Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан халкы элекке төрек мәктәбен саклап калуны үтенеп Путинга мөрәҗәгать итте


Казанның 30нчы мәктәбе
Казанның 30нчы мәктәбе

Казанның Яңа Савиново районында яшәүчеләр Сhange.org сайтында Русия президентына Путинга мөрәҗәгать бастырды. Алар балалары укый торган 30нчы урта мәктәпне саклап калуны сорый.

"30нчы санлы урта белем бирү мәктәбе безнең балалар өчен икенче йортка әверелде. Алар монда белем алып кына калмый, ярату, ярдәм, кайгыртучанлык тоялар. Тик проблем шунда – Казанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты мәктәпнең үз балансында торуыннан файдаланып, мәктәп бинасында торгызылган өченче катны канунлаштыруны махсус рәвештә сузып килә. Шуның аркасында мәктәп укыту процессын оештыруга хокук бирүче лицензия ала алмый тора, – диелгән мөрәҗәгать текстында. – Бу бина безгә 10 ел элек бик мөшкел хәлдә тапшырылган иде. Ата-аналар һәм инвесторлар акчасына аны яңадан торгыздык”.

Русия президентыннан кала әлеге мөрәҗәгать Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Русия президенты каршында бала хокуклары вәкиле Павел Астаховка да юлланган. Хәзерге вакытка мөрәҗәгатьне 700ләп кеше имзалаган.

Билгеле булганча, Казанның Яңа Савин районында урнашкан 30нчы санлы муниципаль мәктәп лицензиясе булмау сәбәпле ябылырга мөмкин. Лицензиядән мәхрүм итү сәбәбе – бинаның өстәп төзелгән өченче каты. Төзелеш ата-аналар акчасына башкарылган. Тик ул Казанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты белән килешенеп эшләнмәгән, шуңа да канунсыз дип табылган.

XS
SM
MD
LG