Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда татар теленнән "Бердәм диктант" үтәчәк


23 апрель Казанда һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә татар теленнән "Бердәм диктант" үтәчәк. Габдрахман Әбсәләмовның "Ак чәчәкләр" әсәреннән өзекне актерлар укыячак.

Казанда, шулай ук Татарстанның Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Бөгелмә, Буа, Яшел Үзән, Минзәлә һәм Чистай шәһәрләрендә 23 апрель татар теленнән "Бердәм диктант" үтәчәк. Диктант көндезге сәгать 2дә башлана. Һәр шәһәрдә уздыру урыннары турында оештыручыларның интернет сәхифәсеннән белеп була.

Казан Дәүләт Медицина Университетында Габдрахман Әбсәләмовның "Ак чәчәкләр" әсәреннән өзекне халык артисты Зөфәр Харисов, шагыйрь Рәмис Аймәт, радио һәм телевидениедә алып баручы Гөлназ Сәфәрова, "Болгар радиосы" редакторы Илфар Кәримов укыячак.

Диктантта катнашыр өчен алдан теркәлү мәҗбүри түгел, дип хәбәр итә оештыручылар.

XS
SM
MD
LG