татарстан президентына да Айнур Галимовка ярдәм итү мөмкинлеген сорап мөрәҗәгать иткән иде.

Соңрак Татарстанның элекке сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов журналистлар алдында Айнурга ярдәм итәргә ышандырган иде. Соңрак Айнурның дәваланырга Петербурга китүе билгеле булды.

“Татарстанның сәламәтлек саклау министрының урынбасары шалтыратты, Арчага мине күрергә Казаннан табиблар килде. Петербур шәһәренә тикшерелергә барырга кирәк дигән тәкъдим булды. Әгәр үз белдегең белән чит илгә чыгып китсәң, бездән ярдәм өмет итмә, дип кисәттеләр”, дип әйткән иде Айнур. Ул исә бу тәкъдимне авыр кабул итүен, кирәкле күләмдә акча җыелып Германиягә барып булмасмы, дип уйлаганлыгын сөйләде.​

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG