Республиканың һөнәр берлекләре Уфаның Урыс драма театры бинасы каршындагы мәйданда урам җыены уздырды. Җыен “Салымнар һәм бәяләр үсмәсен, хезмәт хаклары һәм пенсияләр артсын!” дигән шигар астында узды.
Кулларда: “Һөнәр берлекләре көчле булса, җәмгыятьтә гаделлек урнаша!”, “Һөнәр берлекләре – коллыктан саклану көче!”, “Лаеклы хезмәт хакы өчен!”, “Бердәмлектә – көч”!”, “Һөнәр берлекләре тотрыклы үсеш өчен!” кебек шигарләрне күрергә була иде.
Бер карт ике яклы шигар күтәрде. Бер ягында “Сугыш, санкцияләр, террорчылык булмасын!” дип язылса, икенче ягында “Капиталь төзекләндерү өчен Петербурда дүрткел метрга 2 сум, Уфада 6 сум түләргә” дип язылган иде. Бу шигарне озак күтәреп торырга ирек бирмичә тәртип урнаштыручылар аны алып куярга мәҗбүр итте.
Чарада төп чыгышны Башкортстанның һөнәр берлекләре рәисе Марат Хөсәенов ясады. Ул һөнәр берлекләренең коммуналь түләү, азык һәм дару бәяләренең артмавы өчен көрәшүен белдерде. Һәр кеше киләчәккә ышаныч белән яшәсен өчен эшләүләрен ирештерде.
Чарада республика хөкүмәте җитәкчесе Рөстәм Мәрдәнов та катнашты һәм чыгыш ясады: “Узган 2015 ел гади булмады. Шулай да мактанырлык эшләр дә башкарылды. Шуларның иң зурысы – ШОС һәм БРИКС саммитларын уздыру. Без төп көчне лаеклы хезмәт хаклары, социаль гарантияләр өчен бирәбез. Республика хөкүмәте Һөнәр берлекләре белән бергә халык мәнфәгате өчен кулдан килгәнне эшли”.
Башка чыгышлар да шактый шома булды. Бары тик яшьләр исеменнән чыгыш ясаучы Динис Заикин гына стипендияләрнең түбән булуы, тулай тораклар төзелмәвенә борчылу белдерде.
Урам җыены артистлар чыгышы белән үрелеп барды. Халык аеруча “Ант” төркеме чыгышын яратып кабул итте.
Чарада меңнән артык кеше катнашты. Күпчелек яшьләр иде. Чара узганнан соң урамның икенче ягында чарада катнашкан Башкортстан дәүләт университеты студентларына азык-төлек салынган пакетлар тараттылар.
Коммунистлар җыены
Башкала коммунистлары “Искра” кинотеатры каршындагы мәйданда җыелып, тынлы оркестр озатуында тантаналы йөреш уздырды. Кулларда Ленин һәм Сталин рәсемнәре, кызыл байраклар, “Мәгариф һәм сәламәтлек саклау бушлай булуны таләп итәбез!”, “Тынычлык! Хезмәт! Май!”, “Безнең ватаныбыз – СССР!”, “Хакимият миллионерлар түгел, ә милионнар кулында булырга тиеш!” кебек эчтәлекле шигарләрне күрергә була иде.
Тантаналы йөрештә катнашучылар башкала хакимияте каршындагы Ленин мәйданына килеп, урам җыены уздырды. Каршылык чарасындагы тәүге чыгышны республика коммунистлары башы Юнир Котлыгуҗин ясады: “1992 елда 1 Май – халыкара теләктәшлек бәйрәмен яз һәм хезмәт бәйрәме итеп үзгәрттеләр. Ләкин ул үзгәрү генә халыкка конституциядә каралган хокукларын кайтармады. “Бердәм Русия” исемле капиталистик фиркадән бернинди татлы тормыш исе дә килми. Коммунистлар 1 Май бәйрәменә тугры калды. Без хезмәт кодексына, пенсия яшен арттыруга каршы көрәшәбез. Без ягулык тармагын, табигать байлыкларын халыкка кайтаруны таләп итәбез. 10 процент байлар илнең туксан процент байлыгына ия. Без халык милкен үзләштергән һәм казна акчасына менеп утырган олигархларны сайлаучылар көче белән хакимияттән алып ташлауны таләп итәбез. Сайлаучылар көче белән хакимият яңарырга тиеш!”
“Хезмәтчән Русия” хәрәкәте вәкиле Ирек Фазылов: “Ил президенты Владимир Путин, хөкүмәт җитәкчесе Дмитрий Медведев һәм халыкка каршы эшләгән Дәүләт думасы халык мәнфәгатьләренә төкереп тә бирми. Бары тик халык берләшеп каршылык чаралары уздыру юлы белән генә социализмга кайта алабыз. Бары тик сыйнфый көрәш юлы белән генә хокукларыбызга ирешә алабыз. Без Украина һәм Русиядәге фашизмга каршы! Яшәсен 1 Май бәйрәме!”