Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 01:05

"Сөрген чорын башымнан үткәрдем, халкым өчен үләргә дә ризамын"


18 май Кырымда, Украинада, Татарстанда, Русиядә һәм дөньяның төрле почмакларында кырымтатарларны илләреннән сөрүне искә алу чаралары үтте, сәясәтчеләр белдерүләр белән чыкты.

18 май – кырымтатарларны Ватаннарыннан сөрүне искә алу көне. Нәкъ 72 ел ел элек кырымтатарларны йөк ташу вагоннарына төяп Үзбәкстанга һәм Казакъстан белән Таҗикстанның Үзбәкстан чигендәге өлешләренә, Русиянең төрле төбәкләренә озата башлыйлар. Барлыгы 200 меңләп кырымтатары илләреннән куыла.

18 май Кырымда, Украинада, Татарстанда, Русиядә һәм дөньяның төрле почмакларында әлеге фаҗигане искә алу чаралары үтә, сәясәтчеләр белдерүләр белән чыга.

Акмәчеттә тимер юл вокзалы янындагы бакчада сөргенлек корбаннары истәлегенә куелган хәтирә ташына кырымтатарлар чәчәкләр куйдылар, догалар укыдылар.

Чыгыш ясаучылардан милли хәрәкәт ветераны Веджие Кашка: "Аллаһы тәгалә безгә сабырлык бирсен, ләкин без 50-60нчы елларда ничек хәрәкәт иткән булсак, шулай итеп адымлап-адымлап эшебезне элеккечә башларга тиешбез, кул кушырып утырмыйк. Безнең башлыкларыбыз Мостафа Җәмилев, Рефат Чубаров, Ленур Ислямов монда килгәнче без таркалмаячакбыз, без бер-беребезгә ярдәм итеп торачакбыз. Ләкин мондагы сатлыкларга тезләнмәячәкбез. Безнең ярты милләтебез читтә, яртысы - Кырымда. Мәҗлес бар, Кырым бар, Ватан бар, милләт бар", диде.

Чарада катнашучылар арасында 85 яшьлек Севиль Латиф-заде дә бар иде. "18 майда 1944 елда иртән сәгать 5тә мине Кырымнан чыгарганда миңа 12 яшь иде. Без нацилар оккупациясендә бик кыйналдык, ләкин Совет армиясе Кырымны азат иткәннән соң безне тагын да мөшкел көннәр көткәнне белми идек. Ә инде 2014 елның февраль аеннан башлап Кырымда минем халкым шундый көтелмәгән авыр көннәр үткәрәчәген көтмәгән идем. Кешеләрнең мәйданга чыгарга мөмкинлеге юк, аларны алып китәләр, өйләрендә ниндидер әдәбият тотырга хаклары юк, безнең мәчетләребезгә һөҗүм итәләр, намаз кылганнарны алып китәләр. Моңа түзәргә мөмкин түгел. Мин сөргенлек чорын башымнан үткәрдем, мин халкым өчен үләргә дә ризамын, тик милләт буларак безнең хокукларны торгызсыннар", диде Севиль Лятиф заде.

4 яшендә Кырымнан сөрелгән Энвер әфәнде: "Мин бүгенге хакимияткә ышанмыйм, алар ялган сөйлиләр. Болар безнең балаларыбызны тоткарлыйлар, автоматлар белән, битлекләрдә килеп йортларыбызны тентиләр, кешеләребез югала", диде.

Хәтирә ташы янында барган чара вакытында катнашучылар "Милләт, Ватан, Кырым!", "Милләт, Ватан, Мәҗлес!" дип шигарләр әйтеп тордылар.

Бакчасарай шәһәрендә 1944 елгы депортация корбаннары истәлегенә куелган билге янына йөзләрчә кеше килде. Корбаннар рухына намаз укыдылар, минутлык тынлык белән искә алдылар, истәлек тактасына чәчәкләр салдылар. Соңыннан машина белән килгәннәр барсы да сигнал биреп торды. Кайберәүләр Җамаланың Евровидениедә җиңү яулаган "1944" җырын машиналарыннан бөтен көченә яңгыратты.

Судак шәһәрендә дә кырымтатарлар депортация корбаннары һәйкәле янына җыелды. Аларның кулларында кырымтатар әләмнәре иде. Бу һәйкәл яныннан узганда күпләгән машиналар теләктәшлек белдереп кычкыртып узып китте.

Украинаның Генечески шәһәрендә матәм чарасына килгәннәр президент Петр Порошенконы һәм парламентны 2016 ел ахырына кадәр кырымтатар халкының үзбилгеләнүенә хокук биргән юлларны ил Конституциясенә кертүне сорап резолюция кабул итте.

