Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:44

Рәфис Кашаповны кырысрак төрмәгә күчерергә мөмкиннәр


Рәфис Кашапов тотылган ИК-19 төрмәсе

Рәфис Кашапов тотылган ИК-19 төрмәсе

Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов Ухта шәһәре янындагы Бельгоп авылы колониясеннән якын көннәрдә Микунь шәһәрендәге кырыс шартлы колониягә күчерелергә мөмкин.

Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов 9 февральдән бирле Ухта шәһәре янындагы Бельгоп авылының 19нчы төзәтү колониясендә утыра. Кашапов әлеге колониядән азат ителеп чыгучы бер кеше артыннан хат тапшырган һәм ул анда үзен якын арада Коми республикасының Микунь шәһәрендәге төрмәгә күчерәчәкләрен әйтә.

Кашапов колония җитәкчелегенең аңа һәрвакыт басым ясавын һәм үзенә карата алты шелтә белдерелүен яза.

Аерым алганда, каратин вакытында ул су белән коенган һәм комиссия аны чакырып моның сәбәпләрен сораган. Кашапов сәламәт тормыш алып баруын, чисталык яратуын аңлаткан, әмма комиссиядәгеләр аны тәртип бозуда гаепләгән.

Моннан тыш, спорт белән шөгыльләнән вакытта колония хезмәткәрләре кинәт ишекне ачкан да “ник исәнләшмисең” дип бәйләнгән. Шуның өчен аны һәм тагын ике тоткынны ун көнгә салкын камерага япканнар. Рәсми төстә ачлык игълан иткәч һәм бу хакта төрмә җитәкчелегенә хат язгач Кашаповны җылы камерага күчергәннәр.

Шулай ук Кашаповны кулын артка куймаган өчен берничә тәүлеккә штрафизоляторга япканнар. Имеш, аклы-каралы бер фотода бер ир кеше бара һәм ул анда кулын биленә куймаган. Кашапов әлеге фотодагы ир кешенең үзе түгеллеген әйткән. Аны тагын өч тәүлеккә штрафизоляторга утыртканнар. Бу юлы сәламәтлеге белән проблемнар булу сәбәпле, азрак вакытка утыртканнар һәм аны күзәтеп тору өчен табип билгеләгәннәр.

Кашапов язуынча, иртәнге биштә төрмә җитәкчелеге белән исәнләшмәве сәбәпле аны шулай ук штрафизоляторга утыртканнар. Гәрчә ул үзе кем белән исәнләшмәгәнен бөтенләй хәтерләми.

Ә икенче төрмәгә җибәрелүенә төп сәбәп дип ул үзендә “ике сим-карта табуларын” әйтә. Чираттагы тикшерү вакытында өлкән лейтенант Сергей Скрябинның аның кесәсенә ике сим-карта ташлавын һәм тентү вакытында үзе үк шуларны табып алуын әйтә. Кашапов бу сим-карталар аныкы булмавын һәм моның дөреслегенә инану өчен андагы шалтыратуларны тикшереп карауны таләп иткән. Әмма аның бу язган аңлатмаларын юк иткәннәр. Бу мәсьәләне тикшергәндә барлык җитәкчелек катнашкан.

Рәфис Кашаповка комиссия вакытында өч тапкыр гаепләүләр белән ризалашырга туры килгән, чөнки тоткыннар дөреслекне исбатлый башласа 15 тәүлеккә штрафизоляторга утыртачакларын әйткәннәр. Минем яшемдә һәм сәламәтлегем какшау сәбәпле, 15 тәүлек штрафизоляторда түзә алмас идем, дип яза Кашапов.

Билгеле булганча, күптән түгел Кашаповның гаиләсе аның белән күрешергә дә төрмәгә барып кайтты, әмма аларга очрашырга рөхсәт бирелмәде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG