Accessibility links

"Гыйлем" иске татар дәреслекләрен кирилл әлифбасында чыгара башлый


"Гыйлем" сәхифәсе татар интернетында тиңе булмаган проект башлап җибәрде. "Гыйльми мирас" дип аталган проект кысаларында бер гасыр элек татар балалары укыган дәреслекләр хәзерге татар язуына күчерелеп сайтта урнаштырыла.

Интернетта татар телендә популяр фәнгә карый торган мәгълүматларны, география, физика, биология, химия, математика, психология һәм башка фәннәрдән кызыклы мәкаләләрне, күпсанлы инфографика һәм видеоязмаларны тәкъдим иткән "Гыйлем" сайтында яңа зур проект башланып китте. Төрле фәннәргә караган XX гасыр башы татар дәреслекләре кирилл әлифбасына күчерелеп, интернетта чыгарылачак.

Беренче булып "Рәсемле җәгърәфия" дәреслеге (1914) күчерелгән. Аның беренче кисәген сайтта инде хәзер күреп була. Дәреслек авторы - Закир Шакиров. Китап "Өмид" нәшриятында 1914 елда басылып чыккан.

Бер ел элек Азатлык "Гыйлем" сайты турында тәфсилле мәкалә әзерләгән иде. Сайтта булган бу һәм башка яңалыклар турында тулырак белер өчен, без янә аның авторы һәм баш мөхәррире Айдар Шәйхигә мөрәҗәгать итәргә булдык.

–​ Айдар әфәнде, "Гыйльми мирас" проекты нәрсәдән гыйбарәт, аның идеясе ничек туган?

– Проектның мәгънәсе – бер гасыр элек иске татар телендә язылган татар дәреслекләрен һәм популяр фәнни китапларны хәзерге язуга күчереп, интернет челтәрендә урнаштыру һәм, әгәр кайчан да булса барып чыкса, бастырып чыгару. Аның идеясе узган елны ук туган иде. Ул чакта аны башкарып чыгарга мөмкинлек булмады.

Быел исә “Гыйлем” берләшмәсе әгъзасы, КФУ студенты Рәхимә Шиһапова белән бу эшкә тотындык. Дәреслекләрне кирилл имласына күчерү белән Рәхимә шөгыльләнә.

​–​ Китапларны ничек сайлыйсыз? Аларны китапханәләрдән күчерәсезме?

Игътибар уңыбызда дөньяви фәннәр турындагы басмалар булыр

– Без әлегә бер генә дәреслеккә транслитерация эшләп ятабыз – бу – “Рәсемле җәгърәфия” китабы, ул 1914 елда басылган. Аны сайлап алганда төп критерий – теленең җиңеллеге (хәзерге укучыга якын булсын) һәм уникальлеге. Без дини китаплар белән эшләмәячәкбез дип уйлыйм, алар белән кызыксынучы һәм шөгыльләнүче кешеләр җитәрлек. Игътибар уңыбызда дөньяви фәннәр турындагы басмалар булыр.

Әлегә безнең өчен актуаль бер мәсьәлә – китапларның интернетта урнашкан булуы. Аллаһка шөкер, бүгенге көндә иске татар басма мирасын анда табу җайлы, чөнки Диния нәзарәте һәм “Хозур” нәшрият йортының “Darulkutub” сайты һәм интернет активистлары төркеменең “Мирасыбыз” проекты эшләп килә.

–​ Күпсанлы гәзит-журналлар да бар бит? Аларның да зур өлеше кызыклы эчтәлеккә бай, тик әлегә архивларда ята. Аларга да тотынырга теләк юкмы?

- Ходай кушса, тотынырга була. Шунысын истә тотырга кирәк, әлеге проект “Гыйлем” берләшмәсе башкара торган төрле эшләрнең берсе генә, шуңа барысы да вакытка бәйле. Өстәвенә, без – энтузиаст студентлар гына, үз теләгебез белән генә эшлибез, шуңа да укудан һәм эштән бушаган чакларда гына шөгыльләнә алабыз.

"Гыйлем" инфографикасы
"Гыйлем" инфографикасы

–​ Проектның яңалыклары арасында ел башында "Гыйлем"нең яңа сайтка күчүе дә искә төшә.

– Әйе, 15 гыйнварда яңа сайтка күчтек. Хәзер без giylem.tatar адресы буенча эшлибез. Яңа сайтны Иннополис университеты студенты, Красноярски егете Данил Әхмәтшин ясады. Яңа бизәлеш һәм функционал вакыт таләбе иде, шуңа әкренләп проектның дизайны да яңартылды.

–​ Сездә КФУ белән хезмәттәшлек тә актив бара. Ул нинди форматта башкарыла, студентларны кызыктыру өчен нишлисез?

Баштарак күз алдына да килмәгән яңа кызыклы максат һәм бурычлар барлыкка килде

– КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән тыгыз эшлибез, күпчелек волонтерларыбыз шунда белем ала. Институт директоры Рәдиф Җамалетдиновның һәм татар теле бүлеге мөдире Әлфия Йосыпованың ярдәме белән студентларны җәлеп итәбез, аларның эшен ничек тә булса бәяләргә тырышабыз. Университет галимнәре проектның консультантлары да булып тора.

–​ Инде безнең бер ел элек булган әңгәмәгә килгәндә, синеңчә, куйган максатларга ирешеп буламы? "Гыйлем"нең эшен нәтиҗәле дип бәялисеңме?

– Күп максатларга әле ирешмәдек. Тик баштарак күз алдына да килмәгән яңа кызыклы максат һәм бурычлар барлыкка килде, шуңа эшне нәтиҗәсез димәс идем. Бар да үз рәте-чираты белән бара. Яңа рубрикалар, фән юнәлешләре үсеп килә.

Иң мөһим нәтиҗә – проект кысаларында урнаштырылган материалларның кулланылыш табуы

Шәхсән минем өчен иң мөһим булган нәтиҗә – проект кысаларында урнаштырылган материалларның кулланылыш табуы. Әгәр кемдер язманы укып, үзе өчен яңалык ачкан икән, кайсыдыр укытучы язмаларыбызны дәрестә куллана икән, кемдер дустына менә шундый кызык факт бар, менә шуны белдем әле дип мактана икән, димәк, без нәтиҗәле эшлибез.

Матбугат чараларына чыгарга тырышабыз. “Ялкын” журналында даими рубрикабыз эшли – кызыклы фәнни-популяр мәкаләләр язабыз. Төрле форумнарда, күргәзмәләрдә катнашып, татарча фән идеясен таратуны дәвам итәбез.

–​ Аудиториягә килгәндә, алар кемнәр? Кызыксыну артамы?

– Аудиториянең күпчелеге – 18-27 яшьтәге егетләр-кызлар. Тик монысы коры статистика гына. Әгәр дә безнең язмаларга җавап кайтара торган, сораулар, тәкъдимнәр белән проект сәхифәләрендә үзен белдергән кешеләргә карасак, монда яшьләрне дә, олыларны да күрәбез. Бу безне сөендерә, әлбәттә.

XS
SM
MD
LG