Әлеге документта Русиягә таләп тә бар. Анда аннексияләнгән Кырымда кырымтатарларның хокукларын һәм ирекләрен бозуга юнәлгән сәясәтне кичекмичә туктатырга диелә. Матәм көненә җыелганнар Русиядән кичекмичә сәяси тоткыннарны азат итүне, кеше хокукларын тикшерүче халыкара миссия вәкилләрен ярымутрауга кертүне дә таләп итте.

Киевта Украина җитәкчелеге катнашында Дәүләт опера театрында матәм кичәсе узды. Кырымтатар мәҗлесе лидерлары, сәясәтчеләр, хокук яклаучылар, сәнгать әһелләре катнашында узган чарада президент Петр Порошенко: "Без украиннар, руслар һәм башка этносларның хокуклары сакланган кырымтатар автономиясе булдыру кирәклеген аңладык. Без Украина Конституциясенең Кырым автоном республикасы бүлегенә үзгәрешләр кертәчәкбез, анда кырымтатарларның үзбилгеләнү хокукы да исәпкә алыначак", диде. Кырымтатарларның сөргенлеген искә алу чарасы театрдан Киев үзәгендәге Майданга күчте.

18 майда Кушма Штатлар Русияне Кырымны аннексияләүне һәм кырымтатарларны эзәрлекләүне туктатырга чакырды, кабат Украинаның бөтенлегенә теләктәш булуын белдерде. Бу хакта АКШның Украинадагы илчелеге вәкиле Джонатан Лэллиның кырымтатарларның илләреннән сөрелүенә 72 ел тулуга багышланган комментарында әйтелә.

"Без Русиянең Кырымны аннексияләвен һәм оккупациясен гаеплибез, бу гамәлне танымыйбыз һәм бу хәлне туктатырга чакырабыз. Русиягә карашыбыз анык: Мәскәү Кырымны Украинага бирми торып Кырым өчен керетелгән чикләүләр көчендә калачак", ди Лэлли.

БМО Кеше хокуклары комиссары Руперт Колвил 18 май - депортацияне искә алу көне уңаеннан ясаган белдерүендә ике ел элек Русия Кырымны аннексияләгәннән бирле кырымтатарларга басым, көч куллану һәм эзәрлекләүнең артуы, җитәкчеләренең төрмәләргә ябылуын телгә алды.

Колвил Русия хакимиятләрен Мәҗлесне тыю карарын гамәлдән чыгаруны сорый һәм "азчылык төп халыкларның хокукларын яклау бурычын" искә төшерә.

Фотогалерея: Кырымда сөрген көнен искә алу: 10 ел элек һәм хәзер

Кырымтатар сөргене

Кырымтатарларны ватаннарыннан сөрү 1944 елның 18 маенда башлана. Тулы бер халыкны йөк ташу вагоннарына төяп Үзбәкстанга һәм Казакъстан белән Таҗикстанның Үзбәкстан чигендәге өлешләренә, Русиянең төрле төбәкләренә озаталар. Барлыгы 200 меңләп кырымтатар депортациягә дучар була. Халыкның бик зур өлеше сөргеннең беренче елларында ук ачлыктан һәм төрле авырулардан кырыла.

Кырымга кайту максаты куйган милли хәрәкәт 1960 еллардагы "җепшеклек" чорында оеша. Әмма кырымтатар хәрәкәтен совет хакимиятләре эзәрлекли килә. Бары тик 1989 елдан соң гына кырымтатарларга үз җирләренә кайту рөхсәт ителә. Советлар берлегендәге репрессияләр чорында депортациягә дучар булган халыкларның иң соңгы чиратта акланганы – кырымтатарлар.

2014 елның 21 апрелендә Кырым аннексияләнгән Русия президенты Владимир Путин ярымутраудагы халыкларны реабилитацияләү карары имзалый.

2015 елның 15 сентябрендә Украина Югары Радасы 2014 елның февраленнән Русиянең Кырымны һәм Акъярны вакытлыча басып алуын рәсми игълан итте. 2015 елның 7 ноябрендә Украина президенты Петр Порошенко бу хакта фәрман имзалады.

2016 елның 26 апрелендә Русия хакимиятләре контролендә булган Кырымның Югары мәхкәмәсе Кырымтатар Мәҗлесен экстремист оешма дип танып, аның эшчәнлеген Русиядә тыйды.

2016 елның 11 маенда Украина Югары радасы БМОга, Европа парламентына, Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасына, Европа берлеге парламент ассамблеясына һәм илләрнең җитәкчеләренә мөрәҗәгать кабул итеп, кырымтатарлар геноцидын танырга, Русиянең кырымтатарлар хокукларын һәм ирекләрен бозуын гаепләргә чакырды.

Халыкара оешмалар Кырымны аннексияләүнең һәм басып алуның кануный булмавын танып, Русиянең бу гамәлен гаепләде. Көнбатыш илләр шул сәбәпле Русиягә чикләүләр кертте.

XS
SM
MD
LG