Төркия армиясе ил Конституциясенә тугрылыклы булуын белдерде һәм хөкүмәткә карата канунга каршы килеп ниндидер гамәлләр кылу мөмкинлеген кире какты. Бу хакта илнең хәрби җитәкчелеге белдерүендә әйтелә.
Бу белдерүгә кадәр илдәге оппозициядәге мәгълүмат чаралары армиядә Төркиянең хәзерге җитәкчелегенә карата ризасызлык арта, янәсе кайбер хәрби даирәләр яшерен рәвештә түнтәрелеш әзерли, дип язып чыккан.
"Армия Конституция һәм кануннар нигезендә илдә һәм аннан читтә каһарманнарча, үз-үзен аямыйча терроризмга каршы көрәшә. Кайбер мәгълүмат чараларында бернәрсә белән дә дәлилләнмәгән язмалар һәм комментарлар безнең коралдаш кардәшләргә тискәре йогынты ясый. Кануни булмаган нинди дә булса оешманың яшәвенә, ниндидер гамәлләр кылуына без юл куймаячакбыз", диелә хәрби җитәкчелек белдерүендә.
Җитәкчелекнең әлеге мәкалә һәм комментарлар авторларын тикшерү өчен мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткәнлеге дә әйтелә.