Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда фин-угыр халыкларының кино фестивален үткәртмиләр


Удмуртия башкаласы Ижауда 12-18 май көннәрендә "Фин-угыр фестивале -2016" үтәргә тиеш иде.

Удмуртия башкаласы Ижауда 12-18 май көннәрендә "Фин-угыр фестивале -2016" үтәргә тиеш иде, әмма чарага бер көн кала оештыручыларга аның булмаячагын хәбәр иткәннәр. Бу хакта оештыручылар Вконтактеда әлеге фестивальгә багышланган биттә хәбәр итә. Алар фестивальнең ни сәбәпле, кем күрсәтмәсе белән өзелүен язмый.

Фестивальдә атна дәвамында Маҗарстан, Финляндия, Эстония кино осталары төшергән фильмнар күрсәтелергә тиеш булган.

Фестиваль тыелгач оештыручылар булган Ижау киноклубы вәкилләренә бу чарага килгән фильмнарны һәр атнаның дүшәмбесендә "Дружба" кинотеатрында күрсәтергә рөхсәт ителгән.

Берничә илдә эшләнгән фильмнарны бер чара вакытында фестиваль итеп күрсәтүне Ижау киноклубы беренче тапкыр 2010 елда оештыра. Алты ел узганнан соң алар бу матур гадәтне тагын кабатларга тели.

"Безне борчулы хәлгә куйдылар, Ижауга өч илнең дипломаты килү уңаеннан әзерләнгән фестиваль чара буларак та, кино бәйрәме буларак та өзелә. Безне кичерүегезне һәм аңлавыгызны сорыйбыз", ди оештыручылар.

XS
SM
MD
LG