Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда яшь җырчылар авыру балаларга бәйрәм оештырды


Казанда яшь җырчылар авыру балаларга бәйрәм оештырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:26 0:00

Казанда Роналд Макдоналд йортында яшь җырчылар балаларга бәйрәм оештырды

Казанда Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Роналд Макдоналд йортында хәйрия концерты узды. Әлеге чараны иҗатташ дуслары белән яшь җырчы, алып баручы Рамил Закиров оештырды. Роналд Макдоналд йортында дәваланучы балаларны Казан мэры Илсур Метшин да котлап китте.

1 июнь – балаларны яклау көнендә Роналд Макдоналд йортында оештырылган чараның максаты – бәйрәм көне уңаеннан җитди авырулар белән авыручы, хәзерге вакытта Балалар республика клиник хастаханәсендә (ДРКБ) дәваланучы сабыйларга бүләк ясау иде. Әлеге изге эшне башкарырга яшь җырчы Рамил Закиров алынган.

"Балаларның ярдәмгә мохтаҗ булуын ишеткәч, җырчыларга, биючеләргә мөрәҗәгать иттем. Барлыгы унлап җырчы ярдәм күрсәтергә теләк белдерде", дип сөйләде Рамил Азатлык хәбәрчесенә.

Җырчы әлеге хәйрия концертын “пиар-ход” өчен оештырмавын, ә авыру балаларга мөмкин кадәр үзенең ярдәмен күрсәтәсе килгәнен белдерде.

Сер түгел, хәзер танышлары, дуслары булган кеше кемгәдер ярдәм итәргә тели икән, хәйрия концертларын оештыра да куя. Әмма ул тиз генә эшләнә торган эш түгеллеген күпләр белә.

Казан мэры йөкләмәсе буенча, шәһәрнең барлык балалар йортында әлеге хәйрия чаралары үткәрелеп торырга тиеш икән.

“Ярдәм кирәк булса, без булдырган кадәр үзебезнең ярдәмебезне күрсәтербез”, диде Казан мэры Илсур Метшин Роналд Макдоналд йортында дәваланучы балаларны бәйрәм белән котлап. Ул балалар йортына сәфәрен уку бүлмәләрен караудан башлады. Аннары концерт программасы белән дә танышты. Ә соңыннан исә үзенең бүләкләрен тапшырды.

“Мин балаларны бик кызганам, яратам һәм йөрәгемә якын алам. Шушындый хәйрия концертларына чакыргач, ике дә уйламыйча, бик теләп ризалашам, катнашам”, ди җырчы Гөлназ Батталова. Билгеле булганча, Гөлназ “Ямьле” төркеменең солисты. Аларның да хәйрия концерты үткәрергә теләкләре барлыгын әйтте. Димәк, чыннан да, җырчылар арасында хәйрия концерты үткәрү “мода”га кереп бара кебек. Әти-әниләр, балалар йорты хезмәткәрләре исә үз чиратында күңелле, ихлас үткәрелгән чаралар булуга шатлана гына.

“Иганәчеләр, оештырырга теләк белдергән кешеләр күбрәк булсын иде”, ди әлеге йортка ярдәм итеп яшәүче казанлы Алия Нуруллина.

Белешмә

Роналд Макдоналд гаилә кунакханәсе (йорты) Казанда өч ел эшли. Анда Балалар республика клиник хастаханәсендә (ДРКБ) дәваланучы сабыйлар әти-әниләре белән бушлай яши. Хәзерге вакытта анда 24 гаилә яшәве билгеле. Алар өчен барлык уңайлыклар да тудырылган.

XS
SM
MD
LG