Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:47

"Азатлык" яшьләре кырымтатар сөргенен байрак таратып искә алды


"Азатлык" татар яшьләре берлеге егет-кызлары 18 май - сөрген көнен Казанда байраклар таратып искә алды. Татарстан һәм кырымтатар байрагын берләштереп алар Казан татарларының кырымтатарлар белән бер милләт икәнен күрсәтергә тырышты.

Казанның Бауман урамында үткән чарада активистлар бер мең байрак таратты. Бер ягы Татарстан, икенче ягы кырымтатар байрагы төсендәге байракчыкларны үтеп баручыларга тараткан вакытта алар 18 майның кырымтатарларны сөргенгә җибәрү көне дип аңлатты. Әлеге матәм көне турында кыскача мәгълүмат бирелде.

Чараны оештырган "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин, ике байракны берләштереп, 18 май - кырымтатар сөргенен искә алырга чыгуларын һәм кырымтатарларга шушы рәвешле теләктәшлек күрсәтүләрен җиткерде.

Байраклар тарату

Байраклар тарату

"Без Кырымда, Татарстанда, Себердә яшәсәк тә - бер милләт. Безне ничек кенә аерырга тырышсалар да, без барыбер татар булып калабыз. Безне таркатырга, аерырга тырышучыларга байраклы акциябез бер җавап булып тора. Һәм әлбәттә без бу көнне кырымтатарларның кайгысын уртаклашабыз. Без сезне онытмадык, дип әйтәбез.

Бу чараны Татарстан түрәләре оештырырга тиеш иде. "Үлемсез полк", Кырымның Русиягә кушылу көннәрен зур тантаналар белән билгеләп үтәләр. Митинглар, концертлар оештыралар. Әмма кырымтатарларның кайгы көнен искә алучы юк.

Уртак байраклар

Уртак байраклар

Бүген бу көнне Казанда татар милли хәрәкәтеннән башка беркем дә искә алмый. Бу дөрес түгел һәм без моңа ризасызлык белдерәбез.

Бездәге Хәтер көне кебек бу көн онытылып бара. Кырымда милли оешмалар бу көнне билгеләп үтүгә якын да китерелмәде. Киресенчә, Кырымда татарларга басым, куркытулар, тентүләр бара. Без моңа ризасызлыгыбызны белдерәбез һәм бүген әлеге байракларны таратып моңа үзенә күрә бер протест күрсәтәбез", диде Наил Нәбиуллин.

"Азатлык" берлеге активистлары

"Азатлык" берлеге активистлары

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG