Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар түбәтәе әдәпсезгә килешми


Руслан Шәрәфетдинов
Руслан Шәрәфетдинов

Татарстанның рәсми телевидениесе берәү генә булганлыктан, аның экраныннан даими балкыган һәр кеше каналның гына түгел, республикабызның да йөзе санала.

Әгәр ТНВ телеканалында "Милли аш-су серләре" тапшыруын алып баручы Руслан Шәрәфетдинов Италиядә Русиянең рәсми делегациясе киеменнән һәм татар түбәтәеннән булмаса, аның камерага күрсәткән ямьсез ишарәсен һәм сүгенүен белми дә калыр идек. Җете итеп киенмәгән булса, бәлки, аңа Италия операторы ды игътибар итмәс иде. Мескен Шәрәфетдинов! Хәзер бөтен татар дөньясы гына түгел, Русия халкы да аның гамәлен күрде, белде, бәя бирде.

Милли символикалы кием һәм татар түбәтәе киеп, Шәрәфетдинов милли горурлыгын һәм ватанпәрвәрлеген күрсәтергә булгандыр. Әмма ул барыбызны да горурлыкның хикмәте киемдә түгел, җисемдә икәнлегенә инандырды. Бу кешедә милли горурлык юк. Булса, ул шундый зур илне һәм милләтен адәм көлкесенә калдырмас иде.

"Ул да кеше инде", дияр кемдер. Кешегә көчсезлек, хис-тойгыларга бирешүчәнлек хас. Шәрәфетдиновның да хисләре кисәк кенә бәйдән ычкынып алгандыр, янәсе. Юк, бу аклауны кабул итмим! Беренчедән, Шәрәфетдинов Казанның "Синтез" су тубы (ватерполо) такымы белән Италиягә барган делегация вәкиле, икенчедән, ул популяр медиашәхес. Гади кешегә яраган бөтен нәрсәләр дә аңа ярамый – бу популярлыкның үзенә күрә бер бәясе. Популярлык казанганда Шәрәфетдинов моны белергә тиеш иде.

Ә популярлыкның иң зур өлешен ул Татарстанның рәсми телеканалы саналган ТНВда казанды. Телевидениедә "каналның йөзе" дигән төшенчә бар, ул алып баручыларга карата кулланыла. Гомумиләштерү булса да, әмма моңа өстәргә кирәк – Татарстанның рәсми телевидениесе берәү генә булганлыктан, аның экраныннан даими балкыган һәр кеше каналның гына түгел, республикабызның да йөзе санала. Кешедән чыккан тәртипсезлек бөтен йортка, гаиләгә, хәтта нәселгә тап төшергән кебек, Шәрәфетдиновның бу гамәле дә барлык коллегаларына да пычрак сылый, канал җитәкчелеген әйткән дә юк инде. Бер кашык дегет мичкәдәге бөтен балны боза.

Әлбәттә, монда корпоратив мәсьәләләр дә калкып чыга. Шушы хәлдән генә күренә ки – канал җитәкчелеге хезмәткәрләренә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтми, моның өстендә эшләми. Бөтен дөнья халкы корпоратив кодексларга нигезләнеп эшләгәндә, ник ТНВ бу алымны кулланмый?

Мин татар халкының бер вәкиле буларак Шәрәфетдиновның бу гамәлен үземә дә кабул иттем. Видеоны карагач беренче уй: "Менә хәзер татарлар һәм Татарстан турында ни уйлыйлар инде?" булды. Милләтне кеше алдында ким-хур итеп күрәсе килми бит, тәрбиясез итеп бигрәк тә күрәсе килми. Ярлык бер тагылса, аны өзеп ату ай-һай авыр.

Тагын бер нәрсә бар. Халык шуның ише хәлләрне эләктереп алырга гына тора. Михаил Прохоровның Куршевельдә бер кочак фахишәләр компаниясендә күңел ачканын ничә ел сөйләделәр? Бу хәлне үз файдаларына кулланучылар да муеннан булды. Шәрәфетдиновның кыланмышын да "ялгыш киткән хата" дип бәяләүчеләр, алай җиңел генә тынычланмагыз әле сез. Түбәтәй, милли кием – болар бит көчле символлар, сәяси билгеләр. Шәрәфетдиновны каналдан кусалар да, ул чыгарган мөгез республика, ил өстендә калкып торачак әле. Кеше китә, мөгезе кала.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG