Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисыр илчесе: Русия туристлары иминлектә булачак


Шарм әш-Шәех курорты
Шарм әш-Шәех курорты

Мисырның Русиядәге илчесе Хургада һәм Шарм әш-Шәех туристларны кабул итәргә тулысынча әзер, бу эштә соңгы сүзне Мәскәү әйтергә тиеш дип тә белдерә.

Мисырга ялга килгән Русия туристлары тулысынча иминлектә булачак. Бу хакта Мисырның Русиядәге илчесе Мөхәммәд әл-Бәдри "Россия 24" телеканалына әңгәмәдә белдерде.

Илче сүзләренчә, "Хургада һәм Шарм әш-Шәех курортлары Русия туристларына имин булсын өчен хәрбиләр бөтен яктан әзер булып тора".

Мөхәммәд әл-Бәдри Мисыр туристларны кабул итәргә тулысынча әзер, бу эштә соңгы сүзне Мәскәү әйтергә тиеш дип тә белдерә.

31 октябрьдә "Когалымавиа"ның Шарм әш-Шәехтән Петербурга баручы А321 очкычы Мисыр күгендә һәлакәткә юлыкты. 217 пассажир һәм җиде экипаж әгъзасы һәлак булды. ФСБ һәлакәтне террор гамәле нәтиҗәсе дип бәяләде. Һәлакәттән соң Русиядән Мисырга очышлар туктатылды.

Русия туроператорлары берләшмәсе ул вакытта ук югалтуны 4 миллиард сумлык дип исәпләп чыгарды.

XS
SM
MD
LG